bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Ephesians 6
Ephesians 6
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 5
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
1
Балалар, Хакимебез хакына ата-анагызга тыңлаучан булыгыз, чөнки бу сезнең бурычыгыз.
2
«Ата-анаңны хөрмәт ит!» – Аллаһының беренче әмере шул; әлеге әмергә «шулай эшләсәң, тормышың имин һәм җирдә гомерең озын булыр» дигән вәгъдә өстәлгән.
4
Ә сез, аталар, балаларыгызның күңелен кайтармагыз, аларны Хаким өйрәткәнчә тәрбияләп һәм үгетләп үстерегез.
5
Коллар, җирдәге хуҗаларыгызга курку катыш тирән хөрмәт белән, ихлас күңелдән, Мәсихкә буйсынгандай буйсыныгыз.
6
Сез моны күз буяр, аларга ярар өчен түгел, Аллаһы ихтыярын саф күңел белән, Мәсих коллары буларак үтәгез.
7
Кешеләргә түгел, Хаким Гайсәгә хезмәт иткән кебек тырышлык күрсәтегез.
8
Хакимебезнең һәркемгә – колмы ул, иреклеме – эшләгән игелеге өчен әҗер бирәчәген беләсез.
9
Сез дә, хуҗалар, колларыгызга шундый ук мөнәсәбәттә булыгыз, аларга янаудан тыелыгыз. Сезнең дә, аларның да Хуҗасы күкләрдә бер үк икәнне беләсез булыр, ә Аның алдында бар кеше дә тигез.
10
Йомгаклап шуны әйтәсем килә: Хакимебез белән тыгыз бәйләнештә булып, Аның кодрәте һәм көче белән ныгыгыз.
11
Иблиснең мәкерле ниятләренә каршы тора алыр өчен, Аллаһыдан бирелгән гаскәриләр киеме киегез, коралланыгыз.
12
Без кешеләргә каршы түгел, ә шушы караңгылык дөньясы белән идарә итүче башлыкларга, хакимиятләргә, җитәкчеләргә һәм күктәге явыз рухларга каршы көрәшәбез.
13
Шуңа күрә, явызлык һөҗүмгә күчкән көнне каршы торыр һәм бирешмәс өчен, Аллаһыдан бирелгән гаскәриләр киеме киегез, коралланыгыз.
14
Билегезне хакыйкать билбавы белән буып һәм тәкъвалык көбәсе киеп нык торыгыз,
15
иминлек турында Яхшы хәбәр белдерергә әзер булуыгызны аяк киеме итеп киегез,
16
иман калканын һәрчак кулыгызда тотыгыз – шуның ярдәмендә явыз иблиснең утлы укларын сүндерә алырсыз.
17
Коткаруны тимер башлык итеп киегез һәм Рух кылычын – Аллаһы сүзен алыгыз.
18
Һәртөрле дога һәм үтенеч белән Аллаһыга һәрчак Рух кушканча мөрәҗәгать итегез. Бу максатка ирешү өчен уяу булып, Аллаһының изге халкы өчен армый-талмый догада булыгыз.
19
Яхшы хәбәрнең серен кыюлык белән белдерүемне теләп, сөйләгән чакта кирәкле сүзләр телемә килеп торсын дип, минем өчен дә дога кылыгыз.
20
Хәзер дә – зинданда утырган чагымда да мин Яхшы хәбәрнең илчесе булып калам. Кыюлык белән вәгазьләвемне дәвам итеп, үз вазифамны тиешенчә башкара алуым өчен дога кылыгыз.
21
Кадерле имандашыбыз һәм Хакимебезнең тугры хезмәтчесе Тухик минем хәлләр һәм эшләрем турында сезгә барысын да сөйләп бирер.
22
Безнең хакта белеп торыгыз һәм күңелләрегез юансын дип, сезнең янга аны юллыйм.
23
Атабыз Аллаһыдан һәм Хакимебез Гайсә Мәсихтән имандашларыбызга иминлек, мәхәббәт һәм иман ныклыгы бирелсен!
24
Хакимебез Гайсә Мәсихне чиксез сөю белән яратучыларның барысына Аллаһының мәрхәмәте юлдаш булсын!
← Chapter 5
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
All chapters:
1
2
3
4
5
6