bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
2 Corinthians 5
2 Corinthians 5
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 4
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 6 →
1
Без беләбез: дөньялыктагы чатырыбыз, ягъни тәнебез җимерелгәч, Аллаһы безгә күкләрдә мәңгелек, кеше кулы белән салынмаган йорт бирәчәк.
2
Шуңа күрә әлегә без, күктәге өебездә урнашырга омтылып, көрсенеп яшибез.
3
Күктәге өебездә без ялангач килеш тә шәрә булмабыз.
4
Бу дөньядагы чатырыбыздан котылырга теләмәгәнгә, без көрсенәбез, тик шулай да, фани нәрсә мәңгелек тормыш тарафыннан йотылсын өчен, күктәге яңа киемне кияргә омтылабыз.
5
Аллаһы безне нәкъ менә шуның өчен бар кылды һәм ышанычлы дәлил итеп безгә Үзенең Рухын бирде.
6
Шулай итеп, әле шушы тәнебездә чакта Хакимебез Гайсәдән еракта, читтә булсак та, һәрвакыт иминбез,
7
чөнки күзгә күренгән нәрсәләр белән түгел, иман белән яшибез.
8
Әйе, иминлектә яшибез; тәнебезне ташлап, Хакимебез янына урнашуны яхшырак дип табабыз.
9
Шуңа күрә, тәнебездә булсак та, тәнебезне ташлап китсәк тә, ихлас күңелдән Аңа яраклы булырга тырышабыз.
10
Чөнки тәндә вакытта яхшылык эшләсәк тә, яманлык эшләсәк тә, кылганына карап һәркем үзенә тиешлене алсын өчен, безнең барыбызга да Мәсих хөкеме каршына басарга туры киләчәк.
11
Шулай итеп, Раббыдан куркуның нәрсә икәнен белгәнгә, кешеләрне без шуңа ышандырырга тырышабыз. Аллаһыга безнең кем булуыбыз билгеле, кемлегебез сезнең вөҗданга да билгеледер дип өмет итәм.
12
Сезнең алда үзебезне мактарга теләмибез, әмма күңелдә булганы белән түгел, тыштан күренгән нәрсәләр белән мактанучыларга сез җавап бирә алсын өчен, безнең белән мактанырга мөмкинлек бирәбез.
13
Әгәр безнең турыда кемдер, болар үз акылында түгел, дип уйлый икән, димәк, без Аллаһы хакына шундыйга әйләнгәнбез; әгәр без үз акылыбызда икән, димәк, без сезнең хакка шундыйлар.
14
Безнең белән Мәсихнең мәхәббәте идарә итә, чөнки, бер Кеше бөтенебез хакына үлгән икән, димәк, бөтенебез дә үлгәнбез, дигән фикердә нык торабыз.
15
Тереләр үзләре өчен түгел, ә үзләре хакына үлгән һәм үледән терелгән Зат өчен яшәсеннәр дип, Мәсих барысы хакына үлде.
16
Шуңа күрә хәзер без беркемгә дә кеше үлчәме белән карамыйбыз. Мәсихкә кайчандыр кеше үлчәменнән чыгып карасак та, хәзер инде алай карамыйбыз.
17
Шулай итеп, Мәсих белән рухта берләшкән кеше яңа зат итеп яратылган; элеккеләр артта калды, хәзер бар нәрсә яңа!
18
Боларның һәммәсе – Аллаһыдан; Гайсә Мәсих ярдәмендә Ул безне Үзе белән татулаштырды һәм татулаштыру хезмәтен безгә ышанып тапшырды.
19
Кешеләр кылган яман эшләрне гаепкә санамыйча, Мәсих ярдәмендә Аллаһы дөньяны Үзе белән татулаштырды һәм татулашу турындагы хәбәрне таратуны безгә йөкләде.
20
Шулай итеп, без – Мәсих вәкилләре, чөнки Аллаһы кешеләр белән безнең аша сөйләшә. Шунлыктан Мәсих исеме белән ялварабыз: Аллаһы белән татулашыгыз!
21
Мәсих ярдәмендә без Аллаһы каршында аклана алсын дип, гөнаһсыз Мәсихне Аллаһы гөнаһларыбыз өчен корбан буларак китерде.
← Chapter 4
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 6 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13