bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Ephesians 2
Ephesians 2
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 3 →
1
Яман эшләрегез һәм гөнаһларыгыз аркасында сез үле идегез;
2
элек сез бу гөнаһлы дөньяда кабул ителгән гадәтләр буенча һавадагы көчләрнең җитәкчесенә – Аллаһыга каршы килүчеләр белән идарә итүчегә, хәзер дә гамәлдә булган рухка буйсынып яшәдегез.
3
Без барыбыз да кайчандыр шундый идек һәм, тән нәфесенә ияреп, гөнаһлы табигатебезнең уй-теләкләренә буйсынып яшәдек; башкаларны көткән кебек безне дә Аллаһының ачуы көтә иде.
4
Әмма чиксез шәфкатьле Аллаһы безгә Үзенең бөек мәхәббәтен күрсәтте:
5
безне, яман эшләребез аркасында үле булганнарны, Мәсихне терелткәндәй терелтте. Сез Аның мәрхәмәте белән котылдыгыз!
6
Мәрхәмәтенең чиксез байлыгын, Мәсих аша безгә кылган игелеген киләчәк гасырларда күрсәтер өчен, Гайсә Мәсихне үледән терелткән кебек терелтте Ул безне һәм күкләрдә Аның янәшәсеннән урын бирде.
8
Аллаһы сезне Үзенең мәрхәмәте белән, иманыгыз ярдәмендә коткарды, һәм бу сезнең үзегездән түгел, бу – Аның бүләгедер;
9
котылу игелекле эшләр өчен бирелми, шуңа күрә беркем мактанмасын.
10
Без – Аллаһы бар кылган яңа кешеләр; Гайсә Мәсих аша без Аллаһы тәгаенләп куйган эшләрне башкарыр өчен яратылдык.
11
Шуңа күрә хәтерегездән чыгармагыз: кеше кулы белән сөннәткә утыртылган һәм үзләрен «сөннәтле» дип атаучы яһүдиләр сезне, тумышыгыз белән мәҗүси булганнарны, «сөннәтсез» дип йөртә иде.
12
Ул чакта сез Мәсихсез, Исраил җәмгыятеннән читтә, Аллаһы тарафыннан бирелгән вәгъдә нигезендәге килешүдән ерак, бу дөньяда өметсез һәм Алласыз яши идегез.
13
Кайчандыр Аллаһыдан ерак булсагыз да, хәзер сез – Гайсә Мәсихтә, Аның каны аша Аллаһыга якынайдыгыз.
14
Үзенең үлеме белән Мәсих, безнең арадагы дошманлык киртәсен җимереп, ике яртыны бербөтен итеп берләштерде;
15
әмерләре һәм кагыйдәләре белән бергә Канунны гамәлдән чыгарды; иминлек урнаштырып, бу ике төркемнән Үзендә яңа бер халык бар кылды,
16
Үзенең хачтагы үлеме белән ике арадагы дошманлыкны бетереп, ике якны да бер тәндә Аллаһы белән татулаштырды.
17
Мәсих, килеп, Аллаһыдан ерак торганнарга да, шулай ук Аллаһыга якын булганнарга да татулык турында Яхшы хәбәр игълан итте.
18
Аның аша һәр ике якның, ягъни яһүдиләрнең дә, мәҗүсиләрнең дә бер үк Рух ярдәмендә Атабызга якынлашыр юлы бар.
19
Димәк, сез инде чит һәм килмешәк түгел; сез – Аллаһының изге халкына милләттәшләр һәм Аның гаилә әгъзалары.
20
Нигезен рәсүлләр һәм пәйгамбәрләр тәшкил иткән бина буларак төзелдегез сез; бу нигезнең иң мөһим почмак ташы исә – Гайсә Мәсих Үзе.
21
Ул бөтен бинаны бер итеп тота, һәм бина Хуҗа-Хакимгә багышланган изге йорт булып күтәрелә бара.
22
Мәсих аша башкалар белән бергә сез дә Аллаһы Рухы яши торган бина буларак корыласыз.
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 3 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6