bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Hebrews 1
Hebrews 1
Tatar 2025 (Инҗил)
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 2 →
1
Борынгы заманнарда ата-бабаларыбызга күп тапкырлар һәм төрле юллар белән пәйгамбәрләр аша мөрәҗәгать итә торган Аллаһы
2
шушы соңгы көннәрдә безнең белән Углы аша сөйләште. Ул Аңа мирас итеп бөтен дөньяны тапшырды, Аның аша бар галәмне яратты.
3
Аның Углы – Аллаһы шөһрәтенең балкышы һәм Аллаһы асылының төгәл чагылышы. Үзенең кодрәтле сүзе белән Угыл бар нәрсәне тотып тора. Үзенең үлеме белән безне гөнаһларыбыздан арындырып, Ул күкләрдә мәһабәт Аллаһының уң ягыннан урын алды.
4
Гайсәнең Аллаһыдан мираска алган Угыл дигән данлы исеме фәрештәләрнекеннән никадәр югарырак булса, Ул Үзе дә алардан шуның кадәр өстенрәк.
5
Аллаһы кайчан да булса фәрештәләрнең берәрсенә: «Син – Минем Углым, бүген Мин Синең Атаң булдым», – яисә «Мин – Аның Атасы булырмын, ә Ул Минем Углым булыр», – дип әйткәнме?!
6
Үзенең Беренче Углын дөньяга күрсәткәндә, Ул: «Аллаһының барлык фәрештәләре Аңа табынсын», – ди.
7
Фәрештәләр турында Ул: «Аллаһы Үзенең хәбәрчеләре итеп – җилне, хезмәтчеләре итеп ялкын телләрен ала», – ди.
8
Углы турында исә: «Синең тәхетең мәңгелектер, и Аллаһы, патшалык таягың – гаделлек таягы, – ди. –
9
Син тәкъвалыкны сөясең, явызлыкны күрәлмыйсың. Шуңа күрә Синең Аллаң, и Аллаһы, Сине шатлык мае белән майлап, ишләрең арасыннан өстен куйды».
10
Аллаһы тагын болай ди: «Йа Раббым, һәммәсеннән элек Син җирнең нигезләрен бар иттең, күкләр дә – Синең кулларыңның эше.
11
Алар юкка чыгар, ә Син мәңге калырсың. Барысы да кием сыман тузар,
12
аларны Син өс киемедәй төреп алырсың, кием кебек аларны яңасына алыштырырсың, әмма Син үзгәрешсез калырсың, гомер елларыңның азагы булмас».
13
Фәрештәләрнең берәрсенә Аллаһы кайчан да булса: «Дошманнарыңны аяк астыңа баскыч басмасы итеп салганчы, Минем уң ягымда утыр», – дип әйткәнме?!
14
Фәрештәләр барысы да – котылуны мирас итеп алачак затларга хезмәт итү өчен җибәрелгән рухлар түгелме соң?!
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 2 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
Recommended Reading
Commentary
Hebrews Commentaries
→
Devotional
Hebrews Devotional Guide
→
Get This Bible
Tatar (Инҗил) Study Bible
→