bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Hebrews 11
Hebrews 11
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 10
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 12 →
1
Иман ул – өметебезнең тормышка ашуына ышаныч, күзгә күренмәгән әйберләрнең барлыгын дәлилләүче нәрсә.
2
Ата-бабаларыбыз әнә шундый иманнары өчен Аллаһыдан хуплау ала.
3
Галәмнең Аллаһы сүзе белән яратылганын һәм күзгә күренгән нәрсәләрнең күзгә күренми торган нәрсәдән барлыкка килгәнен без иман ярдәмендә аңлыйбыз.
4
Һабил иман аша Аллаһыга Кабилнекенә караганда әйбәтрәк корбан китерә. Иман белән китерелгәнгә, аның бүләге Аллаһы тарафыннан хуплап кабул ителә, һәм ул хак кеше дип раслана. Һабил үзе исән булмаса да, иман ярдәмендә ул әлегәчә сөйли бирә.
5
Иман ярдәме белән Ханох үлем кичерми, күккә алына. Аллаһы Үз янына алганлыктан, аны беркайдан таба алмыйлар. Язмада әйтелгәнчә, бу дөньядан алынганчы ук Ханох Аллаһы күңеленә хуш килгән бәндә була.
6
Иманга килми торып, Аллаһы ризалыгын алып булмый, чөнки Аңа килүче һәркем – Аның барлыгына, Аны ихластан эзләүче Аңардан әҗер аласына инанырга тиеш.
7
Әле күрергә мөмкин булмаган нәрсәләр турында Аллаһыдан кисәтү алган Нух, иман ярдәмендә Аңа буйсынып, гаиләсен коткару өчен көймә төзи. Аның иманы дөньяны хөкем итә, һәм Нух иман белән килә торган тәкъвалыкка ия була.
8
Ибраһим да, Аллаһы чакыруына иман ярдәмендә буйсынып, үзенең кая баруын белмәсә дә, киләчәктә Аллаһы бирергә вәгъдә иткән җиргә китә.
9
Иман ярдәмендә ул, вәгъдә ителгән җиргә күченеп килеп, килмешәк кебек чатырда яши. Исхак белән Ягъкуб та аның кебек чатырларда яши – аның белән бергә алар да Аллаһы вәгъдә иткәнне алырга тиеш була.
10
Ибраһим бит рәссамы һәм төзүчесе Аллаһы булган, нык нигезгә салынган шәһәрне көтеп яши.
11
Авырга уза алмаган Сара да иман ярдәмендә бала табарлык көчкә ия була һәм, өлкән яшькә җитүенә карамастан, бала тудыра, чөнки вәгъдә биргән Аллаһыны ышанычлы дип исәпли.
12
Шулай итеп, бер кешедән – инде нык картайган Ибраһимнан күктәге йолдызлар санынча, диңгез ярындагы ком бөртеге кадәр исәпсез-хисапсыз токым барлыкка килә.
13
Әлеге кешеләрнең барысы иманнарын саклап кала, вәгъдә ителгәнне алмыйча дөнья куя, бу дөньяда үзләренең килмешәк һәм юлчы гына икәнлеген танып, вәгъдәләрнең үтәләсен ерактан күреп шатлык кичерә.
14
Үзләрен шулай дип санаучылар шул рәвешле чын ватаннарын эзләүләрен күрсәтә.
15
Әгәр калдырып киткән җирләрен күздә тоткан булсалар, алар кире кайту мөмкинлеген дә табар иде.
16
Әмма алар яхшырак урынга – күктәге илгә омтыла, шуңа күрә Аллаһыга «аларның Алласы» дип аталу оят түгел; Ул хәтта алар өчен шәһәр әзерләп куя.
17
Аллаһы тарафыннан сыналганда, Аллаһының «Исхактан туган балалар синең токымың саналыр» дигән вәгъдәсенә карамастан, Ибраһим иман ярдәмендә үзенең бердәнбер углы Исхакны корбанга китерергә әзер була.
19
Ибраһим, Аллаһы хәтта үледән терелтергә сәләтле, дип санаганга, Исхак үледән терелеп атасына кайтарыла, дияргә дә мөмкин.
