bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
2 Corinthians 4
2 Corinthians 4
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 3
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 5 →
1
Аллаһының мәрхәмәте белән безгә шундый хезмәт тапшырылганга күрә, күңел төшенкелегенә бирелмибез.
2
Оят булырдай хурлыклы эшләрдән баш тартып, хәйлә кормыйча һәм Аллаһы сүзен бозмыйча, хакыйкатьне ачыктан-ачык белдереп, Аллаһы каршында үзебезне һәркемнең намус хөкеменә тапшырабыз.
3
Әгәр без игълан итә торган Яхшы хәбәр кем өчендер яшерен булып кала икән, ул бары тик һәлакәт юлындагылар өчен яшерен,
4
чөнки бу дөньяның илаһы имансызларның акылын томалады, һәм алар Мәсихнең данын күрсәтүче Яхшы хәбәр яктылыгын күрә алмыйлар. Мәсих – Аллаһының гәүдәләнеше,
5
һәм без үзебез хакында түгел, Гайсә Мәсихнең Хаким булуы турында хәбәр итәбез, ә без исә Гайсә хакына сезнең хезмәтчеләрегез генә.
6
«Караңгылыктан яктылык сибелсен» дип әйткән Аллаһы күңелләребезне яктыртты, Гайсә Мәсих йөзендә балкыган Үзенең данын безгә шулай күрсәтте.
7
Без – әлеге рухи хәзинәне саклаучы балчык савытлар гына; моның белән бу гаять зур кодрәтнең безнеке түгел, Аллаһыныкы икәне күрсәтелә.
8
Безне һәр яктан кысрыклыйлар, әмма без бирешмибез; кайчак чарасыз калабыз, әмма өметсезлеккә төшмибез;
9
безне эзәрлеклиләр, әмма Аллаһы безне ташламый; безне бәреп егалар, әмма без исәнбез.
10
Гайсәнең тормышы бездә күренсен өчен, Аны үлемгә китергән газапларны без үз тәнебездә кичерәбез.
11
Фани тәнебездә Аның тормышы да күренсен өчен, без, тереләр, Гайсә хакына бертуктаусыз үлемгә дучар ителәбез.
12
Шулай итеп, үлем – бездә, ә яшәү сездә эш итә.
13
Язмада «мин ышаныч белдергәнгә сөйли башладым» дип әйтелгән; шул ук ышану рухына ия булып, без дә ышанабыз һәм шуңа күрә сөйлибез,
14
чөнки Хакимебез Гайсәне үледән терелткән Аллаһының безне дә Гайсә белән бергә үледән терелтәчәген һәм сезнең белән бергә Үз алдына китереп бастырачагын беләбез.
15
Боларның һәммәсе сезнең хакка эшләнә. Шулай итеп, Аллаһының чиксез мәрхәмәте кешеләр арасында тарала барган саен, Аның даны да арта бара, һәм тагын да күбрәк кешеләр тарафыннан Аңа шөкерләр кылына.
16
Менә шуның өчен без күңел төшенкелегенә бирелмибез. Тәнебез череп таркала барса да, асылыбыз көннән-көн яңара тора.
17
Без кичергән җиңел, узгынчы газаплар безгә ифрат зур, мәңгелек дан китерер.
18
Без бит карашыбызны күзгә күренгән нәрсәләргә түгел, күренмәгәненә юнәлтәбез, чөнки күренгәне аның – вакытлыдыр, күренмәгәне исә – мәңгелек.
← Chapter 3
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 5 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13