bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
2 Corinthians 11
2 Corinthians 11
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 10
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 12 →
1
Мин сезгә бераз ахмаграк кебек тоелсам да, түзәрсез дип өметләнәм. Хәер, сез түзәсез дә инде.
2
Мин сезне Аллаһы кайгыртуы белән кайгыртам, чөнки мин сезне бердәнбер иргә – Мәсихкә ярәштем һәм сезне Аның алдына гыйффәтле кыздай китереп бастырырга телим.
3
Әмма хәйләкәр елан тарафыннан Һава алданган кебек, Мәсихкә баглы ихлас һәм саф уй сөрешегез чуалып китмәсен дип куркам.
4
Кем дә булса, килеп, без игълан итмәгән башка бер Гайсә турында сөйли башласа яки сезгә бирелгән Рухтан башка бер рухны, яки үзегез кабул иткән Яхшы хәбәрдән башка бер «Яхшы хәбәрне» кабул итәргә өндәсә, сез андый кешенең сүзләренә колак салырга әзер.
5
Мондый «гадәттән тыш бөек рәсүлләрдән» мин һич тә ким түгелмен дип уйлыйм.
6
Бәлки, мин сүзгә ул кадәр үк оста да түгелдер, әмма минем белемем бар. Без моны сезгә бөтен яктан ачык күрсәттек.
7
Аллаһының Яхшы хәбәрен бушлай игълан итүем һәм сезне югары күтәрер өчен үземне түбәнсетүем белән мин, бәлки, гөнаһ кылганмындыр?
8
Сезгә бушлай хезмәт итәр өчен, мин башка бердәмлекләр хисабына яшәдем, аларны «таладым» дип әйтергә мөмкин.
9
Яныгызда чакта нәрсәгәдер мохтаҗлыгым булса да, һичкемгә авырлык китермәдем: барлык кирәк-ярак белән мине Македуниядән килгән имандашларым тәэмин итте. Һичнәрсәдә сезгә йөк булмаска тырыштым һәм киләчәктә дә тырышырмын;
10
мин моның белән горурланам һәм үземдәге Мәсих хакыйкате белән сезне ышандыра алам – Ахая якларында һичкем миннән бу горурлануны тартып ала алмас.
11
Ни өчен мин болай эшлим соң? Сезне яратмагангамы? Сезне ничек яратуым Аллаһыга билгеледер!
12
Әмма үзләрен безгә тиңләп мактанырга теләгән кешеләргә мөмкинлек бирмәс өчен, моңарчы ничек эшләгән булсам, моннан соң да шулай эшләячәкмен.
13
Андый кешеләр – ялган рәсүлләр, Мәсих рәсүлләре булып күренергә тырышучы алдакчы хезмәтчеләр.
14
Һәм бу гаҗәп түгел: шайтан да яктылык фәрештәсе кыяфәтенә керә бит.
15
Шунлыктан шайтан хезмәтчеләренең дә хаклык хезмәтчеләре булып кылануы сәер түгел. Әмма ахыр чиктә алар, кылган гамәлләренә карап, җәза алачак.
16
Тагын бер тапкыр кабатлыйм: мине акылсызга санамагыз. Әгәр инде шулай дип уйлыйсыз икән, мин акылсызга тагын бераз мактанырга рөхсәт итегез.
17
Әйтергә җыенган сүзләрем Хакимебез Гайсәдән түгел, акылсыз кеше кебек мактаначакмын хәзер.
18
Бу дөньяда күпләр мактана, шулай булгач, миңа да мактанырга рөхсәт итегез.
19
Сез шундый акыллы булып та, акылсызларга бик теләп түзеп торасыз!
20
Берәрсе сезне коллыкка төшергәндә, сезнең исәпкә яшәгәндә, сездән файдаланганда, үзен күкләргә күтәргәндә, йөзегезгә сукканда сез түзеп торасыз ич.
21
Оят булса да әйтим: сезгә карата мондый гамәлләр кылырга безнең «батырчылык» җитмәде. Ә инде берәрсе нәрсә беләндер мактанырга батырчылык итә икән, мин дә батырчылык итәм, һәм бу гамәлемне минем «акылсызлыгыма» сылтый аласыз.
22
Алар гыйбриләрме? Мин дә гыйбри. Исраилиләрме? Мин дә исраили. Ибраһим нәселеннәнме? Мин дә Ибраһим нәселеннән.
23
Алар Мәсих хезмәтчеләреме? Бәлки, мин акылымны җуйганмындыр, әмма барыбер әйтәм: мин алардан артыграк! Мин күбрәк хезмәт иттем, аларга караганда зинданнарга күбрәк ябылдым, күп тапкырлар кыйналдым һәм күп мәртәбәләр үлем хәлендә булдым;
24
яһүдиләр мине биш тапкыр – һәрберсендә утыз тугызар мәртәбә камчы белән суктырдылар;
25
мине өч мәртәбә таяк белән кыйнадылар, бер тапкыр таш атып үтерергә теләделәр, өч мәртәбә кораб һәлакәтенә очрадым, бер төн һәм бер көн ачык диңгездә үткәрдем;
26
күп мәртәбәләр ерак җирләргә сәфәр кылдым; елгалар кичкәндә хәтәр хәлләргә юлыктым; юлбасарлар һөҗүменә дучар булдым; ыругдашларымнан һәм мәҗүсиләрдән миңа куркыныч янады; шәһәрләрдә, чүл сахраларында, диңгезләрдә, ялган имандашлар арасында мине хәвеф сагалады.
27
Хәлдән тайганчы һәм йончыганчы эшләдем, төннәремне еш кына йокысыз үткәрдем, ачлыктан һәм сусаудан җәфа чиктем, еш кына ризыктан тыелырга, салкында калырга, ялангач йөрергә туры килде.
28
Болардан тыш, мин һәрдаим барлык бердәмлекләр хакында борчудамын;
29
һәр зәгыйфьнең хәленә керәм, гөнаһка төшкән һәр кеше өчен газапланам.
30
Мактанырга туры килсә, көчсезлегемне күрсәтүче нәрсәләр белән мактаныр идем.
31
Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәңге шөһрәтле Алласы һәм Атасы белә: мин ялган сөйләмим.
32
Дәмәшкътә Һарета патшаның өлкә башлыгы мине тотмакчы булып шәһәр капкаларына сак куйды,
33
әмма мине кәрзингә утыртып кала диварындагы тәрәзәдән төшерделәр, һәм мин, шулай итеп, аның кулына эләкмәдем.
← Chapter 10
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 12 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13