bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Ephesians 3
Ephesians 3
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 4 →
1
Менә шуның өчен мин, Паул, Гайсә Мәсихнең тоткыны буларак, сезнең хакка, ягъни мәҗүсиләр хакына Аллаһыга дога кылам.
2
Сезгә хезмәт итү өчен Аллаһы мәрхәмәте белән миңа тапшырылган вазифа турында ишеткәнсездер.
3
Аллаһының миңа белдергән сере турында мин сезгә элегрәк кыскача гына язган идем инде.
4
Язганнарымны укып, сез Мәсих хакындагы серне аңлавымны күз алдына китерә алырсыз.
5
Әүвәлге заманнарда бу сер кешеләргә мәгълүм түгел иде, хәзер исә Аллаһы аны Рух аша Үзенең изге рәсүлләренә һәм пәйгамбәрләренә ачып бирде.
6
Бу сер шуннан гыйбарәт: мәҗүсиләр дә яһүдиләр белән бергә мирасчылардыр, алар да бер тәннең әгъзалары, Гайсә Мәсих аша Яхшы хәбәрдә Аллаһы аларга да Үзенең вәгъдәсен бирә.
7
Аллаһының кодрәте белән миңа күрсәтелгән мәрхәмәт ярдәмендә мин шушы Яхшы хәбәрне тарату хезмәтенә керештем.
8
Миңа, барлык изгеләр арасында иң түбәненә, Мәсихнең чиксез байлыгын мәҗүсиләргә белдерү өстенлеге
9
һәм бөтен нәрсәне бар кылган Аллаһының озак вакытлар яшереп тоткан серле ниятен һәммәсенә ачып бирү вазифасы бүләк ителде.
10
Аллаһының максаты иман итүчеләр бердәмлеге аша Үзенең күпкырлы зирәклеген күктәге җитәкчеләргә һәм хакимнәргә мәгълүм итүдән гыйбарәт иде.
11
Аллаһы Үзенең баштан ук билгеләп куйган ниятен Хакимебез Гайсә Мәсих аша гамәлгә ашырды.
12
Мәсихтә булып Аңа иман иткәнгә күрә, без кыю рәвештә, һичнинди икеләнүсез Аллаһыга якынлаша алабыз.
13
Шуңа күрә үтенеп сорыйм: сезнең хакка газап чигүемә күңелегез төшмәсен, чөнки бу газаплар сезгә дан китерә.
14
Шуңа күрә күкләр киңлегендәге һәм җир йөзендәге һәр төр ыругка исем биргән Атабыз алдында тез чүгеп дога кылам.
16
Дан-шөһрәткә бай булганга, Үз Рухының кодрәте белән Ул сезнең эчке дөньягызны ныгытсын,
17
иман итүегез аша күңелләрегездә Мәсих яшәсен дип дога кылам. Мәхәббәттә тамыр җәеп һәм ныгып,
18
Аллаһының барлык изгеләре белән берлектә сез Мәсих мәхәббәтенең киңлегенә һәм озынлыгына, биеклегенә һәм тирәнлегенә тулысынча төшенә алсын, кеше акылы сыйдыра алмаслык бу мәхәббәтне танып белсен дип дога кылам. Әнә шулай Аллаһы сезнең тормышыгызны тулыландырыр.
20
Үзенең кодрәте белән безнең күңелләрдә эш иткән һәм сораганыбыздан яки уйлаганыбыздан чагыштырмаслык дәрәҗәдә күбрәк эшли алган Затка
21
иман итүчеләр бердәмлеге һәм Гайсә Мәсих аша буыннан-буынга, мәңгедән-мәңгегә дан булсын! Амин.
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 4 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6