bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Hebrews 12
Hebrews 12
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 11
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 13 →
1
Шуның өчен без дә, әйләнә-тирәбездә шаһитлар күп булганга, юлыбызда торган барлык киртәләрне, үзенең ятьмәсенә чорнап алган гөнаһларны өстебездән алып ташлыйк та, иманда беренче булып баручы һәм аны камиллеккә җиткерүче Гайсәдән күз алмыйча, алдыбыздагы ярыш юлын түземлек белән йөгереп үтик. Хачка кадаклану хурлыгына игътибар итмичә Гайсә, киләчәктә көткән шатлык хакына газаплы үлем кабул итеп, Аллаһы тәхетенең уң ягыннан урын ала.
3
Гөнаһлылар тарафыннан күпме кимсетүләр күргән Зат турында уйлагыз – күңелегезне төшермәскә һәм көчегезне югалтмаска ярдәм итәр бу.
4
Гөнаһ белән көрәшкәндә сезнең әле кан түккәнче каршылык күрсәткәнегез булмады.
5
Атасы үзенең угылларына мөрәҗәгать иткән сыман, Аллаһының сезгә: «Углым, Раббың тәрбиясенә битараф булма, һәм Ул гаебеңне күрсәткәндә, күңелеңне төшермә.
6
Раббы Үзе яраткан кешеләрне тәрбияли һәм углы итеп кабул иткән һәр кешегә җәза бирә», – дип әйткән үгет сүзләрен оныткансыз.
7
Сынауларга тарыганда, моны тәрбиянең бер өлеше дип кабул итегез; димәк, Аллаһы сезне үз угыллары итеп күрә. Кайсы бала үзенең атасыннан сабак алмаган?!
8
Әгәр инде сез һәркемгә бирелә торган сабакны кабул итмисез икән, сез – чын угыллар түгел, үги балалар.
9
Әтиләребез дә бит безгә сабак бирде, һәм без аларны ихтирам иттек. Чын тормышка ия булыр өчен рухи Атабызга тагын да ныграк буйсынырга тиеш түгелмени без?!
10
Аталарыбыз безне күпмедер вакыт дәвамында үзләре дөрес дип санаганча тәрбияләде, ә Аллаһы, без Аның кебек изге булсын өчен, үз файдабызга тәрбияли.
11
Тәрбия максатыннан безгә бирелгән сабак үз вакытында безгә шатлык китермәүче күңелсез нәрсә кебек тоела. Соңыннан исә сабак алган кеше имин-тәкъва тормышының уңышын җыя.
12
Шуңа күрә хәлсез кулларыгызны, көчсез тезләрегезне ныгытыгыз.
13
Аксаучы аяк тәмам имгәнмәсен, киресенчә, савыксын өчен туры юлдан йөрегез.
14
Барлык кешеләр белән тынычлыкта яшәүгә һәм изгелеккә омтылыгыз: изге булып яшәмәгән кеше Раббыны күрмәячәк.
15
Карагыз аны, беркем дә Аллаһының мәрхәмәтеннән мәхрүм калмасын, сезгә зыян китерерлек, күпләрне нәҗесләрлек ачы тамырдай кешеләр арагызда булмасын.
16
Карагыз аны, берегез дә җенси азгынлыкка бирелмәсен, бер савыт аш өчен олы угыл хокукын саткан Эсау кебек, әхлаксыз тормыш белән яшәмәсен.
17
Белгәнегезчә, Эсау соңыннан атасының фатихасын алырга тели, ләкин кире кагыла. Бу хакта күз яшьләре белән сораса да, атасының фикерен үзгәртә алмый.
18
Сез бит орынып карарга мөмкин булган, дөрләп янган Синай тавы янына, караңгылыкка яисә давылга,
19
быргы авазына, йә булмаса Сөйләп торучының тавышына килмәдегез; Сөйләүченең сүзләрен ишеткәч, Аны тыңлаган кешеләр, бүтән бер сүз дә әйтмәсен иде, дип ялварган,
20
чөнки «бу тауга хәтта хайван килеп орынса да, таш атып үтерелергә тиеш» дигән таләпне ишетү кешеләр өчен күтәрә алмаслык авыр хәл булган;
21
бу куркыныч күренешне тамаша кылган Муса үзе дә: «Мин куркудан калтырап төштем», – дигән.
22
Юк! Сез Сион тавына, күктәге Иерусалимгә – тере Аллаһының шәһәренә, шатлыклы тантанага җыелган меңләгән фәрештәләр янына,
23
исемнәре күктә язылган, беренче булып туган угыллар җыенына килдегез. Сез Аллаһыга, бар кешене Хөкем кылучы янына килдегез, камиллеккә ирешкән тәкъваларның рухына кушылдыгыз.
24
Сез Яңа Килешүнең арадашчысы Гайсә хозурына һәм Һабилнең түгелгән канына караганда әйбәтрәк нәрсәләр вәгъдә итүче канга килдегез.
25
Карагыз аны, Сөйләүчедән баш тартмагыз. Җир йөзендә әйтелгәнне тыңлаудан баш тарткан кешеләр җәзасыз калмаган икән, күктән Сөйләүчедән баш тартсак, тагын да зуррак җәзага дучар булачакбыз.
26
Ул чагында Аның тавышы җирне дер селкеткән, ә хәзер Ул: «Мин тагын бер тапкыр җирне генә түгел, күкне дә тетрәтермен», – дип вәгъдә итә.
27
«Тагын бер тапкыр» дигән сүзләр шуны белдерә: какшамас нәрсәләр генә калсын өчен, какшый торган, ягъни бар ителгән һәр нәрсә урыныннан күчерелер.
28
Безгә какшамас патшалык бирелә, шуңа күрә рәхмәтле булыйк, Аллаһыга лаек ихтирам һәм курку белән Аның алдында баш иик,
29
чөнки безнең Аллабыз – яндырып юк итә торган ялкындыр.
← Chapter 11
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 13 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13