bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Galatians 3
Galatians 3
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 4 →
1
И акылсыз гәләтиялеләр! Сезнең зиһенегезне кем чуалтты икән? Ә бит сөйләгәннәремне тыңлаганда Гайсәнең хачка кадаклануын сез үз күзләрегез белән күргәндәй булдыгыз.
2
Сездән шуны гына белергә телим: Аллаһы Рухын сез Канун таләпләрен үтәгән өчен алдыгызмы, әллә бездән ишеткән Яхшы хәбәргә ышанган өченме?
3
Сез шулкадәр акылсызмыни? Яңа тормышыгызны Изге Рух белән башлаган идегез, инде хәзер максатыгызга үз көчегез белән ирешергә уйлыйсызмы?
4
Башыгыздан кичергәннәрнең барысы да файдасызга булдымыни? Чынлап та шулаймы?
5
Аллаһы сезгә Үз Рухын ни өчен бирә, сезнең арада ни өчен могҗизалар кыла? Канун таләпләрен үтәгәнегез өченме, әллә ишеткән Яхшы хәбәргә инанганыгыз өченме?
6
Ибраһимны исегезгә төшерегез. Язмада аның турында «ул Аллаһыга ышанды һәм моның белән тәкъва булып саналды» диелгән.
7
Сез, әлбәттә, аңлыйсыз булыр: иманга таянучылар гына Ибраһимның чын балалары.
8
Аллаһының башка халыкларны иман аша аклаячагын Язма алдан белдергән иде. Әнә шуның өчен Аллаһы Ибраһимга «бар халыклар синең аша фатиха алачак» дигән Яхшы хәбәрне җиткерә.
9
Шулай итеп, иманга таянучылар иманлы Ибраһим белән бергә фатиха ала.
10
Ә инде Канун таләпләренә таянып яшәүчеләрнең барысы ләгънәт ияседер. Язмада «Канун китабындагы таләпләрнең бөтенесен даими үтәмәүче һәркем ләгънәтләнгән» дип әйтелгән бит.
11
Билгеле ки, Канун таләпләрен үтәп Аллаһы алдында һичкем аклана алмый, чөнки «иманы ярдәмендә Аллаһы тарафыннан акланган кеше – яшәячәк».
12
Канун исә иман белән берничек тә бәйләнмәгән, чөнки Язмада «Канун таләпләренең һәммәсен үтәүче генә яшәячәк» дип әйтелгән.
13
Мәсих, безнең урынга ләгънәт алып, безне Канун ләгънәтеннән йолып калды (бу хакта Язмада «агачка асып куелган һәркем ләгънәтләнгән» дип әйтелгән).
14
Ибраһимга бирелгән фатиха Гайсә Мәсих аша башка халыкларга да ирешсен һәм вәгъдә ителгән Рухны иманыбыз ярдәмендә без дә ала алсын өчен шулай эшләнде бу.
15
Имандашлар! Мин сезгә көндәлек тормыштан бер мисал китерәм: кешенең тиешенчә төзелгән васыятен һичкем юкка чыгара яисә аңа нәрсәдер өсти алмаган кебек,
16
Ибраһимга һәм аның токымына бирелгән вәгъдәләр белән дә нәкъ шул хәл: Язмада «нәсел варисларыңа» дип түгел, «нәсел варисыңа» дип әйтелгән, димәк, аның токымыннан бер генә кеше – Мәсих күздә тотыла.
17
Мин шуны әйтергә телим: борынгы заманда Аллаһы белән Ибраһим арасында төзелгән килешүне дүрт йөз утыз елдан соң барлыкка килгән Канун гамәлдән чыгара алмый һәм, шул рәвешчә, Ибраһимга Аллаһы тарафыннан бирелгән вәгъдәнең көчен бетерә алмый.
18
Аллаһының мирасы Канун таләпләрен үтәгән өчен бирелсә, ул инде вәгъдә белән бәйле булмас иде. Аллаһы исә мирасны Ибраһимга вәгъдә аша бүләк иткән.
19
Алайса, Канун ни өчен кирәк булган соң? Кешеләрнең гөнаһлары аркасында Канун өстәмә буларак бирелгән һәм вәгъдә ителгән «нәсел варисы» килгәнче гамәлдә калган. Канун халыкка фәрештәләр аша һәм арадашчы Муса ярдәмендә тапшырылган.
20
Килешүчеләр икәү булган очракта арадашчы кирәк, Аллаһы исә ялгызы гына эш итә.
21
Димәк, Канун Аллаһының вәгъдәләренә каршы чыгамыни? Әлбәттә, юк! Әгәр Канун тормыш бирә алырлык итеп төзелгән булса, кешеләрнең аклануы, дөрестән дә, Канун таләпләрен үтәү аша булыр иде.
22
Әмма Язма «бөтен дөнья гөнаһ коллыгында» дип белдерә, шуңа күрә вәгъдә Гайсә Мәсихкә иман аша һәм бары тик иман китерүчеләргә генә бирелә.
23
Ә инде шушы иман барлыкка килгәнче һәм безгә ачылганчы, без Канун сагы астында тоткынлыкта кала бирдек.
24
Шулай итеп, Мәсих килгәннән соң Аллаһы безне иманыбыз аша акласын өчен, Мәсих килгәнче Канун безнең тәрбиячебез булды.
25
Әмма хәзер, иман килгәннән соң, без инде тәрбияче кул астында түгел.
26
Гайсә Мәсихкә булган иманыгыз нигезендә сез барыгыз да – Аллаһы балалары.
27
Мәсих исеме хакына суга чуму йоласын үтәп, сез барыгыз да, яңа кием кигән кебек, Мәсихкә төрендегез.
28
Инде яһүди белән грек, кол белән ирекле, ир-ат белән хатын-кыз арасында аерма юк, чөнки Гайсә Мәсих белән берләшеп сез барыгыз да бербөтенне тәшкил итәсез.
29
Әгәр сез Мәсихнеке икән, димәк, сез – Ибраһим токымы һәм Аллаһы вәгъдәсенең мирасчылары буласыз.
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 4 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6