bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Ephesians 4
Ephesians 4
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 3
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 5 →
1
Шуңа күрә мин, Хакимебез хакына тоткын буларак, Аллаһыдан алган чакыруга лаеклы итеп яшәвегезне үтенәм.
2
Тыйнак, сабыр булыгыз, бер-берегезне яратып, түземлек күрсәтегез.
3
Үзара тату яшәп, Рух аша бердәм булуыгызны сакларга тырышыгыз.
4
Аллаһы сезне чакырып алганда сезгә бирелгән өмет бер генә булган кебек, Мәсих тәне дә, Рух та бер генә.
5
Хакимебез – бер, иман – бер, суга чуму йоласы – бер,
6
барыбызның Атасы булган Аллаһы да бер, Ул барысыннан өстен, барысы аша эш итә, һәркемнең күңелендә яши.
7
Мәсих, Үзе кирәк санаганча, һәрберебезгә бүләгеннән өлеш чыгарган.
8
Шуңа күрә Язмада: «Югары күтәрелеп, әсирләр төркемен Үзе белән алып китте һәм кешеләргә бүләкләр өләште», – дип әйтелгән.
9
«Югары күтәрелеп» дигән сүзләр Мәсихнең әүвәл җирнең иң түбән катламына төшүен белдерә.
10
Түбәнгә төшкән Зат, Үзе белән бөтен галәмне тутыру өчен, күкләрнең иң югары катына күтәрелде.
11
Берәүләрне Ул – рәсүл, икенчеләрне – пәйгамбәр, өченчеләрне – Яхшы хәбәрне җиткерүче, кемнәрнедер бердәмлек башлыгы һәм өйрәтүче итеп куйды.
12
Аллаһының изге халкын хезмәт итүгә әзерләү, Мәсих тәнен, ягъни иман итүчеләр бердәмлеген ныгыту өчен эшләде Ул моны.
13
Һәммәбез иманда һәм Аллаһы Углын танып белүдә бердәм булуга ирешкәнче бу шулай дәвам итәр. Нәтиҗәдә без иманда ныгыган һәм Мәсих кебек үк камиллеккә ирешкән кешеләр булырбыз.
14
Инде без, мәкерле кешеләрнең хәйләсенә алданып, дулкыннар һәм җилләр куып йөрткән көймә сыман, төрле ялган тәгълиматларга иярүче сабыйлар булмыйк.
15
Киресенчә, хакыйкать турында мәхәббәт белән белдереп, бар нәрсәдә Мәсихкә охшарга тырышып һәр яклап үсик. Мәсих ул – Баш,
16
һәм Аңа бөтен тән буйсына. Тәннең бер-берсе белән тоташып берләшкән әгъзаларының һәммәсе үзенә тиешле эшне башкарганда, бөтен тән үсә һәм мәхәббәт ярдәмендә ныгый.
17
Шуңа күрә Хакимебез исеменнән катгый рәвештә кисәтәм: мәҗүсиләр кебек буш уйларга бирелеп яшәмәгез,
18
чөнки аларның зиһеннәре томаланган. Йөрәкләре – таш, күңел күзләре сукыр булганга, алар Аллаһы биргән тормыштан читләшкәннәр;
19
оятларын югалтып, азгынлыкка бирелгәннәр һәм комсызланып һәртөрле бозыклык кылалар.
20
Әмма сез Мәсихтән моңа өйрәнмәдегез,
21
чөнки сез, Аның турында ишетеп, Аңардан килгән хакыйкатьнең нәрсә икәнен белдегез;
22
алдавыч нәфесләр белән азынган элекке табигатегездән, әүвәлге яшәү рәвешеннән баш тартыгыз.
23
Уй-фикерләрегез яңарсын,
24
һәм Аллаһыга охшаш итеп яратылган яңа – чын мәгънәсендә тәкъва һәм изге кешегә әйләнегез.
25
Барыбыз да бер тәннең әгъзалары булганлыктан, ялганны кире кагып, бер-берегезгә хак сүз генә сөйләгез.
26
Ачуыгыз чыккан булса да, гөнаһ кылмагыз: кояш батканчы, ачуыгыз басылсын.
27
Тормышыгызда иблискә урын калмасын.
28
Моңарчы урлашкан кеше бүтән урлашмасын, хезмәт куеп көн күрсен – шул чагында мохтаҗлар белән бүлешә алыр.
29
Телегездән начар сүз чыкмасын, тыңлаучыларга файдасы булсын өчен, үгет-нәсыйхәт бирерлек игелекле сүзләр сөйләгез.
30
Аллаһының Изге Рухын кайгыга төшермәгез, чөнки йолып алу көне өчен сезгә Аның тарафыннан тамга салынган.
31
Ачыну, ярсу, ачулану, кычкыру, яман телләнүдән һәм һәртөрле явызлыктан баш тартыгыз.
32
Бер-берегезгә карата игелекле, шәфкатьле булыгыз. Аллаһы сезне Мәсих аша кичергән кебек, сез дә бер-берегезне кичерегез.
← Chapter 3
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 5 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6