bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Ephesians 5
Ephesians 5
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 4
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 6 →
1
Аллаһының сөекле балалары буларак, Аңа охшарга тырышыгыз.
2
Мәсих безне яраткан кебек, сезнең дә күңелегездә мәхәббәт яшәсен. Аллаһыга хуш исле корбан бүләге итеп Мәсих безнең өчен Үз тормышын бирде.
3
Азгынлык, һәртөрле бозыклык яисә комсызлык турында сезнең арада хәтта сүз кузгатырлык та булмасын – Аллаһының изге халкына мондый гамәлләр килешми.
4
Шулай ук оятсыз сүзләр, сафсата һәм кинаяле мәзәкләр дә сезгә килешми, иң яхшысы – Аллаһыга шөкер итү.
5
Шуны белегез: азгынлыкка бирелгән, бозык, комсыз кешенең берсе дә (потка табынучылардан алар берни белән дә аерылмый) Мәсихтән һәм Аллаһы Патшалыгыннан өлеш ала алмый.
6
Буш сүзләр белән үзегезне алдарга ирек бирмәгез, чөнки тыңлаусыз кешеләргә моның өчен Аллаһының ачуы төшәчәк.
7
Шуңа күрә андыйлар белән аралашмагыз.
8
Кайчандыр сез караңгылык идегез, ә хәзер, Хаким Гайсәнеке булганга, сез – яктылык. Яктылык кешеләре булып яшәгез.
9
Яктылыкның җимеше – һәртөрле игелеклелек, тәкъвалык һәм хакыйкатьтер.
10
Раббыга мәгъкуль булганны белергә тырышыгыз.
11
Караңгылыкның файдасыз эшләрендә катнашмагыз, киресенчә, аларны фаш итегез.
12
Андый кешеләрнең яшертен эшләре турында хәтта сөйләргә оят.
13
Әмма яктылыкта һәр яшерен нәрсә фаш ителә,
14
чөнки ачылган һәр нәрсә яктылыкның үзе. Шуңа күрә: «Йокыңнан уян, үледән терел – һәм Мәсих сине балкытыр», – дип әйтелә.
15
Шунлыктан яшәү рәвешегезгә игътибар итегез, акылсыз кешеләр кебек түгел, ә бәлки зирәкләр кебек гомер итегез.
16
Вакытыгызны яхшы эшләр өчен исраф итәргә тырышыгыз, чөнки яман заманда яшибез.
17
Уйламыйча эш итүегезне ташлагыз, Раббы ихтыярына төшенергә омтылыгыз.
18
Шәраб эчеп исермәгез, чөнки ул азгынлыкка китерә, киресенчә, Изге Рух белән сугарылыгыз.
19
Бер-берегез белән мәдхияләр, мактау шигырьләре һәм рухи җырлар аша аралашыгыз, күңелегездән Хакимне данлап җырлагыз,
20
һәрвакыт һәр нәрсә өчен Хакимебез Гайсә Мәсих исеме аша Атабыз Аллаһыга рәхмәтләр укыгыз.
21
Мәсихкә ихтирам йөзеннән бер-берегезгә буйсынып яшәгез.
22
Хатыннар, Хаким Гайсәгә буйсынгандай, ирләрегезгә буйсыныгыз.
23
Мәсих – иман итүчеләр бердәмлегенең, ягъни Үз тәненең Коткаручысы һәм Башы булган кебек, ир – үз хатынының башы.
24
Бердәмлек Мәсихкә буйсынган кебек, хатыннар да һәрнәрсәдә ирләренә буйсыну күрсәтсен.
25
Иман итүчеләр бердәмлеген яраткан һәм аның өчен Үз тормышын корбан иткән Мәсих кебек, сез дә, ирләр, хатыннарыгызны яратыгыз.
26
Бердәмлекне изгеләндерү өчен Ул Үзен корбан итте, Бердәмлекне сүз һәм су белән пакьләндерде.
27
Моны Ул иман итүчеләр бердәмлеген бөтен шөһрәтендә, һичнинди тапсыз, кимчелексез һәм башка җитешсезлекләре булмаган килеш, ягъни изге һәм керсез итеп Үзенең алдына китереп бастыру өчен эшләде.
28
Шулай ук ир дә үз тәнен ничек яратса, хатынын шулай яратырга тиеш. Хатынын яратучы, димәк, үзен ярата.
29
Үз тәнен яратмаган кеше юктыр, һәркем аны тукландыра, кайгырта. Мәсих тә Бердәмлекне шулай кайгыртып тора,
30
чөнки без – Аның тәненең әгъзалары.
31
Язмада әйтелгәнчә, «шуңа күрә ир кеше, ата-анасын калдырып, хатынына кушылыр, һәм алар икесе бер тән булыр».
32
Бу сүзләрдә бөек сер яшеренгән: мин моны Мәсихкә һәм иман итүчеләр бердәмлегенә карата әйтәм.
33
Ә инде сезгә килгәндә, һәрберегез үз хатынын үзен яраткан кебек яратсын, хатын исә ирен хөрмәт итсен.
← Chapter 4
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 6 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6