bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
2 Corinthians 8
2 Corinthians 8
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 7
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 9 →
1
Имандашлар, сезгә Македуниядәге иман итүчеләр бердәмлекләренә бирелгән Аллаһы мәрхәмәте хакында сөйләргә телибез.
2
Авыр сынауларга тарысалар да, аларның куанычы чиктән ашкан, үтә фәкыйрьлектә яшәсәләр дә, юмартлыклары искитәрлек.
3
Мөмкинлекләре чамалы булса да, аларның үз теләкләре белән хәл кадәренчә, хәтта шуннан да арттырып ярдәм күрсәтүенә мин үзем шаһит.
4
Алар, Иерусалимдәге изгеләргә ярдәм күрсәтүне мәртәбә санап, үтенеч белән безгә үзләре мөрәҗәгать иттеләр.
5
Без көткәнчә генә эшләп калмады алар: үзләрен башта Хакимебез Гайсәгә, аннан соң Аллаһы ихтыяры белән безгә багышладылар.
6
Шуңа күрә әлеге игелекле эшне тәмамларга без Титустан үтендек, чөнки аны ул сезнең арада үзе башлаган иде.
7
Сез һәр нәрсәдә – иманда, сүз осталыгында, белемдә, тырышлыкта, безгә булган мәхәббәтегездә өстен булган кебек, сезнең шушы игелекле эштә дә өстен булуыгызны телибез.
8
Моны әмер буларак түгел, башкаларның тырышлыгы турында сөйләп, мәхәббәтегезнең ихласлыгын сынарга теләп әйтүем.
9
Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәтен беләсез: Аның фәкыйрьлеге аша сез бай булсын өчен, Ул, бай була торып, безнең хакка фәкыйрьгә әйләнде.
10
Мин сезгә мондый киңәш бирәм: узган елда башлаган эшегезне төгәлләсәгез, үзегез өчен файдалы булыр. Сез бит аны беренчеләрдән булып башлап кына калмадыгыз, беренче булып әлеге фикергә килгән идегез дә.
11
Эшкә зур теләк белән тотынган кебек, шундый ук тырышлык белән аны хәл кадәренчә башкарып та чыгыгыз.
12
Әгәр сездә шундый теләк бар икән, бүләгегез Аллаһы тарафыннан кабул кылынсын дисәгез, кулыгызда булмаганны түгел, булганын гына бирегез.
13
Башкаларга җиңеллек китереп, үзегезгә авырлык төшәргә тиеш түгел – биредә тигезлек турында сүз бара.
14
Хәзерге муллыгыгыз аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерсә, икенче бер вакытта аларның муллыгы сезнең хәлне җиңеләйтер. Шулай итеп, тигезлек урнашыр.
15
Язмада әйтелгәнчә: «Күп җыйган кешенең артык нәрсәсе булмады, аз җыйган кеше дә мохтаҗлык кичермәде».
16
Титус күңеленә сезнең хакка шундый ук тырышлык салган Аллаһыга рәхмәт яусын!
17
Титус үтенечемне хуплап кына калмады, бик ашкынып, үз ихтыяры белән яныгызга барырга булды.
18
Аның белән тагын бер имандашыбызны юллыйбыз: Яхшы хәбәрне таратучы буларак, аны барлык бердәмлекләрдә мактыйлар;
19
ул өстәвенә Раббыбыз даны хакына һәм тырышлыгыбызны күрсәтү өчен башкарыла торган игелекле эшебездә бердәмлекләр тарафыннан безгә юлдаш итеп сайланган.
20
Шундый мул иганәләр белән без тел тидермәслек итеп эшләргә телибез;
21
шуның өчен Раббы каршында гына түгел, кешеләр алдында да игелек кылырга тырышабыз.
22
Алар белән тагын бер имандашыбызны юллыйбыз – аның тырышлыгы күп тапкырлар һәм байтак эшләрдә сыналган. Ә хәзер, сезгә тулысынча ышанганга, ул тагын да зуррак тырышлык күрсәтә.
23
Титуска килгәндә, ул – минем иптәшем һәм сезнең арада эшләүче хезмәттәшем, ә аның ике юлдашы – имандашлар бердәмлегенең вәкилләре һәм Мәсихнең даныдыр.
24
Шуңа күрә, сезнең белән горурлануыбыз юкка түгел икәнен бөтен бердәмлекләр белсен өчен, аларга үзегезнең мәхәббәтегезне күрсәтегез.
← Chapter 7
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 9 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13