bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
2 Corinthians 1
2 Corinthians 1
Tatar 2025 (Инҗил)
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 2 →
1
Аллаһы ихтыяры белән Гайсә Мәсихнең рәсүле булырга чакырылган Паулдан һәм имандашыбыз Тимутәйдән Көринт шәһәрендәге Аллаһы бердәмлегенә һәм Ахая өлкәсендә яшәүче барлык изгеләргә сәлам!
2
Сезгә Атабыз Аллаһыдан һәм Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек ирешсен!
3
Хакимебез Гайсә Мәсихнең Алласына һәм Атасына дан булсын! Ул – шәфкать күрсәтүче Атабыз, һәрчак юатучы Аллаһы.
4
Аллаһы безне барлык авыр хәлләрдә юаткан кебек, Аңардан алган юаныч белән без дә кайгыга тарыганнарның күңелен күтәрә алабыз.
5
Мәсих хакына кичергән газапларыбыз арткан саен, Мәсих аша алган юанычыбыз да арта бара.
6
Сез юаныч алсын һәм котылсын өчен, без тормыш авырлыклары кичерәбез; Аллаһыдан алган юаныч та безгә сезнең күңелне күтәрү өчен бирелә. Юанычыгыз исә безнең кайгыларга охшаш кайгыларны сезгә түземлек белән кичерергә көч бирә.
7
Сезгә булган ышанычыбыз нык, чөнки беләбез: газапларыбызны уртаклашкан кебек, Аллаһы биргән юанычны да уртаклашасыз.
8
Имандашлар, Асия өлкәсендә кичергәннәребез турында белми калмагыз дим; без анда көч җитмәслек, чиктән тыш авыр сынауларга дучар булдык, хәтта исән калуга өметебезне югалткан идек.
9
Без үзебезне үлем җәзасына хөкем ителгән кебек тойдык, әмма шушы хәл безне үзебезгә түгел, бәлки үлеләрне терелтүче Аллаһыга өмет багларга өйрәтте.
10
Аллаһы безне дәһшәтле үлемнән коткарды һәм киләчәктә дә коткарачак. Ул безне алга таба да коткарачак дип өмет итәбез, тик догаларыгыз белән безгә ярдәм итеп торыгыз. Шулчак күп кешеләрнең ялварулары хакына безгә мәрхәмәт бүләк иткәнгә Аллаһыга мул итеп шөкерләр явачак.
12
Бу дөньяда, бигрәк тә сезнең арада, без ихлас булдык, Аллаһы күңеленә хуш килердәй самимилек белән эш иттек һәм бу дөнья зирәклегенә түгел, Аллаһы мәрхәмәтенә таяндык – без шуның белән горурланабыз, һәм вөҗданыбыз да моңа шаһиттыр.
13
Без бит сез укый һәм аңлый алырдай нәрсәләрне генә язабыз. Сез инде әйткәннәребезне өлешчә аңлыйсыз, ә мин тулысынча аңларсыз дип өметләнәм, һәм шул очракта Хакимебез Гайсә килер көнне без сезнең мактанычыгыз булгандай, сез дә безнең мактанычыбыз булырсыз.
15
Шундый ышанычым булганга күрә, сезнең икеләтә фатиха алуыгызны теләп, башта яныгызга барырга,
16
сездән – Македуниягә, аннан кайтышлый тагын сезгә сугылырга, шуннан соң инде сезнең ярдәмегез белән Яһүдиягә юл алырга уйлаган идем.
17
Сезнең карашка, бәлки, мин уйламыйча эш итәмдер? Әллә мин, адәм балаларына хас булганча, бер үк вакытта «әйе» дип тә, «юк» дип тә әйтәмме?
18
Аллаһының тугрылыгы белән ант итәм: без сезгә бер үк вакытта әле «әйе», әле «юк» дип әйтмибез.
19
Без, ягъни мин, Силас һәм Тимутәй сезгә вәгазьләгән Аллаһы Углы Гайсә Мәсихтә бер үк вакытта «әйе» дә, «юк» та була алмый, Аңарда һәрвакыт «әйе» генә.
20
Аллаһы тарафыннан бирелгән бөтен вәгъдәләр Гайсә Мәсихтә «әйе» дип раслана, шуңа күрә без Аллаһыны данлау өчен «амин»не дә Мәсих исеме белән әйтәбез.
21
Мәсих белән рухта берләштереп, Аллаһы безне дә, сезне дә Үзе ныгыта. Май сөртеп, Ул безне Үз хезмәтенә билгеләде,
22
мөһере белән тамгалап Үзенеке итте, бирелгән вәгъдәләренең ышанычлы билгесе итеп йөрәкләребезгә Рухын урнаштырды.
23
Аллаһыны шаһит буларак чакырам һәм сезгә гомерем белән ант итәм: әлегә кадәр Көринткә мин сезне кызганганга күрә килмәдем.
24
Без сезгә иманда ничек яшәргә кирәклеге турында әмер бирергә теләмибез – сез болай да иманыгызда нык торасыз. Без – сезне куандырырга теләүче хезмәттәшләрегез генә.
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 2 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13