bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
2 Corinthians 12
2 Corinthians 12
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 11
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 13 →
1
Мактануның файдасы булмаса да, мин мактанырга мәҗбүрмен. Инде Хакимебездән иңгән күренешләр һәм ачылышлар турында сөйләүгә күчәм.
2
Мәсихкә иман итүче бер кешене беләм мин; моннан ундүрт ел элек ул өченче кат күккә алынды (өнендәме, иңгән күренештәме – белмим, анысы Аллаһыга гына мәгълүм).
3
Шул кешенең оҗмахка алынуын (өнендәме, иңгән күренештәме – белмим, анысы Аллаһыга гына мәгълүм) һәм кешеләргә сөйләргә тыелган, тел белән аңлата алмаслык сүзләр ишетүен беләм.
5
Андый кеше белән мактана алам, ә үзем белән мактана алмыйм, көчсез якларым белән генә мактансам инде.
6
Хәер, мактанырга теләсәм дә, акылсыз күренмәс идем, чөнки сүзләрем хактыр. Әмма мактанудан тыелып торам, чөнки мине күргән яисә сөйләгәннәремне ишеткән кешеләр минем турыда булганыннан артыгракны уйламасын дим.
7
Иңдерелгән гаҗәеп ачылышлардан мин масаеп китмәсен өчен, тәнемә шырпы кадалды – мине җәфалап торырга шайтан хезмәтчесе җибәрелде.
8
Шырпыны тәнемнән тартып чыгарсын дип, Хуҗа-Хакимгә өч мәртәбә ялвардым.
9
Әмма Ул миңа: «Син мохтаҗ булган нәрсә – Минем мәрхәмәттер, чөнки Минем кодрәтем кеше көчсез вакытта күренә», – дип әйтте. Шуңа күрә, Мәсих кодрәте миндә булсын өчен, үземнең көчсезлегем белән бик теләп мактаначакмын.
10
Шуның өчен мин Мәсих хакына көчсез булуыма да, кимсетүләргә дә, мохтаҗлыкка да, эзәрлекләнүгә дә, авырлыкларга да ризамын, чөнки көчсез чакта мин куәтлемен.
11
Мин, мактанып, ахмаклык кылдым, әмма бу адымга мине сез мәҗбүр иттегез. Мине сез мактарга тиеш идегез; гәрчә мин әһәмиятсез бер кеше булсам да, «гадәттән тыш бөек рәсүлләрдән» һич ким җирем юк.
12
Рәсүллек дәлилләрем – галәмәтләр, могҗизалар һәм кодрәтле эшләр – сездә зур сабырлык белән күрсәтелде.
13
Башка бердәмлекләр өчен нәрсәдер эшләп, аны сезгә эшләмәдемме? Тик бер нәрсәне эшләмәдем – сезгә йөк булмадым. Бу гаебемне гафу итәрсез инде!
14
Менә өченче тапкыр яныгызга барырга әзерләнәм һәм сезгә авырлык китермәм дип өметләнәм. Миңа сездә булган нәрсәләр түгел, ә бәлки үзегез кирәк. Балалар ата-аналарына түгел, ата-аналар балаларына байлык тупларга тиеш бит.
15
Сезнең өчен мин үземдә булганның барысын шатланып сарыф итәргә һәм сезнең хакка көчемне кызганмаска әзер. Әллә сезне күбрәк яратканга күрә сез мине азрак яратасызмы?
16
Ярый, ничек кенә булмасын, мин сезгә авырлык китермәдем ди; бәлки, мин, хәйләләп, сезне барыбер ничектер алдаганмындыр?
17
Бәлки, яныгызга җибәргән кешеләр ярдәмендә мин сездән файдаланганмындыр?
18
Сезнең янга мин Титус белән бер имандашыбызны юллаган идем – бәлки, Титус берәр нәрсәгездән файдалангандыр? Титус һәм мин бер үк рух белән эш итмәдекме, бер үк юлдан йөрмәдекме?
19
Бәлки, без сезнең алда үзебезне аклыйбыз дип уйлыйсыздыр. Юк, Мәсихнеке буларак, без Аллаһы алдында әйтәбез: боларның бөтенесе, газиз дусларым, сезне рухи яктан ныгыту өчен эшләнә.
20
Яныгызга килгәч, мин сезне үзем теләгән хәлдә, ә сез мине үзегез теләгән хәлдә күрмәссез дип куркам. Арагызда низаглар, көнчелек, ачу тоту, үз файдаңны кайгырту, яла ягу, гайбәт, тәкәбберлек, тәртипсезлек күрермен дип куркам.
21
Кабат яныгызга килгәч, сезнең алда Аллаһы мине кимсетер дип, күбегезнең элек кылган гөнаһлары – әхлаксызлык, фәхешлек, азгынлык өчен әлегәчә тәүбә итмәүләре аркасында күз яшьләремне агызырга туры килер дип куркам.
← Chapter 11
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 13 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13