bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Hebrews 13
Hebrews 13
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 12
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
1
Бер-берегезне туганнарча яратыгыз.
2
Кунакчыллык күрсәтергә онытмагыз. Шулай эшләп, кайберәүләр үзләре дә белмичә фәрештәләрне кунак иткәннәр.
3
Үзегез дә тоткынлыкта булгандай, төрмәдәге кешеләрне исегездә тотыгыз; авыртуны үзегезнең тәнегездә тойгандай, газап чигүчеләрне дә истә тотыгыз.
4
Өйләнешүне югары бәяләгез, һәм өйләнешүегез чиста булсын; азгыннарны һәм хыянәтчеләрне Аллаһы хөкем итәчәк.
5
Байлык артыннан кумагыз, бары белән канәгать булып яшәгез, чөнки Аллаһы: «Сине беркайчан ялгыз калдырмам, беркайчан ташламам», – дигән.
6
Шуңа күрә без ышаныч белән: «Раббы – минем Яклаучым! Нәрсәдән куркырга миңа?! Адәм заты миңа ни кыла алсын?!» – дип әйтә алабыз.
7
Сезгә Аллаһы сүзен ирештергән җитәкчеләрегезне исегездә тотыгыз, аларның яшәү рәвешен һәм гомер азагын күздән кичереп, иманнарын үрнәк итеп алыгыз.
8
Гайсә Мәсих кичә дә, бүген дә һәм мәңге бер үк, үзгәрешсез.
9
Һәртөрле чит-ят тәгълиматлар сезне туры юлдан читкә алып китмәсен. Йөрәкләрегезне ризык турындагы кагыйдәләрне тотып түгел (аларның беркемгә дә файда китергәне юк әле), ә бәлки Аллаһының мәрхәмәте белән ныгыту яхшырак булыр.
10
Безнең мәзбәхебез бар, һәм Изге чатырдагы хезмәтчеләрнең әлеге мәзбәхтән корбанны ашарга хакы юк.
11
Гөнаһларны йолу өчен китерелгән корбан малының канын олуг рухани Иң изге бүлмәгә алып керә, ә түшкәләре исраилиләрнең вакытлыча яшәгән торакларыннан читтә яндырыла.
12
Шуның өчен Гайсә дә, Үз каны белән халыкны изгеләндерер өчен, шәһәр капкасының тышкы ягында газап чигеп үлә.
13
Шуңа күрә без, Ул кичергән хурлыкны үзебезгә алып, вакытлыча яшәгән торагыбыздан читкә – Аның янына чыгыйк;
14
чөнки бу җирдә безнең даими яши торган шәһәребез юк, без киләчәктә булачак шәһәрне көтеп яшибез.
15
Шуңа күрә Гайсә аша Аллаһыга һәрдаим данлау корбаннары багышлыйк, безнең телләребез һәрвакыт Аңа мактау яудырсын.
16
Кешеләргә игелек кылырга, үзегездә булганны башкалар белән бүлешергә онытмагыз – нәкъ шундый корбаннар Аллаһы күңеленә хуш килә.
17
Җитәкчеләрегезне тыңлагыз һәм аларга буйсыныгыз: Аллаһы алдында җавап тотучы кешеләр булганлыктан, алар сезнең җаннарыгыз турында кайгыртып торалар. Шулай булгач, аларга үз эшләрен зарланып түгел, ә бәлки шатланып башкарырга мөмкинлек бирегез. Авырсынып башкарган эшнең сезнең өчен файдасы булмас.
18
Безнең өчен дога кылыгыз. Намусыбызның чиста булуына иманыбыз камил, чөнки бар нәрсәдә дөрес гамәл кылырга телибез.
19
Аллаһы мине яныгызга тизрәк кайтарсын иде дип, дога кылуыгызны аеруча үтенәм.
20
Мәңгелек Килешүне каны белән раслаган Хакимебез Гайсәне, сарыкларның бөек Көтүчесен үледән терелткән иминлек Алласы,
21
Үзенең ихтыярын үтәү өчен, сезне һәр яхшы нәрсә белән тәэмин итсен һәм Гайсә Мәсих аша безләрдә Үзенә мәгъкуль булганны башкарсын. Гайсә Мәсихкә мәңгедән-мәңгегә дан булсын! Амин.
22
Имандашларым, хатымдагы үгет-нәсыйхәтләргә игътибар белән каравыгызны үтенәм; мин болай да кыскарак язарга тырыштым.
23
Имандашыбыз Тимутәйнең иреккә чыгуын хәбәр итәргә телим. Әгәр ул тиз арада яныма килсә, сезне күрергә аның белән бергә барырбыз.
24
Барлык җитәкчеләрегезгә һәм Аллаһының барча изге халкына сәламемне җиткерегез! Италиядәге имандашларыбыз сезгә сәламнәрен юллый.
25
Аллаһының мәрхәмәте барыгызның юлдашы булсын!
← Chapter 12
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
Recommended Reading
Commentary
Hebrews Commentaries
→
Devotional
Hebrews Devotional Guide
→
Get This Bible
Tatar (Инҗил) Study Bible
→