bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
2 Corinthians 7
2 Corinthians 7
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 6
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 8 →
1
Газиз дусларым, безгә шундый вәгъдәләр бирелгән икән, әйдәгез, тәнне һәм рухны нәҗесләүче нәрсәләрдән арынып, Аллаһыдан курыккан хәлдә үзебезне Аңа багышлыйк һәм тулысынча Аңа яраклы булып яшик.
2
Йөрәкләрегездә безгә урын бирегез. Без һичкемне рәнҗетмәдек, һичкемгә зыян китермәдек, һичкемнән файда эзләмәдек.
3
Бу сүзләрем сезне гаепләр өчен түгел. Элегрәк әйткәнемчә, сез – безнең йөрәкләрдә, шуңа күрә тормышта да, үлемдә дә без сезнең белән бергәдер.
4
Мин сезгә бик ышанам, сезнең белән чиксез горурланам. Сез мине шул хәтле рухландырасыз, куанычым чиксез зурдыр, гәрчә кайгы-хәсрәтләребез күп булса да.
5
Македуниягә килгәч, без бернинди җан тынычлыгы тапмадык. Безгә һәр яктан бәла-каза ябырылды: әйләнә-тирәбездә – ызгыш-талаш, күңелдә исә курку хисе булды.
6
Әмма рухлары төшкәннәрне юатучы Аллаһы, безнең янга Титусны юллап, күңелләребезне күтәрде.
7
Безне Титусның килүе генә түгел, сезнең аңа ярдәм күрсәтүегез дә юатты. Мине сагынуыгыз, минем өчен борчылуыгыз һәм мине якларга әзер торуыгыз турында сөйләп, ул мине тагын да ныграк куандырды.
8
Хатым белән сезне күңелсезләндергән булсам да, аны язганыма үкенмим. Сезнең хәсрәтләнүегезне күреп (гәрчә ул озакка бармаса да), башта, әлбәттә, үкенгән идем,
9
әмма хәзер куанам гына – үзегезне гаепле сизгәнгә түгел, ә бәлки хәсрәтләнүегез сезне тәүбәгә китергәнгә куанам. Сезнең борчу-хәсрәтегез Аллаһыдан булды, димәк ки, бездән бернинди зыян күрмәдегез.
10
Аллаһы ихтыяры белән хәсрәт кичерү тәүбәгә китерә, тәүбә итү исә, үз чиратында, котылу алып килә; нәтиҗәдә үкенер өчен урын калмый. Ә инде бу дөнья китергән борчу-хәсрәтләр тик үлемгә илтә.
11
Күрегез: Аллаһы ихтыяры буенча кичергән хәсрәтегез сездә ихласлык, гаепсез булуыгызны исбатлау теләге, гаеп эшкә нәфрәт, курку, сагыну, тәвәккәллек һәм гаеплегә җәза бирү теләге тудырды! Бу эштә гаепсез булуыгызны сез һәр яктан күрсәттегез.
12
Мин сезгә рәнҗетүчене фаш итәр яисә рәнҗетелгән кешене яклар өчен дә түгел, ә бәлки безгә булган тугрылыгыгызның Аллаһы алдында никадәр ихлас икәнен күрсәтү өчен яздым.
13
Сезнең тынычлануыгызны күреп без дә сөендек, моннан да бигрәк Титусның шатлыгына куандык, чөнки барыгыз да аның рухын бик күтәргәнсез.
14
Шулай итеп, кайчандыр аның алдында сезне мактаган булсам, миңа оятымнан кызарырга туры килмәде. Киресенчә, сезгә сөйләгән бөтен сүзләребез хак булган кебек, сезнең турыда Титуска сөйләгән мактау сүзләребез дә хак булып чыкты.
15
Сезнең тыңлаучан булуыгызны, аны ихтирам һәм тирән хөрмәт белән кабул итүегезне исенә төшергәндә, аның йөрәге сезгә тагын да ныграк омтыла.
16
Мин үзем исә һәрнәрсәдә сезгә таяна алуыма куанам.
← Chapter 6
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 8 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13