bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
2 Corinthians 10
2 Corinthians 10
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 9
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 11 →
1
Мин, сезнең янда һәрчак «юаш», ә сездән еракта «кыю» булган Паул, Мәсихкә хас басынкылык һәм тыйнаклык белән сезгә мөрәҗәгать итәм.
2
Безне «дөньяви исәп белән эш итәләр» дип санаган кайберәүләргә карата ни дәрәҗәдә кыю һәм таләпчән булуымны яныгызга килгәч күрсәтергә мәҗбүр итмәгез – шул турыда сорыйм сездән.
3
Бу дөньяда яшәп тә, безнең көрәшү рәвешебез дөньяви тормыш белән яшәүчеләрнең көрәшеннән аерылып тора.
4
Кулланган коралларыбыз бу дөньяныкы түгел: алар Аллаһы кодрәте белән теләсә нинди ныгытмаларны җимерә ала. Бу кораллар белән без ялган дәлилләрне,
5
Аллаһыны танып белүгә каршы тәкәббер рәвештә калыккан барлык киртәләрне җимерәбез, һәр фикерне эләктереп алып Мәсихкә буйсындырабыз.
6
Сез тулысынча буйсыну күрсәткәннән соң, баш имәгән һәр кешене без җәзага тартырга әзербез.
7
Сез күз алдындагы нәрсәләрне генә күрәсез. Кемдер, мин – Мәсихнеке, дип ышана икән, шуны исендә тотсын: ул адәм Мәсих тарафдары булган кебек, без дә Мәсих тарафдарлары.
8
Җимерү өчен түгел, ә бәлки сезне иманда ныгыту өчен безгә Хакимебез Гайсә биргән вәкаләт белән артыграк мактансам да, оятлы булмам.
9
Хәер, минем турыда, хатлары белән безне куркытырга тырыша икән, дип уйламагыз.
10
Кемнәрдер: «Ул үзенең хатларында кырыс һәм көчле, үзе исә кеше алдында көчсез, сүзләре дә әһәмиятсез», – ди.
11
Шулай дип әйтүчеләр белеп торсын: читтән язган хатларыбызда без нинди булсак, сезнең янда да шундый.
12
Арагызда үзләрен мактаган кешеләр белән тиңләшергә яки үзебезне алар белән чагыштырырга батырчылык итмибез. Үзләрен үз үлчәмнәре белән үлчәп һәм үзләре белән чагыштырып, алар ахмаклык кыла.
13
Без исә чамадан тыш мактанмыйбыз, Аллаһы безнең өчен билгеләгән чикләрдән узмыйбыз. Сезнең арада башкарган хезмәтебез дә шул чикләргә керә.
14
Яныгызга килеп тә, без бу чикләрдән узмыйбыз: чынлыкта Мәсих турындагы Яхшы хәбәрне дә сезгә беренче булып без алып килдек бит.
15
Без чикләребезне узмыйбыз – башкалар хезмәте белән мактанмыйбыз. Әмма иманыгыз арта барган саен, Аллаһы тарафыннан безгә билгеләнгән хезмәт чикләре тагын да ныграк киңәер дип өметләнәбез,
16
һәм шул очракта сездән читтәге өлкәләрдә дә Яхшы хәбәрне тарата алырбыз, ә башкаларның хезмәт чикләрендә үтәлгән эшләре белән мактанырга теләмибез.
17
Язмада әйтелгәнчә, «мактанырга теләгән кеше Раббы белән мактансын».
18
Үзен мактаучы түгел, Раббы мактаган кеше хөрмәткә лаек.
← Chapter 9
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 11 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13