bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Hebrews 3
Hebrews 3
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 4 →
1
Шуңа күрә сез, изге имандашлар, күкләр тарафыннан чакырылган адәмнәр, уйларыгызны без тоткан иманның Рәсүле һәм Олуг Рухание Гайсәгә юнәлтегез.
2
Аллаһы йортындагы эшләрдә Муса тугры булган кебек, Гайсә дә Үзен хезмәткә сайлап куйган Аллаһыга тугры булды.
3
Йортның үзенә караганда йортны төзегән кешегә күбрәк хөрмәт күрсәтелгән кебек, Мусага караганда Гайсә олырак хөрмәткә лаек дип саналды.
4
Әлбәттә, һәр йортны кем дә булса сала, Аллаһы исә – бөтен нәрсәнең төзүчесе.
5
Аллаһы йортындагы барлык эшләрдә Муса тугры хезмәтче иде, һәм ул үзенең хезмәте белән киләчәктә Аллаһы тарафыннан әйтеләчәк нәрсәләргә шаһитлык кылды.
6
Мәсих исә – Аллаһы йорты белән идарә итүче тугры Угылдыр. Ә Аның йорты – без, әгәр дә кыюлыгыбызны һәм үзебез горурланган ышанычыбызны азакка кадәр саклый алсак, әлбәттә.
7
Шуңа күрә, Изге Рух әйткәнчә: «Бүген Аллаһының тавышын ишетәсез икән,
8
чүлдәге сыналу көннәрендә каршылык күрсәткән кебек, каты күңелле булмагыз –
9
кырык ел дәвамында эш-гамәлләремне күрә торып, ата-бабаларыгыз анда Мине сынады.
10
Шуның өчен бу буынга ачуым чыкты, һәм: „Болар – күңелләре адашкан халык, Минем хак юлымны белмиләр“, – дидем.
11
Шунлыктан, ачуым чыгып: „Мин әзерләгән тыныч-имин урынга алар беркайчан кермәячәк!“ – дип ант иттем».
12
Сак булыгыз, имандашлар, берегезнең дә йөрәге мәңге тере Аллаһыдан баш тартырлык явыз, ышанмый торган булмасын.
13
Киресенчә, «бүген» дигән сүз әлегә гамәлдә булган чакта, сезнең берегез дә гөнаһ тозагына эләгеп киреләнмәсен өчен, бер-берегезне көн саен дәртләндереп торыгыз.
14
Без бит хәзер Мәсихнең хезмәттәшләре булдык, тик безгә әүвәлге ышанычыбызны азаккача сакларга кирәк.
15
Язмада әйтелгәнчә, «Бүген Аллаһының тавышын ишетәсез икән, Аллаһыга каршы чыккан вакыттагы сыман, йөрәгегездә үҗәтлек булмасын».
16
Аллаһы тавышын ишетеп, Аңа каршы баш күтәрүчеләр кемнәр иде соң? Муса Мисырдан алып чыккан адәмнәрнең барысы да түгелме?!
17
Аллаһы кырык ел буена кемгә ачулы булды соң? Гөнаһ кылып, чүлдә мәет булып калганнарга түгелме?!
18
Мин әзерләгән тыныч-имин урынга алар беркайчан кермәячәк, дип Аллаһы кем турында ант итте соң? Аңа буйсынмаучылар турында түгелме?!
19
Һәм без күрәбез ки, тыныч-имин урынга алар ышанмаулары аркасында керә алмаган.
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 4 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13