bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Hebrews 10
Hebrews 10
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 9
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 11 →
1
Канун – киләчәктә көткән яхшы нәрсәләрнең үзе түгел, ә бәлки аларның күләгәсе генә. Шуңа күрә елның-елында бертөрле корбаннар китерер өчен Аллаһы каршына килгән кешеләрне Канун камил итә алмый.
2
Әгәр Канун моны эшли алса, корбан китерүдән туктарлар иде – бер тапкыр чистарынгач, гыйбадәт кылучылар үзләрен гөнаһлы дип хис итмәсләр иде.
3
Чынында исә ел саен китерелә торган бу корбаннар – гөнаһ турында искә төшерү генә,
4
чөнки үгез яки кәҗә каны белән гөнаһларны юкка чыгару мөмкин түгел.
5
Шунлыктан Мәсих, дөньяга килгәч, болай дип әйтә: «Корбаннар да, бүләкләр дә теләмәдең Син, әмма Минем өчен бер тән әзерләдең.
6
Тулаем яндыру корбаннары да, гөнаһ йолу корбаннары да сөендермәде Сине.
7
Шул чакта Мин әйттем: „Менә, кулъязма төргәгендә Минем хакта язылганча, Синең ихтыярыңны үтәр өчен килдем, и-и Аллаһы!“».
8
Шулай итеп, башта Мәсих: «Корбаннар да, бүләкләр дә теләмәдең Син. Тулаем яндыру корбаннары да, гөнаһ йолу корбаннары да сөендермәде Сине», – ди, гәрчә бу гамәлләр Канун таләпләре буенча башкарылса да.
9
Аннары Ул: «Менә, Мин Синең ихтыярыңны үтәр өчен килдем», – дип өсти. Иске таләпләрне гамәлдән чыгарып, Ул башка нәрсәне – Аллаһы ихтыярын үтәүне гамәлгә кертә.
10
Мәсих тарафыннан гамәлгә ашырылган Аллаһы ихтыяры буенча Гайсә Мәсих тәненең бер тапкыр һәм мәңгегә корбан ителүе белән изгеләндек без.
11
Һәр рухани, көн саен үз хезмәтен башкарып, күп тапкырлар бер үк төрле корбаннар китерә, әмма бу корбаннар һич тә гөнаһлардан арындыра алмый.
12
Мәсих исә, кылынган гөнаһлар өчен мәңгелек көчкә ия булган бер генә корбан китереп, Аллаһының уң ягыннан урын ала.
13
Шул вакыттан башлап Ул дошманнарының Үз аягы астына баскыч басмасы итеп салынуын көтә.
14
Ул, бер корбан китереп, изге ителүчеләрне мәңгегә камил кыла.
15
Бу хакта безгә Изге Рух та шаһитлык кыла. Башта Изге Рух болай ди:
16
«Ул көннәрдән соң алар белән төзиячәк килешүем шушы, – ди Раббы. – Үз кануннарымны аларның күңелләренә салырмын, йөрәкләренә язып куярмын».
17
Аннары Изге Рух болай дип өсти: «Гөнаһларын һәм явыз эшләрен инде беркайчан да искә алмам».
18
Әгәр гөнаһлар кичерелгән икән, алар өчен корбан бирүнең инде кирәге юк.
19
Шулай итеп, имандашлар, Гайсә Мәсихнең каны ярдәмендә хәзер кыю рәвештә Иң изге урынга керә алабыз.
20
Ул безгә яңа, тормыш бирүче юл ачты, һәм бу юл – пәрдә, ягъни Аның тәне аша уза.
21
Аллаһы йорты башында торучы бөек Руханиебыз бар безнең,
22
шуңа күрә, әйдәгез, ихлас күңел һәм ныклы иман белән, пычранган вөҗданыбызны пакьләндереп, тәннәребезне саф су белән юып Аллаһыга якынлашыйк.
23
Үзебез инанган өметкә нык итеп таяныйк, чөнки безгә вәгъдә бирүче Зат – ышанычлы.
24
Бер-беребезгә игътибарлы булыйк, бер-беребезне мәхәббәт белән изге эшләргә дәртләндерик.
25
Кайберәүләр кебек, бергә җыелып гыйбадәт кылудан баш тартмыйк, бер-беребезне тагын да ныграк куәтләп торыйк, чөнки Раббы көненең якынлашуын күрәбез бит.
26
Әгәр без хакыйкатьне танып белгәннән соң да аңлы рәвештә гөнаһ кылуыбызны дәвам итәбез икән, гөнаһлардан безне бернинди корбан йолып ала алмас.
27
Ул чагында инде хөкемне һәм Аллаһы дошманнарын яндырачак ярсу утны куркып көтәсе кала.
28
Муса кануныннан баш тарткан һәр кеше, ике яки өч шаһитның күрсәтүе буенча, аяусыз рәвештә үлемгә дучар ителә.
29
Шулай булгач, Аллаһы Углын санга сукмаган, кайчандыр үзен изгеләндергән Килешү канын мыскыл иткән һәм мәрхәмәт Рухын кимсеткән кеше, сезнеңчә, ни дәрәҗәдә каты җәзага лаек?
30
«Үч алу – Минем эш, Үзем кайтарып бирәчәкмен» һәм «Раббы Үз халкын хөкем итәчәк» дип Әйтүчене без беләбез.
31
Тере Аллаһы кулына эләгү – коточкыч нәрсә!
32
Аллаһы яктылыгы сезне яңа гына яктыртканнан соң булып үткән көннәрне исегезгә төшерегез – ул чакта сез газапларга бирешмичә җиңеп чыктыгыз.
33
Кайчак сезне бар халык алдында мәсхәрәләделәр, эзәрлекләделәр, кайчак сез шул хәлләрне кичергән кешеләр белән иңгә-иң басып тордыгыз;
34
тоткынлыктагы кешеләрнең хәленә кердегез, милкегездән мәхрүм калуны куаныч белән кабул иттегез, чөнки күктә әйбәтрәк, мәңгелек байлыгыгыз барлыгын белә идегез.
35
Шулай булгач, зур әҗер китерәчәк кыюлыгыгызны югалтмагыз.
36
Аллаһы ихтыярын үтәп Ул вәгъдә иткәнне алу өчен, сезгә түземлек кирәк.
37
Язмада әйтелгәнчә, «Инде күп калмады, килергә тиеш булган Зат килер, тоткарланмас.
38
Тәкъва кешемне иманы яшәтер, ләкин ул чигенә калса, Минем күңелемә хуш килмәс».
39
Ләкин без, чигенеп, һәлак булучылардан түгел; без җаныбызны коткаручы иманыбызны саклыйбыз.
← Chapter 9
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 11 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13