bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Galatians 4
Galatians 4
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 3
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 5 →
1
Мин шуны күздә тотып әйтәм: варис әле бала чагыннан ук һәрнәрсәнең иясе булса да, колдан бернәрсәсе белән аерылмый.
2
Атасы билгеләгән вакытка кадәр ул тәрбиячеләргә һәм йорт идарәчеләренә буйсына.
3
Без дә бала чакта дөнья белән идарә итүче көчләр коллыгында идек.
4
Әмма билгеләнгән вакыт җиткәч, Аллаһы безгә хатын-кыздан туган һәм Канунга буйсынган Үз Углын җибәрде.
5
Ул, Канун коллыгында булганнарны йолып алып, безне Аллаһы балалары итәр өчен килде.
6
Сез Аллаһы балалары булганга, Аллаһы Үз Углының «И газиз Атам! » дип дәшүче Рухын сезнең йөрәкләргә җибәрде.
7
Шуңа күрә син инде кол түгел, Аның баласы. Әгәр бала икәнсең, димәк, Аллаһы сине Үзенең варисы итте.
8
Элек сез, әле Аллаһыны белмәгән чакта, ялган илаһларның колы идегез.
9
Инде хәзер Аллаһыны танып белгәч, дөресрәге, Аллаһы тарафыннан танылганнан соң, ни өчен сез, дөнья белән идарә итүче зәгыйфь һәм файдасыз көчләргә кабат борылып, яңадан аларның колы булырга телисез?
10
Билгеле көннәргә, айларга, елларга сез аерым игътибар бирәсез.
11
Сезнең хакка башкарган хезмәтем, мөгаен, юкка булгандыр.
12
Имандашлар, үтенеп сорыйм, минем кебек булыгыз, чөнки мин дә нәкъ сезнең кебек үк. Сез миңа беркайчан бернинди начарлык эшләмәдегез.
13
Үзегез беләсез, авыруым аркасында сезнең янда тоткарланып, мин сезгә Яхшы хәбәрне беренче тапкыр шул вакытта җиткергән идем.
14
Авыруым сезнең өчен дә сынау булуга карамастан, миннән чирканмадыгыз һәм мине кире какмадыгыз, киресенчә, Аллаһы фәрештәсен яки Гайсә Мәсихне кабул иткәндәй каршыладыгыз.
15
Сезнең шул чактагы куанычыгыз кая китте соң? Сезгә әйтәм, ул вакытта сез, әгәр мөмкин булса, миңа күзегезне чокып алып бирергә әзер идегез.
16
Сезгә хакыйкатьне әйткән өчен дошманыгызга әйләндемме?
17
Канун буенча яшәвегезне теләүчеләр сезгә карата «кайгыртучанлык» күрсәтәләр, әмма яхшы ният белән түгел; алар сезне, миннән аерып алып, үзләренең тарафдары итәргә телиләр.
18
Ният яхшы булганда, һәрдаим кайгыртучанлык күрсәтү әйбәт нәрсә ул; тик мин яныгызда чакта гына түгел, һәрвакыт шулай булсын иде.
19
Балаларым, үзегезне Мәсих кебек тота башлавыгызны көтеп, сезнең өчен кабат тулгак газаплары кичерәм.
20
Сезнең хакта ишетеп, мин аптырашта калдым, шуңа күрә хәзер яныгызда булырга, сезнең белән әңгәмәне бөтенләй башкача корырга теләр идем.
21
Канун буенча яшәргә теләүчеләр, әйтегез әле миңа: әллә сез Канун таләпләрен аңламыйсызмы?
22
Язмада «Ибраһимның ике углы булган, аларның берсе – колдан, ә икенчесе ирекле хатыннан туган» дип әйтелгән.
23
Әмма кол хатынның углы барлык башка балалар кебек, ә ирекле хатынныкы Аллаһының вәгъдәсе буенча дөньяга килгән.
24
Кинаяләп әйткәндә, бу ике хатын – ике килешүдер. Килешүнең берсе – Синай тавыннан булганы – кол балалар тудыручы Һаҗәрдер.
25
Һаҗәр гарәпләр җирендәге Синай тавын, шулай ук хәзерге Иерусалимне аңлата, чөнки Иерусалим үзенең балалары белән бергә коллыкта.
26
Ә күктәге Иерусалим ирекле, ул – безнең анабыз.
27
Язмада болай дип әйтелгән: «Авырга уза алмаган, бала тапмаган хатын, сөен! Тулгак газаплары кичермәгән хатын, шатлыгыңнан кычкыр, җырлап җибәр! Чөнки ире ташлаган хатынның балалары ирле хатынныкыннан күбрәк».
28
Сез исә, имандашлар, Исхак кебек үк, вәгъдә буенча туган балалар.
29
Ләкин дөньяга гадәттәгечә килгән бала теге вакытларда Рух белән туган баланы ни рәвешле эзәрлекләгән булса, шул хәл хәзер дә кабатлана.
30
Язма бу турыда нәрсә ди соң? «Кол хатынны һәм аның углын куып чыгар, чөнки кол хатынның углы ирекле хатын углының мирасын беркайчан бүлешмәячәк».
31
Шулай итеп, имандашлар, без – кол хатынның балалары түгел, ирекле хатынның балалары.
← Chapter 3
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 5 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6