bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
2 Corinthians 3
2 Corinthians 3
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 4 →
1
Сезнең алда үзебезне мактарга тырышкан кебек тоелмыйдыр бит? Кайберәүләргә кирәк булган кебек, сезгә яки сезнең исемнән язылган мактау хатлары кирәкме әллә безгә?!
2
Сез үзегез – безнең күңелләргә язылган, бөтен кеше таный һәм укый торган хатыбыз.
3
Сезнең Мәсих хаты икәнегез ачыктан-ачык күренеп тора. Бу хат хезмәтебез нәтиҗәсендә язу карасы белән түгел, мәңге тере Аллаһының Рухы белән язылган һәм таш такталарга түгел, кешеләрнең күңелләренә язылган.
4
Безнең шушы ышанычыбыз Мәсих аша Аллаһыдан килә.
5
Без барысын үзебез булдыра алабыз, дип әйтергә хакыбыз юк, сәләтебез – Аллаһыдан.
6
Ул безгә Яңа Килешүнең хезмәтчеләре булу сәләтен бирде. Яңа Килешү – язылган Канунга түгел, Рухка нигезләнгән, чөнки язылган кануннар кешене үтерә, ә Рух тормыш бүләк итә.
7
Ташларга чокып язылган, үлемгә китерүче Канунга хезмәт иткән Мусаны исегезгә төшерегез: аның йөзе нур чәчеп торганга (гәрчә әлеге нур сүрелә барса да), исраилиләр аңа күтәрелеп карый алмаганнар. Әгәр бу хезмәт шулай данга күмелгән икән,
8
Рухның хезмәте тагын да данлырак түгелме соң?!
9
Кешене гаепләүче хезмәт шулай дан белән балкып торган икән, кешене аклаучы хезмәт күпкә данлырак булмасмы?!
10
Кайчандыр даны балкып торган нәрсә инде хәзер данлыклы түгел, чөнки аның урынына даны тагын да ныграк балкыган башка нәрсә бар.
11
Югала барган нәрсәнең даны балкып торган икән, мәңге булачак нәрсәнең даны тагын да яктырак балкыр.
12
Менә шундый өметебез булганга, без зур кыюлык белән эш итәбез.
13
Сүрелә барган нурга исраилиләр карамасын дип йөзенә бөркәнчек япкан Муса кебек түгел без.
14
Әмма аларның аңнары томаланган, чөнки Иске Килешү язмаларын укыган чакта ул бөркәнчек әле дә йөзләрендә; ул бары тик Мәсихкә мөрәҗәгать иткәндә генә алып ташлана.
15
Муса канунын укыган чакта аларның аңнарын бүгенге көнгә кадәр шул бөркәнчек каплый.
16
Әмма Раббыга мөрәҗәгать иткәндә бу бөркәнчек алына.
17
Раббы ул – Рух, ә Раббы Рухы булган җирдә азатлык хөкем сөрә.
18
Без һәммәбез бөркәнчек ябылмаган йөзебез белән Раббы данының балкышын көзгедәге сыман күрәбез һәм, Аның даны үскән саен, Аңа охшый барып үзгәрәбез. Бу эшне Раббы башкара, ә Раббы ул – Рух.
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 4 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13