bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
2 Corinthians 13
2 Corinthians 13
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 12
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
1
Мин инде яныгызга өченче кат киләчәкмен. Язмада «һәр эш ике яки өч шаһит белән расланырга тиеш» диелгән.
2
Икенче килүемдә мин гөнаһ кылуларын дәвам итүчеләргә һәм башкаларның барысына кисәтү ясаган идем инде. Хәзер исә читтән торып тагын кисәтәм: бу юлы инде кызгану булмас!
3
Сез бит Мәсихнең минем аша сөйләвенә дәлил эзлисез. Сезнең белән мөгамәләдә Мәсих көчсез түгел, сезнең арада Ул кодрәтле.
4
Хачка кадакланганда көчен җуйган булса да, Ул хәзер Аллаһы кодрәте белән яши. Шулай ук без дә, Аның көчсезлеген уртаклашсак та, Аллаһы кодрәте ярдәмендә сезнең өчен Мәсих белән бергә яшәрбез.
5
«Иман белән яшибезме?» дип үзегезгә сорау бирегез, үзегезне сынап карагыз. Гайсә Мәсихнең күңелегездә яшәвен әллә белмисезме? Әгәр белмисез икән, димәк, сынауны үтә алмагансыз.
6
Безгә килгәндә исә, сынауны үтә алганыбызны белерсез дип өметләнәм.
7
Сезнең бернинди яман эш кылмавыгызны сорап Аллаһыга дога кылабыз, һәм без моны сынауны уңышлы үткәнебезне күрсәтү өчен түгел, ә бәлки, сынауны үтә алмаган кебек күренсәк тә, сезнең игелекле эш башкаруыгыз өчен эшлибез.
8
Хакыйкатькә каршы без берни кыла алмыйбыз, ә менә хакыйкать хакына кыла алабыз.
9
Әгәр сез дөрестән дә көчле булсагыз, без көчсез булырга да риза һәм сезнең камилләшүегез хакына дога кылабыз.
10
Яныгызга килгәч сезгә карата артык кырыс булмас өчен, бу турыда алдан язам. Хуҗа-Хакимебез миңа җимерү өчен түгел, төзү-ныгыту өчен вәкаләт бирде.
11
Ниһаять, ыругдашлар, шатланыгыз, камиллеккә омтылыгыз, бер-берегезне рухландырыгыз, бер фикердә булыгыз, тату яшәгез, шул вакытта мәхәббәт һәм иминлек Алласы юлдашыгыз булыр.
12
Бер-берегезне изге үбү белән сәламләгез. Сезгә барлык изгеләр сәлам юллый.
13
Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте һәм Аллаһының мәхәббәте юлдашыгыз булсын! Изге Рух сезнең йөрәкләрне берләштерсен!
← Chapter 12
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13