bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
2 Corinthians 2
2 Corinthians 2
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 3 →
1
Шулай итеп, чираттагы килүемдә сезне күңелсезләндермәскә карар кылдым.
2
Әгәр мин сезгә күңелсезлек китерсәм, мине кем сөендерер? Әлбәттә, сез – мин күңелсезлек китергән кешеләр.
3
Яныгызга килгәч, куандырырга тиешле кешеләрдән миңа көенеч булмасын өчен, сезгә нәкъ шул турыда язган да идем. Иманым камилдер, минем куанычым – һәммәгезнең куанычы.
4
Күңелсезләндерү өчен түгел, сезгә булган чиксез мәхәббәтемне белдерү өчен яздым мин ул хатны, һәм мин аны олы хәсрәт, йөрәк ачысы белән, күз яшьләремне түгә-түгә яздым.
5
Һич тә арттырмый әйтәм: әгәр берәү миңа күңелсезлек китергән икән, димәк, ул мине генә түгел, сезнең барыгызны да күңелсезләндергән.
6
Әлеге кешегә күбегез тарафыннан бирелгән җәза инде җитәрлек;
7
чиктән тыш көенмәсен өчен, хәзер сез аны гафу итегез һәм юатыгыз.
8
Шуның өчен аңа булган мәхәббәтегезне раславыгызны үтенәм.
9
Теге хатымны мин сынауларны ничек үткәнегезне, ягъни һәрнәрсәдә тыңлаучанмы икәнегезне белим дип яздым.
10
Сез кемнедер кичерәсез икән, мин дә аны гафу итәм. Гафу иткән кешене мин (әгәр моңа сәбәп булса) Мәсих алдында сезнең хакка кичерәм.
11
Шайтан безне хәйләләп җиңмәсен өчен эшлим мин моны, ә аның уй-ниятләре безгә бик тә мәгълүм.
12
Мәсих турындагы Яхшы хәбәрне белдерергә дип Троас шәһәренә килгәч, Хакимебез Гайсә хезмәт итүемә мөмкинлекләр тудырса да,
13
имандашым Титусны таба алмаганга, күңелем тынычлана алмады. Шунлыктан, андагы имандашлар белән хушлашып, Македуниягә киттем.
14
Безне һәрвакыт Мәсихнең җиңү тантанасында йөртүче һәм безнең аша һәр җирдә Үзе хакында белемнең хуш исен таратучы Аллаһыга рәхмәт яусын!
15
Котылу юлындагылар арасында да, һәлакәт юлындагылар арасында да без – Мәсих көйрәткән, Аллаһы күңеленә хуш килгән истер.
16
Берәүләр өчен без – үлем исе, ә икенчеләр өчен – тормышның хуш исе. Әнә шундый хезмәткә кем сәләтле соң?!
17
Без, күпләр кебек, үз файдабыз өчен Аллаһы сүзе белән сәүдә итмибез, Аллаһы тарафыннан җибәрелгән кешеләр буларак, Аның каршында Мәсих исеменнән ихлас күңелдән сөйлибез.
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 3 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13