bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Ephesians 1
Ephesians 1
Tatar 2025 (Инҗил)
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 2 →
1
Аллаһы ихтыяры белән Гайсә Мәсих рәсүле булган Паулдан Эфес шәһәренең Гайсә Мәсихкә тугры изгеләренә сәлам!
2
Сезгә Атабыз Аллаһыдан һәм Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек ирешсен!
3
Мәсих аша безне күктәге бөтен рухи байлыклар белән фатихалаган Хакимебез Гайсә Мәсихнең Атасына, Аллабызга дан булсын!
4
Аллаһы каршында без изге һәм кимчелексез булсын өчен, Ул безне әле дөнья яратылганчы ук Мәсих аша сайлап алды һәм безгә булган мәхәббәте хакына
5
Гайсә Мәсих аша безне Үз балалары итәргә алдан ук билгеләп куйды. Аның максаты һәм ихтыяры шундый иде.
6
Моны Ул Үзенең сөекле Углы аша безгә бүләк иткән бөек мәрхәмәтенә бездән мактау-шөкерләр яңгырасын өчен эшләде.
7
Мәсихнеке булып, Аның каны аша без йолып алынабыз, гөнаһларыбыз кичерелә. Аллаһының мәрхәмәте әнә шулай чиксез.
8
Аллаһы аны бар зирәклек һәм белем белән бергә мул итеп бирде.
9
Мәсих аша тормышка ашырырга теләгән нияте буенча Үз ихтыярының серен Ул безгә ачты.
10
Билгеләнгән вакыт җиткәч, Аллаһы Үз ниятен тормышка ашырыр – күктәге һәм җирдәге бар нәрсәне Мәсихнең кул астында берләштерер.
11
Һәммәсен Үз максаты һәм ихтыяры нигезендә эшләүче Аллаһы, алдан ниятләгәнчә, Мәсих аша безне Үзенең варислары итте.
12
Безнең аша, ягъни Мәсихкә беренче булып өмет баглаучылар аша Аллаһының бөеклеге макталсын өчен эшләде Ул моны.
13
Хакыйкать сүзен – котылу китерүче Яхшы хәбәрне ишетеп Мәсихкә иман китергәч, Мәсих аша сез дә Аллаһы тарафыннан вәгъдә ителгән Изге Рух белән тамгаландыгыз.
14
Аллаһы безне, Үзенеке булганнарны, тулысынча коткарганга кадәр, киләчәктә без мирасыбызны алсын өчен, Изге Рух ышанычлы дәлил булып тора. Әнә шулай Аллаһының шөһрәте макталыр.
15
Шунлыктан мин дә, Хакимебез Гайсәгә булган иманыгыз һәм бар изгеләргә карата мәхәббәтегез турында ишетеп,
16
догаларымда сезне искә алам, Аллаһыга бертуктаусыз сезнең өчен рәхмәт укыйм,
17
Хакимебез Гайсә Мәсихнең Алласын, шөһрәтле Атабызны сез яхшырак танып белсен дип, Ул сезгә зирәклек һәм ачылыш Рухы бирсен дип дога кылам.
18
Шулай ук, Аның чакыруы сезгә нинди өмет биргәнен, изгеләр алачак мирасның мул һәм данлы икәнен, бездәге, ягъни иман итүчеләрдәге куәтенең чагыштыргысыз бөек икәнен белүегезне теләп, Ул сезнең күңел күзләрегезне яктыртсын дип дога кылам.
20
Аллаһы шул көч-кодрәте белән Мәсихне үледән терелтеп күкләрдә Үзенең уң ягына –
21
барлык җитәкчеләрдән, хакимнәрдән, куәтләрдән һәм көчләрдән өстенрәк итеп утыртты, ә Аның Исемен бу гасырда гына түгел, киләчәк гасырларда да барлык атаклы исемнәрдән югарырак итте.
22
Аллаһы һәрнәрсәне Мәсихнең аяк астына салды, Аны бар нәрсәдән өстен итеп, иман итүчеләр бердәмлегенә баш итеп куйды.
23
Бердәмлек исә – Мәсихнең тәне, һәм Мәсих бар нәрсәдә һәммә нәрсәне тутырып торучыдыр.
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 2 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6