bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
2 Corinthians 6
2 Corinthians 6
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 5
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 7 →
1
Без исә, Аллаһының хезмәттәшләре буларак, ялварып сорыйбыз: сезгә бүләк ителгән Аллаһы мәрхәмәте юкка гына булмасын!
2
Чөнки Аллаһы болай ди: «Уңайлы вакытта Мин сине ишеттем, котылу көнендә сиңа ярдәм иттем». Менә хәзер уңайлы вакыт, бүген менә котылу көне!
3
Хезмәтебезгә тел тидермәсеннәр өчен, без беркемгә бернинди киртә булырга теләмибез.
4
Киресенчә, һәр яктан үзебезне Аллаһы хезмәтчеләре итеп тотарга тырышабыз: бәла-казаларны, мохтаҗлыкны, авырлыкларны, кыйналуларны, тоткынлыкны, безгә каршы оештырылган чуалышларны, авыр хезмәтне, йокысыз төннәрне, ачлыкны сабырлык белән кичерәбез.
6
Без моны сафлык, гыйлем, ныклык, игелек, күңелебездәге Изге Рух, эчкерсез мәхәббәт,
7
хакыйкать сүзе, Аллаһы кодрәте белән, уң һәм сул кулыбызга тәкъвалык коралы тотып,
8
яманлауга дучар булып яисә макталып, кимсетелеп яки дан казанып раслыйбыз. Безне алдакчы дип исәплиләр, ләкин без эчкерсез;
9
безне санга сукмыйлар, ләкин без һәммәсенә таныш; безне үлеп баручы дип уйлыйлар, ләкин без яшибез; безне җәзага тарталар, ләкин без исән;
10
безне борчуга салалар, ләкин без һәрвакыт шатбыз; без ярлы, ләкин күпләрне баетабыз; безнең бернәрсәбез юк, ләкин без бар нәрсәгә иябез!
11
И көринтлеләр, сезгә ачыктан-ачык сөйләдек, йөрәкләребезне киң итеп ачтык.
12
Без сезне чын күңелдән яратабыз, әмма сез мәхәббәтегезне кызганасыз.
13
Мин сезгә үз балаларыма сөйләгән кебек әйтәм: җавап итеп сез дә йөрәкләрегезне ачыгыз.
14
Имансызлар белән бер арбага җигелмәгез. Тәкъвалык белән канунсызлыкның яисә яктылык белән караңгылыкның нинди уртаклыгы бар?
15
Мәсих белән иблис арасында нинди ризалык була алсын? Иман итүче белән имансыз арасында
16
яисә Аллаһы йорты белән потлар арасында нинди уртаклык булырга мөмкин? Ә бит без – мәңге тере Аллаһының йорты, һәм бу турыда Аллаһы болай дигән: «Алар арасында урнашырмын һәм яшәрмен, Мин – аларның Алласы, ә алар Минем халкым булыр».
17
«Шуңа күрә алар арасыннан чыгыгыз һәм аерылып китегез, – ди Раббы, – нәҗес нәрсәгә кагылмагыз, һәм Мин сезне кабул итәрмен».
18
«Сезгә Ата булырмын, ә сез угылларым һәм кызларым булырсыз, – ди Чиксез кодрәт Иясе Раббы».
← Chapter 5
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 7 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13