bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Galatians 2
Galatians 2
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 3 →
1
Ундүрт елдан соң Барнаб белән бергә мин кабат Иерусалимгә килдем; үзебез белән Титусны да алып бардык.
2
Мин анда Аллаһы кушуы буенча бардым һәм, тырышуларым юкка түгелме икәнен белү өчен, шәхси әңгәмә вакытында шундагы бик мөхтәрәм кешеләргә мәҗүсиләр арасында үзем тараткан Яхшы хәбәрне аңлатып бирдем.
3
Алар хәтта минем белән барган Титусны да, грек булуына карамастан, сөннәтләнергә мәҗбүр итмәделәр.
4
Әмма яныбызга яшерен рәвештә кергән ялган «имандашлар», сөннәт турындагы сүзне кузгатып, безне Гайсә Мәсих биргән азатлыктан мәхрүм итәргә, кабат Канун коллыгына төшерергә теләделәр.
5
Без исә, Яхшы хәбәрнең асыл мәгънәсе сездә саклансын өчен, бер мизгелгә дә аларга бирешмәдек.
6
Мөхтәрәм дип саналган кешеләр дә (аларның кем булуы минем өчен мөһим түгел иде, чөнки Аллаһы һәркемгә тигез карый) мин игълан иткән Яхшы хәбәргә берни өстәмәде.
7
Киресенчә, алар шуны күрделәр: сөннәтлеләр арасында Яхшы хәбәрне тарату Петергә йөкләнгән булса, сөннәтсезләр арасында тарату миңа тапшырылган иде;
8
чөнки яһүдиләр арасында рәсүллек итүдә Петергә көч биргән Аллаһы миңа да мәҗүсиләр арасында рәсүллек вазифасын башкарырга көч бирде.
9
Аллаһы тарафыннан миңа махсус хезмәт тапшырылганны аңлагач, иман итүчеләр бердәмлегенең терәкләре дип исәпләнгән Ягъкуб, Кифас һәм Яхъя, кулларыбызны кысып, Барнаб белән мине хезмәттәшләре буларак таныды, һәм без – мәҗүсиләр янына, ә алар яһүдиләр янына бара дип килештек.
10
Алар бездән фәкыйрьләргә ярдәм итәргә онытмавыбызны гына сорадылар; һәм бу эшне мин әле дә зур теләк белән башкарып киләм.
11
Кифас Антиухиягә килгәч, мин аңа ачыктан-ачык каршы чыктым, чөнки ул хаклы түгел иде.
12
Ягъкуб юллаган кешеләр килгәнче, Кифас ризыкны электә мәҗүси булганнар белән кабул итә иде, ә инде теге кешеләр килгәч, сөннәт таләп итүчеләрдән куркып, мәҗүсиләрдән кача һәм читләшә башлады.
13
Аның белән бергә кайбер имандаш яһүдиләр дә икейөзлелек күрсәтте, хәтта Барнаб та аларга кушылды.
14
Аларның Яхшы хәбәр хакыйкатеннән читкә тайпылуын күргәч, мин бөтенесе алдында Кифаска: «Син, яһүди була торып, яһүдиләрчә түгел, мәҗүсиләрчә яшисең икән, ни өчен бу мәҗүсиләрне яһүдиләрнең гореф-гадәтләре буенча яшәргә мәҗбүр итәсең?» – дидем.
15
Без – тумышыбыз белән яһүдиләр, гөнаһлы мәҗүсиләр түгел.
16
Әмма шуны беләбез ки, кеше Канун таләпләрен үтәве белән түгел, ә Гайсә Мәсихкә иман итүе белән аклана. Шуңа күрә без дә, Канун таләпләрен үтәү аша түгел, ә бәлки Мәсихкә иман итү аша Аллаһы тарафыннан аклану өчен, Гайсә Мәсихкә иман китердек. Канун таләпләрен үтәп кенә беркем аклана алмас.
17
Әгәр инде Мәсих аша бирелгән аклануга омтылып та, үзебез мәҗүсиләр кебек үк гөнаһлы икән, Мәсих гөнаһ хезмәтчесе булып чыгамыни? Әлбәттә, юк!
18
Әгәр мин кайчандыр җимергән нәрсәне яңадан төзим икән, мин үземне җинаятьче итеп күрсәтәм.
19
Канун мине үлемгә хөкем итте. Аллаһы өчен яшәү хакына мин Канун алдында үлемен. Мин Мәсих белән бергә хачка кадакландым,
20
инде хәзер мин үзем түгел, миндәге Мәсих яши. Шушы тәнемдә яшим икән, мине сөйгән һәм минем өчен Үз гомерен биргән Аллаһы Углына иман аркасында яшим.
21
Мин Аллаһының мәрхәмәтен инкяр итмим; әгәр Канунны үтәп акланырга мөмкин икән, димәк, Мәсихнең үлеме юкка булган!
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 3 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6