bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
2 Corinthians 9
2 Corinthians 9
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 8
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 10 →
1
Чынлыкта, изгеләргә ярдәм итү хакында сезгә язып торуның кирәге дә юктыр,
2
чөнки мин тырышлыгыгызны беләм һәм, Ахаядагылар узган елда ук ярдәм итәргә әзер иде дип, македуниялеләр алдында сезне мактыйм. Сезнең тырышлык аларны да дәртләндереп җибәрде.
3
Ә мактавым бу очракта бушка булмасын дип һәм, әйткәнемчә, әзер булып торыгыз дип, яныгызга имандашларны җибәрәм.
4
Югыйсә македуниялеләр, минем белән килеп, сезне әзерлексез хәлдә тапсалар, сезгә шундый нык ышаныч белдергәнгә күрә, без оятка калырбыз, сезнең турында әйтеп тә торасы юк.
5
Шуңа күрә әлеге имандашлардан яныгызга алдан ук баруларын һәм килүемә сез вәгъдә иткән иганәне әзерләп куюларын үтенүне кирәк дип таптым. Шунда бүләкне мәҗбүриләп түгел, ихластан әзерләвегез күренер.
6
Шуны исегездә тотыгыз: кызганып чәчкән кеше – уңышны аз җыяр, мул чәчкәне исә уңышны мул алыр.
7
Һәркем теләр-теләмәс кенә яки мәҗбүриләп түгел, бәлки йөрәге кушканча бирсен, чөнки Аллаһы шатланып биргән кешене ярата.
8
Сезнең бар нәрсәгез һәрвакыт мулдан булсын һәм игелекле эшләргә дә җитсен өчен, Аллаһы сезне кирәкле бар нәрсә белән тәэмин итәргә кодрәтледер.
9
Язмада әйтелгәнчә: «Ул Үз малыннан юксылларга мул өлеш чыгарды, Аның игелеге мәңге онытылмас».
10
Чәчүчегә – орлык, ашаучыга икмәк бирүче Аллаһы сезне орлык белән тәэмин итәр һәм чәчкән орлыгыгызны мул итеп үстерер, игелек җимешегезнең уңышын арттырыр.
11
Әйе, сез күп төрле байлык алырсыз һәм шуның белән башкаларга ярдәм итәрсез. Ә кешеләр безнең аша тапшырылган иганәгез өчен Аллаһыга рәхмәтләрен яудырыр.
12
Сез башкарган бу хезмәт, изгеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндереп кенә калмас, бик күпләрнең Аллаһыга рәхмәтләрен дә ишәйтер.
13
Бу хезмәтегезне күреп, Мәсихнең сез тараткан Яхшы хәбәренә тугры булуыгыз һәм аларның үзләренә, шулай ук башкаларга биргән бүләкләрегез өчен алар Аллаһыны данлар.
14
Аллаһының сезгә мул итеп яудырган мәрхәмәте аркасында күңелләре белән сезгә тартылып, алар сезнең өчен дога кылырлар.
15
Әйтеп бетергесез зур бүләге өчен Аллаһыга рәхмәт яусын!
← Chapter 8
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 10 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13