bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Hebrews 6
Hebrews 6
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 5
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 7 →
1
Шуңа күрә, Мәсих турындагы тәгълиматның башлангыч өлешен калдырып, җитлеккән кешеләргә тәгаенләнгән өйрәтүләргә күчик. Төп нәрсәләргә – үлемгә китерүче эшләрдән тәүбә итү, Аллаһыга инану, шулай ук суга чуму йоласы, фатихалап баш түбәсенә кулларны кую, үлеләрнең терелүе һәм мәңгелек хөкем турындагы өйрәтүләргә кире кайтмыйк инде.
3
Аллаһының ризалыгы белән алга таба китик.
4
Инде бер мәртәбә Аллаһы яктылыгы белән нурландырылган, күк бүләгенең тәмен тоеп Изге Рухны кабул иткән,
5
Аллаһының яхшы сүзен һәм киләчәк дөнья кодрәтенең тәэсирен татыган,
6
ләкин шуннан соң иманнан кайткан кешеләрне яңадан тәүбәгә китерү мөмкин түгел, чөнки алар үзләренең күңелендә Аллаһы Углын яңадан хачка кадаклыйлар һәм мәсхәрә итәләр.
7
Күп тапкырлар яуган яңгыр суларын үзенә сеңдергән һәм җирне эшкәртүчегә файдалы уңыш үстергән туфрак Аллаһының фатихасын ала.
8
Ә инде күгән һәм чәнечкеле куак үстергән җир яраксыздыр – аңа каргыш яный, ахырда аны яндыралар.
9
Сезгә килгәндә исә, газиз дусларым, шулай дип әйтсәк тә, сезнең хәлегез әйбәтрәк һәм сез котылу юлында дип ышанабыз.
10
Аллаһының гадел булмаган эше юк: Ул сезнең эшегезне дә, Аның хакына күрсәткән мәхәббәтегезне дә онытмас, изгеләргә кылган хезмәтегезне һәм хәзер дә бу эшне дәвам итүегезне хәтерендә тотар.
11
Без һәммәгезнең азаккача, өметегез тулысынча тормышка ашканчы тырышлык куюын телибез.
12
Ялкаулыкка бирелмәгез, иман һәм сабырлык күрсәтеп, Аллаһы вәгъдә иткәнне мирас итеп алучылар үрнәгенә иярегез.
13
Ибраһимга вәгъдә биргәндә Аллаһы, ант итәр өчен Үзеннән бөегрәк Зат булмаганга Үзе белән ант итеп:
14
«Мин сиңа фатиха өстенә фатиха бирәчәкмен, токымыңны ишәйткәннән-ишәйтәчәкмен», – ди.
15
Шулай итеп, Ибраһим, сабырлык белән көткәннән соң, вәгъдә ителгәнне ала.
16
Кешеләр үзләреннән бөегрәк зат белән ант итәләр, һәм әлеге ант әйтелгәнне раслый, һәртөрле бәхәсләргә чик куя.
17
Шуңа күрә Аллаһы да, вәгъдә ителгәнне мирас буларак аласы кешеләргә Үз ниятенең үзгәрешсез булуын тагын да ачыграк күрсәтергә теләп, аны анты белән раслаган.
18
Ике үзгәрешсез нәрсәгә – вәгъдәгә һәм антка килгәндә, Аллаһы ялганламый. Бу сүз һәм ант безне, ягъни Аллаһыга сыенганнарны, алдыбызда торган өметкә нык тотынырга дәртләндерә.
19
Бу өмет – җаныбыз өчен ышанычлы һәм ныклы якорь кебек. Шул өмет ярдәмендә без Иң изге урынны аерып торган пәрдә артына керә алабыз.
20
Мәлик-Садыйк нинди олуг рухани булса, Гайсә дә, мәңгегә шундый Олуг Рухани булганнан соң, безнең хакка анда беренче булып керде.
← Chapter 5
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 7 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13