bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Galatians 5
Galatians 5
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 4
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 6 →
1
Мәсих безне ирекле булсыннар дип азат итте, шулай булгач, нык торыгыз һәм яңадан коллык золымына төшмәгез.
2
Мин, Паул, менә нәрсә әйтергә телим: сөннәтләнергә риза булган очракта Мәсихтән сезгә бернинди файда булмас.
3
Сезне кабат кисәтәсем килә: сөннәт кабул иткән һәр кеше Муса канунының барлык таләпләрен үтәргә тиеш була.
4
Әгәр сез Канун таләпләрен үтәп аклану алырга өметләнәсез икән, димәк инде юлларыгыз Мәсихтән аерылды, һәм сез Аллаһы мәрхәмәтеннән мәхрүм булдыгыз.
5
Без исә, иман иткәнгә күрә, Рух биргән өмет белән Аллаһы тарафыннан аклану көтәбез.
6
Гайсә Мәсихтә сөннәтле яки сөннәтсез булуның бернинди әһәмияте юк – мәхәббәткә нигезләнгән иман гына мөһимдер.
7
Сез әйбәт кенә йөгереп киткән идегез бит; хакыйкатькә буйсынырга кем комачаулады соң?
8
Бу, әлбәттә инде, сезне чакырып алган Затның эше түгел.
9
Бөтен камырны ачытыр өчен аз гына ачыткы да җитә.
10
Хакимебез Гайсәдә булып, башкача фикер йөртмәссез дип ышанам; сезне котыртучы исә, кем булуына карамастан, җәзасын алыр.
11
Имандашлар, әгәр мин, кайберәүләр әйткәнчә, сөннәткә утырту кирәк, дип һаман да өйрәтәм икән, ни өчен мине эзәрлеклиләр соң? Әгәр мин шулай дип өйрәткән булсам, хач турындагы хәбәр киртә булып тормас иде.
12
Сезнең арада коткы таратучыларга исә мин үзләренең бар нәрсәсен кисеп ташларга киңәш итәр идем!
13
Имандашлар, сез иреккә чакырылдыгыз, әмма «без ирекле» дип тән нәфесләрен кайгыртып яшәмәгез, бер-берегезгә мәхәббәт белән хезмәт итегез.
14
Канунның бар асылы бер әмердә тупланган: «якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат».
15
Әгәр бер-берегезгә ерткыч җанвардай һөҗүм итәсез икән, сак булыгыз: бер-берегезне кырып бетерүегез бар.
16
Сезгә әйтәм: Рух кушканча яшәсәгез, тән нәфесләренә бирешмәссез.
17
Безнең табигатебез – Рух теләгән нәрсәләргә, Рух исә табигатебез теләкләренә каршы килә. Алар һаман бер-берсенә каршы чыгалар, нәтиҗәдә сез үзегез теләгәнчә гамәл кыла алмыйсыз.
18
Әмма сезнең белән Изге Рух җитәкчелек итсә, сез инде Канун хакимлегендә түгелсез.
19
Кешенең гөнаһлы табигатенә хас булган эшләр билгеледер: болар – фәхешлек, бозыклык, азгынлык,
20
потка табыну, сихерчелек, дошманлык, ызгыш-талаш, хөсетлек, ярсучан булу, үз файдаңны кайгырту, низаглар, төркемнәргә бүлгәләнү,
21
көнчелек, эчкечелек, котырынкы мәҗлесләр һәм шуңа охшаш гамәлләр. Инде, элек әйткәнемчә, сезне кабат кисәтәм: шундый юлга басучылар Аллаһы Патшалыгын мирас итеп алмас.
22
Изге Рух исә Үз җимешен үстерә: болар – мәхәббәт, шатлык, иминлек, сабырлык, игелеклелек, изгелек, тугрылык, басынкылык, тотнаклылык. Мондый сыйфатларга Канун каршы килә алмый.
24
Ә Гайсә Мәсихнеке булганнар нәфесләрдән һәм азгын теләкләрдән гыйбарәт булган гөнаһлы табигатьләрен хачка кадаклап куйдылар.
25
Әгәр Рух безгә тормыш биргән икән, Рух кушканча гамәл кылырга тиешбез.
26
Дан-шәһрәт сөючеләр булмыйк, бер-беребезгә карата дорфаланмыйк, бер-беребездән көнләшмик.
← Chapter 4
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 6 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6