bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Hebrews 7
Hebrews 7
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 6
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 8 →
1
Шалим шәһәренең патшасы, Аллаһы Тәгаләнең рухание Мәлик-Садыйк, патшаларны тар-мар итеп яудан кайтып килүче Ибраһимны каршылап, аңа үзенең фатихасын күндерә.
2
Ибраһим аңа сугышта яулап алган байлыгының уннан бер өлешен бирә. «Мәлик-Садыйк» дигән исем «тугрылык патшасы» дигәнне аңлата. Мәлик-Садыйк шулай ук Шалим патшасы да, ягъни «иминлек патшасы».
3
Мәлик-Садыйкның әти-әнисе дә, нәсел җебе дә билгесез. Гомеренең башы һәм ахыры турында да берни мәгълүм түгел, әмма ул, Аллаһы Углы сыман, мәңгегә рухани булып кала.
4
Аның никадәр бөек икәнлеген күрдегезме инде! Хәтта ыруг башлыгы Ибраһим да аңа сугышта тапкан байлыгының уннан бер өлешен бирә.
5
Муса кануны кушканча, рухани хезмәтендәге Леви нәселе әгъзалары да халыктан, ягъни үз туганнарыннан, гәрчә алар Ибраһим токымыннан булса да, табышларының уннан бер өлешен җыеп алырга тиеш була.
6
Рухани Мәлик-Садыйк исә, Леви токымыннан булмаса да, Ибраһим табышының уннан бер өлешен ала һәм Ибраһимга – Аллаһы вәгъдәсен кабул иткән затка – фатихасын күндерә.
7
Кечерәк кеше, мәгълүм ки, үзеннән бөегрәкнең фатихасын кабул итә.
8
Моннан гайре, табышның уннан бер өлешен алган руханилар үлемледер, биредә исә, язылганнарга карасак, бу өлешне мәңге яшәүче инсан ала.
9
Леви дә, халыкның кеременнән уннан бер өлешне кабул итүче булса да, шундый ук күләмдәге өлешне Ибраһим аша Мәлик-Садыйкка түли, дип әйтергә мөмкин;
10
чөнки Мәлик-Садыйк Ибраһимны каршылаган вакытта әле дөньяга килмәгән Леви үзенең ерак бабасы Ибраһимның бәдәнендә була.
11
Шулай итеп, әгәр камиллеккә ирешү левиләрнең рухани хезмәте аша мөмкин булса (ә Канун халыкка шуның нигезендә бирелгән), Һарун кебек түгел, ә бәлки Мәлик-Садыйк кебек икенче Руханиның килүенә ихтыяҗ булыр идеме соң?!
12
Руханилык кагыйдәләре үзгәрсә, Канун да үзгәрергә тиеш булыр иде.
13
Ә без сөйләгән Зат – Гайсә – икенче бер ыругтан; ул ыругтан беркем дә корбан китерү урынында хезмәт итмәгән.
14
Билгеле булганча, Хакимебез Гайсә чыгышы белән Яһүдә ыругыннан, ә руханилар турында сөйләгәндә Муса бу ыруг турында берни дә әйтмәгән.
15
Мәлик-Садыйк кебек икенче Рухани килгәч, Канунның үзгәргән булуы тагын да ныграк ачыклана.
16
Бу икенче Рухани Канунның Леви нәселенә кагылышлы әмере буенча түгел, ә мәңгелек тормышның кодрәте белән Рухани була.
17
Аның хакында Язмада: «Мәлик-Садыйк нинди рухани булса, Син дә мәңгегә шундый Рухани булачаксың», – диелә.
18
Көчсез һәм файдасыз булганлыктан элеккеге әмерләр үз көчен югалта.
19
Чөнки Канун бер нәрсәне дә камиллеккә алып барып җиткерми. Аның урынына безгә яхшырак нәрсә – өмет бирелә, һәм аның аша без Аллаһыга якынлаша алабыз.
20
Өстәвенә бу Затның Рухани итеп билгеләнүе Аллаһы анты белән раслана. Бүтән руханилар үзләренең хезмәтен бернинди антсыз ала,
21
әмма Аллаһы, ант эчеп Гайсәне Рухани иткәндә, болай ди: «Раббы ант итте һәм сүзеннән кайтмас: „Син – мәңгегә рухани!“»
22
Шулай итеп, Гайсә элеккесенә караганда яхшырак Килешүгә кәфил була.
23
Адәм баласы үлемле булганга, руханилар һаман алышынып торганнар.
24
Ә Гайсә мәңге тере, Аның руханилыгы да һичкайчан өзелмәс.
25
Шуңа күрә Ул Үзе аша Аллаһыга килүчеләрне тулысынча коткара ала, чөнки Ул Аллаһы алдында аларны яклар өчен мәңге яши.
26
Безгә нәкъ менә шундый Олуг Рухани кирәк тә: Ул изге, гөнаһсыз, саф һәм гөнаһлы бәндәләрдән читләштерелгән вә күкләрдән дә югары күтәрелгән.
27
Бүтән олуг руханилар сыман Ул көн саен башта Үзенең, аннары халыкның гөнаһлары өчен корбан китерүгә мохтаҗ түгел. Ул Үзен бер һәм соңгы тапкыр корбан итеп китерә.
28
Канун буенча олуг рухани итеп кимчелекле гади кешеләр билгеләнә торган булса, Кануннан соң бирелгән Аллаһының анты буенча Олуг Рухани итеп Аның мәңгелек камиллеккә ирешкән Углы билгеләнә.
← Chapter 6
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 8 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13