bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Galatians 1
Galatians 1
Tatar 2025 (Инҗил)
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 2 →
1
Ниндидер кешеләр яисә аерым бер адәм тарафыннан түгел, ә бәлки Гайсә Мәсих һәм Аны үледән терелткән Атабыз Аллаһы тарафыннан рәсүл итеп сайланган Паулдан
2
һәм минем яндагы барлык имандашлардан Гәләтиядәге иман итүчеләр бердәмлекләренә сәлам!
3
Сезгә Атабыз Аллаһыдан һәм Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек ирешсен!
4
Гайсә Мәсих, хәзерге явыз заманнан коткарам дип, Атабыз Аллаһы ихтыяры белән Үзен гөнаһларыбыз өчен корбан итте.
5
Аллаһыга мәңгедән-мәңгегә дан булсын! Амин.
6
Мәсих аша сезгә мәрхәмәт күрсәткән һәм Үзенә чакырып алган Затны ташлап, шулай бик тиз икенче бер «Яхшы хәбәргә» күчүегезгә хәйран калам.
7
Хәер, башка Яхшы хәбәр юк та; фикерләрегезне чуалтып, Мәсих турындагы Яхшы хәбәрне бозарга теләүчеләр генә бар.
8
Әмма без үзебез яки күктән иңгән фәрештә сезгә элегрәк без белдергән Яхшы хәбәрдән башка бер хәбәрне игълан итә башласа, аңа ләгънәт төшсен!
9
Без моны әүвәл әйткән идек инде, хәзер яңадан кабатлыйм: сез кабул иткән Хәбәрдән аерылып торган икенче бер хәбәрне алып килүчегә ләгънәт төшсен!
10
Кемнән хуплау кирәк икән миңа – кешеләрдәнме, әллә Аллаһыданмы? Бәлки, мин кешеләргә ярарга тырышамдыр? Әгәр мин кешеләргә ярарга тырышсам, Мәсих колы булмас идем.
11
Имандашлар, сезнең шуны белүегезне телим: мин сөйләгән Яхшы хәбәр – кеше уйлап тапкан нәрсә түгел,
12
чөнки мин аны кешеләрдән кабул итмәдем һәм алардан өйрәнмәдем, миңа аны Гайсә Мәсих ачып бирде.
13
Яһүдиләр динен тоткан чактагы яшәү рәвешем турында сез ишеттегез инде. Ул вакытны мин Аллаһы бердәмлеген аяусыз эзәрлекләдем, аны юк итәргә тырыштым;
14
ата-бабаларыбыздан килгән тәгълиматларга нык бирелеп, яһүдиләр динен тотуда үз халкым арасындагы яшьтәшләрнең күбесеннән өстенрәк булдым.
15
Әмма мине анам карынында ук сайлап алып Үзенең мәрхәмәте белән чакырган Аллаһы, Үзенең Углы турындагы Яхшы хәбәрне мин мәҗүсиләргә вәгазьләсен өчен, Углын миңа күрсәтүне кулай тапты. Мин шунда ук, беркем белән киңәшләшмичә
17
һәм миннән алда рәсүллек алганнар янына Иерусалимгә бармыйча, гарәпләр җиренә киттем, аннан соң Дәмәшкъкә кайттым.
18
Өч ел үткәч, Кифас белән танышу өчен, мин Иерусалимгә бардым һәм унбиш көн аның янында булдым.
19
Хакимебез Гайсәнең энесе Ягъкубтан гайре башка рәсүлләрне күрмәдем.
20
Аллаһы алдында ант итеп әйтәм: сезгә язганнарым ялган түгел.
21
Шуннан соң Сүрия һәм Киликия җирләренә киттем.
22
Яһүдиядәге Мәсих бердәмлекләре исә мине күреп белми иде;
23
минем турыда «кайчандыр безне эзәрлекләгән, иманыбызны юк итәргә тырышкан кеше хәзер үзе үк безнең иманны вәгазьли» дигән сүзләрне ишеткәннән соң, алар
24
Аллаһыны данлаганнар.
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 2 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6