bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Hebrews 5
Hebrews 5
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 4
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 6 →
1
Һәр олуг рухани, кешеләр арасыннан сайланып, халык исеменнән Аллаһыга хезмәт итә – кешеләрнең гөнаһлары өчен Аллаһыга бүләк һәм корбаннар китерә.
2
Андый олуг рухани белемнәре җитмәгән һәм туры юлдан тайпылган кешеләрнең хәленә керә ала, чөнки ул үзе дә кимчелекләрдән азат түгел.
3
Шуңа күрә ул, кешеләр үзләренең гөнаһлары өчен корбан китерергә тиеш булган кебек, үз гөнаһлары өчен дә корбан китерергә тиеш.
4
Мондый хөрмәтле вазифаны кеше үз өстенә үзе йөкли алмый: заманында олуг рухани итеп Һарунны билгеләгән кебек, бу хезмәткә Аллаһы Үзе билгели.
5
Мәсих тә Олуг Рухани булу хөрмәтен Үз өстенә Үзе алмаган. «Син – Минем Углым, бүген Мин Синең Атаң булдым», – дип әйтеп, бу хезмәтне Гайсәгә Аллаһы йөкләгән.
6
Язманың икенче бер урынында Аллаһы болай ди: «Мәлик-Садыйк нинди рухани булса, Син дә мәңгегә шундый Рухани буласың».
7
Җир йөзендә яшәгән көннәрендә Гайсә Үзен үлемнән Коткара Алучыга күз яшьләре түгә-түгә, кычкырып-кычкырып ялварды, дога кылды. Аллаһы ихтыярына тирән ихтирам белән буйсынганга, Аның ялваруы Аллаһыга барып иреште.
8
Аллаһы Углы булуына карамастан, газаплар кичереп Ул тыңлаучан булырга өйрәнде һәм,
9
камиллеккә ирешкәннән соң, Үзенә буйсынган һәркем өчен мәңгелек котылу чыганагына әйләнде.
10
Мәлик-Садыйк нинди олуг рухани булса, Гайсә дә Аллаһы тарафыннан шундый Олуг Рухани итеп билгеләнде.
11
Бу хакта күбрәк тә сөйли алыр идек, ләкин сезгә аңлатуы кыен, чөнки сөйләгәнне сез авырдан аңлый башладыгыз.
12
Шушы вакыт эчендә инде сез үзегез өйрәтүче булырга тиеш идегез, ләкин әлегә сезнең үзегезне Аллаһы тәгълиматының иң беренче дәресләренә өйрәтергә кирәк; сезгә каты ризык түгел, һаман сөт кирәк.
13
Сөт белән тукланучы кеше хаклык белән ялган арасындагы аерманы сизми, чөнки ул сабый булып кала бирә.
14
Каты ризык исә – өлкәннәр өчен: тупланган тормыш тәҗрибәсе аларны яхшылыкны яманлыктан аерырга өйрәтә.
← Chapter 4
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 6 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13