bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Hebrews 9
Hebrews 9
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 8
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 10 →
1
Беренче килешүнең гыйбадәт кылу хакындагы күрсәтмәләре һәм җирдәге Изге йорты бар иде.
2
Изге йорт буларак корылган чатырның алгы бүлмәсендә шәмдәл һәм өстәл урнаштырылган, икмәкләр куелган иде. Бу урын «Изге бүлмә» дип атала иде.
3
Икенче пәрдә артында чатырның «Иң изге бүлмә» дип аталган бүлеге бар иде.
4
Анда хуш исле сумала-майлар көйрәтү өчен алтыннан ясалган мәзбәх һәм алтын белән тышланган Килешү сандыгы куелган иде. Сандыкка манна салынган алтын савыт, Һарунның чәчәк аткан таягы һәм килешүнең әмерләре язылган таш такталар урнаштырылган иде.
5
Сандык өстенә Аллаһы данын чагылдырган канатлы күк затларының сыннары куелып, аларның канатларыннан төшкән күләгә гөнаһларны йолу урынын каплап тора иде. Әмма хәзер без ул турыда җентекләп сөйләп тормыйбыз.
6
Шул рәвешле көйләнгән чатырның алгы бүлмәсенә, гыйбадәт кылу хезмәтен башкару өчен, руханилар даими кереп торалар иде.
7
Чатырның эчке бүлмәсенә исә елга бер тапкыр олуг рухани гына керә – ул үзе өчен дә, халыкның белми кылган гөнаһлары өчен дә корбан итеп кан алып керә иде.
8
Моның белән Изге Рух шуны күрсәтә: чатыр әле җир йөзендә торган чакта күктәге Иң изге бүлмәгә, димәк, юл ачылмаган.
9
Моның бүгенге көн өчен дә мәгънәсе бар: Аллаһыга китерелгән бүләкләр һәм корбаннар гыйбадәт кылучы кешеләрнең вөҗданын сафландыра алмый.
10
Бу кагыйдәләрдә ашау-эчү һәм төрле пакьләнү йолалары гына күздә тотыла, анда бары тик тышкы як кына исәпкә алына, һәм бу кагыйдәләр яңа тәртип урнашканчы гына үз көченә ия булып тора.
11
Әмма Мәсих бездә булган хәзерге игелекләрнең Олуг Рухание буларак килә; кеше кулы белән салынмаган һәм бу фани дөньяныкы булмаган, бөегрәк, камилрәк чатырга керә.
12
Мәсих Иң изге урынга кәҗә яки бозау каны белән түгел, ә бәлки бер һәм соңгы тапкыр Үз каны белән кереп кешеләргә мәңгелек котылу китерә.
13
Әгәр дә үгез, кәҗә каны яисә корбан итеп яндырылган яшь бозауның көле, нәҗесләнгәннәр өстенә сибелеп, тәнне тышкы яктан пакьләндерә ала икән,
14
мәңгелек Рух ярдәме белән Үзен кимчелексез корбан рәвешендә Аллаһыга багышлаган Мәсихнең каны үлемгә китерүче гамәлләрдән вөҗданыбызны һичшиксез пакьләндерер һәм безгә Тере Аллаһыга хезмәт итәргә мөмкинлек бирер!
15
Шуңа күрә Мәсих, кешеләрне беренче килешү чорында кылган гөнаһларыннан Үз үлеме белән коткарып, Аллаһы тарафыннан чакырылганнар вәгъдә ителгән мәңгелек мирасны ала алсын өчен, Яңа Килешүнең арадашчысы була.
16
Васыять итүченең үлеменнән соң гына васыять үз көченә керә.
17
Васыять язган кеше исән чагында васыять бернинди көчкә ия булмый – аны язган кеше үлгәч кенә ул үз көченә керә.
18
Шуның өчен беренче килешү дә кан нигезендә төзелә.
19
Муса да бит, Канун күрсәтмәләренең һәммәсен халык алдында укып чыкканнан соң, кызыл төстәге йон белән һүссөп бәйләмен бозау һәм кәҗә каны катнашкан суга манып, җыелган халыкка да, Канун язылган төргәккә дә бөрки.
20
«Бу – килешүне раслаучы кан. Аллаһы сезгә килешүнең шартларын үтәргә әмер итә», – ди ул.
21
Муса шулай ук изге чатырга һәм Аллаһыга гыйбадәт кылганда кулланыла торган барлык савытларга кан бөркеп чыга.
22
Канун бар нәрсәнең диярлек кан белән пакьләнүен таләп итә, һәм кан түгелмичә ярлыкау булмый.
23
Күктәге үрнәк буенча җирдә төзелгән нәрсәләр шул рәвешле пакьләнергә тиеш була, ләкин күктәгеләргә моңа караганда яхшырак корбаннар белән чистарыну таләп ителә.
24
Менә шуңа күрә Мәсих чын Изге йортка охшатып кеше кулы белән, җирдә төзелгән Изге йортка керми, ә бәлки, безнең хакка Аллаһы каршына басар өчен, күкләрнең үзенә күтәрелә.
25
Елның-елында Иң изге бүлмәгә корбан малының каны белән кергән олуг руханилардан аермалы буларак, Ул Үзен кат-кат корбанга китерми,
26
юкса дөнья яратылганнан башлап Аңа кабат-кабат газап чигәргә туры килер иде. Ул исә, Үзен корбан итеп гөнаһны бетерер өчен, шушы соңгы дәвердә дөньяга бары бер тапкыр гына килә.
27
Һәркемгә, кайчан да булса үлеп, хөкем алдына басарга язган.
28
Шулай итеп, Мәсих тә, күпләгән кешенең гөнаһларын Үз өстенә алыр өчен, корбанга бер тапкыр китерелә. Икенче тапкырында инде Ул кешеләрнең гөнаһларын йолу өчен түгел, ә Аны көткәннәрне коткару өчен киләчәк.
← Chapter 8
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 10 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13