20
Иман ярдәмендә Исхак үз угыллары Ягъкуб белән Эсауның киләчәк тормышына фатиха бирә.
21
Иман ярдәмендә Ягъкуб та, таягына таянган килеш Аллаһыга баш иеп, Йосыф угылларының һәр икесен фатихалый.
22
Гомеренең азагында Йосыфка да Исраил халкының Мисырдан чыгачагы турында сөйләргә һәм үзен җирләү турында күрсәтмәләр бирергә иманы ярдәм итә.
23
Муса туганнан соң, баланың искиткеч матур булуын күреп, аны өч ай дәвамында яшереп сакларга һәм фиргавен әмереннән куркып калмаска Мусаның ата-анасына шул ук иман ярдәм итә.
24
Үсеп җитеп, Муса үзе дә иман ярдәмендә фиргавен кызының углы дип саналудан ваз кичә,
25
кыска вакытлы хәрәм ләззәт алуга караганда, Аллаһы халкы белән бергә газап кичерүне өстенрәк күрә.
26
Үзен көткән әҗерне күз алдында тотканга, Муса май сөртелгән Зат хакына хурлык кичерүне Мисыр хәзинәләреннән кадерлерәк байлык дип исәпли.
27
Иман ярдәмендә ул, патшаның ачуыннан курыкмыйча, Мисырны ташлап китә. Күзгә күренмәс Аллаһыны инде күргән сыман, Мусаның рухы какшамас була.
28
Һәлак итүче фәрештә исраилиләрнең беренче булып туган балаларын үтермәсен өчен, ул иман ярдәмендә йорт ишекләренә бәрән каны сөртергә куша, шулай итеп Котылу бәйрәмен гамәлгә кертә.
29
Иман ярдәмендә Исраил халкы Кызыл диңгезне коры җирдән баргандай атлап чыга, ә мисырлылар, шуны ук эшләп карагач, батып үлә.
30
Исраилиләр җиде көн рәттән Әрихәне урап чыкканнан соң, шәһәрне әйләндереп алган дивар аларның иманы ярдәмендә ишелеп төшә.
31
Фахишә Рәхаб та, Исраил шымчыларын дусларча кабул иткәнгә күрә, Аллаһыга буйсынмаучылар белән бергә үлми, иманы ярдәмендә котылып кала.
32
Сөйләгәннәргә өстәп тагын ни әйтергә? Гидеон, Барак, Шимшон, Ифтах, Давыт, Шемуил һәм башка пәйгамбәрләр турында сөйләп торырга вакытым җитмәс.
33
Иман ярдәмендә алар патшалыкларны буйсындыра, гаделлек урнаштыра, үзләренә вәгъдә ителгәнне ала; арысланнарның авызларын яба,
34
ярсулы утны сүндерә, кылычтан котылып кала. Аларның көчсезлеге көчкә әйләнә, сугышта алар куәтле була һәм чит ил гаскәрләрен качарга мәҗбүр итә.
35
Кайбер хатыннарга үлгән якыннары терелтелеп кайтарыла; башкалары исә, үледән терелтелгәннән соң яхшырак тормышка ирешү өчен, иректән баш тартып җәза кабул итә.
36
Кайсыберләре мыскыл ителә, камчы белән суктырыла, икенчеләре хәтта богау салынып зинданнарга ябыла.
37
Аларны таш атып үтерәләр, гәүдәләрен урталай кисәләр, кылычтан уздыралар. Алар сарык йә кәҗә тиресенә төренеп йөри, башлары мохтаҗлыктан чыкмый, аларны эзәрлеклиләр, кыйныйлар.
38
Бөтен дөнья бу затларга лаек булмаган; алар чүлләрдә, таулар арасында каңгырып йөрергә, мәгарәләрдә, җир куышларында яшеренергә мәҗбүр ителә.
39
Аларның бөтенесенә иманнары өчен Аллаһыдан югары бәя бирелә, ләкин исән чакта берсе дә Ул вәгъдә иткәнне алмый,
40
чөнки Аллаһы, алар безнең белән бергә камиллеккә ирешсен дип, безнең өчен күпкә яхшырак нәрсә әзерләп куйган була.
← Chapter 10
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 12 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13