bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Hebrews 8
Hebrews 8
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 7
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 9 →
1
Сезгә сөйләгән сүзләребезнең асылы шулдыр: безнең Олуг Руханиебыз бар, Ул күкләрдә мәһабәт Аллаһының тәхете янында, Аның уң тарафында утыра.
2
Ул Изге йортта – кеше кулы белән түгел, ә Раббы Үзе корган чын гыйбадәт кылу чатырында хезмәт итә.
3
Һәр олуг рухани Аллаһыга бүләкләр һәм корбаннар багышлау өчен билгеләнә. Шуңа күрә Олуг Руханиебызның да корбан итеп китерә алырлык берәр нәрсәсе булырга тиеш.
4
Әгәр Ул хәзер җирдә яшәсә, рухани була алмас иде, чөнки биредә Муса кануны буенча корбан китерүчеләр бар инде.
5
Җирдәге руханилар хезмәт иткән урын күктәге Изге йортның фәкать чагылышы һәм күләгәсе генә. Шуңа күрә Изге чатырны корыр алдыннан Мусага: «Кара аны, һәммәсен дә тауда күрсәтелгән үрнәк буенча эшлә», – дип Аллаһы тарафыннан кисәтеп куелган.
6
Арадашчысы Гайсә булган Килешү беренчесенә караганда никадәр әйбәтрәк булса, Аңа тапшырылган хезмәт тә җирдәге руханилар хезмәтеннән шуның кадәр югарырак. Чөнки Яңа Килешү яхшырак вәгъдәләргә нигезләнә.
7
Әгәр беренче килешүнең җитешсезлекләре булмаса, икенчесен төзүгә ихтыяҗ тумас иде.
8
Әмма Аллаһы Үзенең халкын гаепләп болай дип әйтә: «Менә, шундый көннәр җитәр, – ди Раббы, – Мин Исраил һәм Яһүдә халкы белән яңа килешү төзермен.
9
Бу килешү Мин аларның ата-бабаларын Мисырдан җитәкләп алып чыккан чакта төзегән килешү сыман булмас. Алар килешүемә тугрылыклы булмадылар, һәм Мин алардан йөз чөердем, – ди Раббы. –
10
Киләчәктә Мин Исраил халкы белән менә мондый килешү төзермен, – ди Раббы, – Үз Канунымны күңелләренә салырмын, йөрәкләренә язып куярмын. Мин – аларның Алласы, ә алар Минем халкым булыр.
11
Шулчак инде һичкем икенче берәүне яисә туганын: „Раббыны танып бел!“ – дип өйрәтмәс, чөнки кечесеннән башлап олысына кадәр һәммәсе Мине белер.
12
Мин аларның явыз эшләрен кичерермен, кылган гөнаһларын бүтән искә алмам».
13
Әлеге Килешүне Аллаһы «яңа» дип атап беренчесенең искерүен күрсәтә, ә искергән һәм мәгънәсе югала барган нәрсә озакламый юкка чыга.
← Chapter 7
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 9 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13