bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Galatians 6
Galatians 6
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 5
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
1
Имандашлар, әгәр кемнеңдер гөнаһ кылуы ачыкланса, Рух кушканча яшәүчеләр буларак, сез аны сабырлык белән төзәтегез; тик сак булыгыз, үзегез шул ук коткыга бирелмәгез.
2
Авырлык килгәндә бер-берегезгә булышыгыз, шулай итеп Мәсих канунын үтәрсез.
3
Әгәр юк кына бер адәм үзен әллә кемгә санап масаеп йөри икән, ул үзен генә алдый.
4
Һәркем үзенең гамәлләренә дөрес бәя бирә белсен, шул чакта ул, үзен башка берәү белән чагыштырмыйча, ирешкән уңышлары белән горурлана алыр.
5
Һәркем үз йөген үзе күтәрергә тиеш бит.
6
Аллаһы сүзен өйрәнүче үзенең остазы белән бар яхшы нәрсәсен уртаклашсын.
7
Ялгышмагыз: Аллаһыны алдау мөмкин түгел! Кеше ни чәчсә, шуны урыр.
8
Гөнаһлы табигатьләренә ярарга тырышып чәчүче – һәлакәт урыр, ә Рух басуында чәчүче кеше Рухның уңышына – мәңгелек тормышка ия булыр.
9
Армый-талмый игелек кылуны дәвам итик; әгәр туктап калмасак, уңышны үз вакытында җыеп алырбыз.
10
Шуңа күрә җае чыккан саен һәркемгә, бигрәк тә имандашларга игелек эшлик.
11
Бу зур хәрефләрне күрәсездер – хатымның әлеге өлешен үз кулым белән язам.
12
Әйләнә-тирәдәгеләргә яхшы тәэсир калдырырга теләүчеләр, Мәсих хачы хакына үзләрен эзәрлекләмәсеннәр өчен, сезне сөннәт алырга мәҗбүр итмәкче булалар.
13
Сөннәтле булуга карамастан, алар бит үзләре дә Канун таләпләрен үтәмиләр; әмма сезне сөннәткә утыртып, шуның белән мактанмакчы булалар.
14
Мин исә Хакимебез Гайсә Мәсих хачыннан башка һичнәрсә белән мактанырга теләмим, чөнки минем өчен бу дөнья шул хачка кадакланды, ә мин дөнья өчен кадакландым.
15
Сөннәтле булу-булмауның һич әһәмияте юк, Аллаһы тарафыннан фәкать яңа зат итеп яратылу гына әһәмиятле.
16
Шушы кагыйдә буенча эш итүчеләргә – Аллаһының чын халкына иминлек һәм шәфкать булсын!
17
Алга таба мине бу мәсьәлә белән һичкем борчымасын, чөнки тәнемдә мин Гайсәгә хезмәт итүемнең билгесе булган яра эзләрен йөртәм.
18
Имандашлар, Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте сезнең рухыгыз белән булсын! Амин.
← Chapter 5
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
All chapters:
1
2
3
4
5
6