bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Hebrews 2
Hebrews 2
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 3 →
1
Шуңа күрә, туры юлдан читкә чыкмас өчен, ишеткәннәребезгә аеруча игътибарлы булырга тиешбез.
2
Фәрештәләр аша җиткерелгән сүз дөрескә чыкты – һәртөрле җинаять һәм тыңлаусызлык тиешле җәзасын алды.
3
Әгәр шундый бөек коткарылу белән исәпләшмибез икән, җәзадан без ничек котылып калырбыз? Хакимебез Гайсә котылу хакында кешеләргә беренче булып Үзе хәбәр итте, ә безгә Хаким әйткәнне ишеткән кешеләр җиткерде.
4
Аллаһы моны галәмәтләр, могҗизалар һәм төрле кодрәтле гамәлләр кылып, Үзе сайлаганнарга Изге Рухны өләшеп исбатлады.
5
Аллаһы без сөйләгән киләчәк дөньяны фәрештәләргә буйсындырмады бит.
6
Әмма кемдер Язманың кайсыдыр бер урынында болай дип шаһитлык иткән: «Син шулай игътибар күрсәткән инсан кем ул?! Син шулай кайгырткан адәм баласы кем?!
7
Син аны бераз вакытка фәрештәләрдән түбәнрәк куйдың; аңа шөһрәт һәм хөрмәт таҗы кидердең,
8
бар нәрсәне аңа буйсындырып, аның аяк астына салдың». Аллаһы, бөтен нәрсәне адәм баласына буйсындырып, аңа буйсынмаган бер нәрсәне калдырмады. Без исә әлегә һәммә нәрсәнең аңа буйсынуын күрмибез.
9
Ләкин без шуны күрәбез: кыска гына вакытка фәрештәләрдән түбәнрәк куелган Гайсәгә, үлем газабы кичергән өчен, дан-шөһрәт таҗы кидерелгән. Аллаһының мәрхәмәте белән Ул безнең һәрберебез хакына үлем ачысын татыган.
10
Һәммә нәрсәне Үзе өчен һәм Үз кулы белән бар иткән Аллаһы, Үзенең күпләгән балалары белән данын уртаклашырга теләүче Зат, аларның Баш коткаручысы Гайсәне газаплар аша үткәреп камил иткән.
11
Кешеләрне изге итүче Гайсә дә, изге ителгән адәмнәр дә – бер Атадан. Менә ни өчен Гайсә аларны туганнарым дип атаудан тартынмый.
12
Ул: «Исемеңне туганнарыма игълан итәрмен, гыйбадәт кылырга җыелучылар арасында Сиңа дан җырлармын», –
13
ди һәм «Мин Раббыга ышаныч баглыйм», – дип әйтә. Шулай ук болай ди: «Менә Мин Үзем һәм Миңа Аллаһы биргән балалар».
14
Бу балаларның каны да, тәне дә булганга, үлемгә баш булган иблиснең хакимлеген Үз үлеме белән юк итү өчен, гомере буена үлемнән куркып кол булып яшәгән кешеләрне азат итү өчен, Гайсә Үзе дә кешеләрнең берсе кебек булды.
16
Ул бит фәрештәләргә түгел, ә Ибраһим токымына ярдәм итәргә килде.
17
Шуңа күрә, кешеләрне гөнаһларыннан йолып алыр һәм Аллаһыга хезмәт итүдә шәфкатьле һәм тугры Олуг Рухани булыр өчен, Гайсә бар нәрсәдә Үзенең туганнарына охшарга тиеш булды.
18
Үзе дә сыналып газап чиккәнгә күрә, сыналуга дучар булганнарга Ул ярдәм итә ала.
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 3 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13