bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Hebrews 4
Hebrews 4
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 3
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 5 →
1
Шулай итеп, Аллаһының тыныч-имин урынына керә алуыбыз турындагы вәгъдәсе әле үз көчендә калганлыктан, сезнең берегез дә шушы мөмкинлектән мәхрүм калмасын өчен сак булыйк.
2
Баш күтәргән теге исраилиләр безнең кебек бу хәбәрне ишеттеләр, ләкин файдасын күрмәделәр, чөнки үзләре ишеткәнне алар иман белән кабул итмәделәр.
3
Без исә, ышанучылар, Аллаһының тыныч-имин урынына керәбез. Инанмаганнар турында Аллаһы болай дигән: «Ачуым чыгып, ант иттем: алар Мин әзерләгән тыныч-имин урынга беркайчан кермәячәк!» Аллаһы әнә шулай дип әйтте, гәрчә Үз эшен дөньяның яратылышы белән тәмамлаган булса да.
4
Язманың бер урынында атнаның җиденче көне турында болай дип язылган бит: «Җиденче көнне Аллаһы Үзенең барлык эшләреннән ял итте».
5
Анда шулай ук: «Бу кешеләр беркайчан Минем тыныч-имин урыныма кермәячәк», – дип әйтелгән урын да бар.
6
Аллаһының яхшы хәбәрен элегрәк ишеткән кешеләр, буйсыну күрсәтмәгәнгә, Аның тыныч-имин урынына керә алмаганнар. Ләкин кайберәүләр анда керә алачак, шуның өчен
7
Аллаһы тагын бер көнне – «бүгенге» көнне билгеләде. Күп еллар узганнан соң, бу хакта Ул Давыт аша белдерде, алдарак әйтелгәнчә: «Бүген Аллаһының тавышын ишетәсез икән, каты күңелле булмагыз», – диде.
8
Ешуа халыкны тыныч-имин урынга китергән булса, Аллаһы башка, моннан соң туачак ниндидер икенче көн турында әйтмәс иде.
9
Димәк ки, Аллаһы халкын шимбә көн кебек тагын ял көтә әле.
10
Аллаһының тыныч-имин урынына кергән кеше, Аллаһы Үзенең эшләреннән ял иткәндәй, ял итәчәк.
11
Шуңа күрә Аның тыныч-имин урынына керергә тырышыйк. Буйсынмас ата-бабаларыбыз үрнәгенә ияреп, беребез дә читтә торып калмасын.
12
Аллаһының сүзе тере һәм куәтле; ике ягы да үткенләнгән әллә нинди кылычлардан да үткенрәк ул сүз эчебезгә шулкадәр тирән үтеп керә ки, хәтта җанны – рухтан, буыннарны сөяк җелегеннән аерып, күңелдәге уй-фикерләрне һәм ниятләрне хөкем итә.
13
Бер җан иясе дә Аллаһы күзеннән яшеренеп кала алмый, Аның өчен бар нәрсә ачык һәм ничек булса, шулай күренә: Аның алдында без җавап тотарга тиешбез.
14
Димәк, шулай күкләргә ашкан Аллаһы Углы Гайсә безнең Олуг Руханиебыз булгач, әйдәгез үзебез тоткан иманда нык торыйк.
15
Олуг Рухани безнең җитешмәгән якларыбызны аңламаучы, безгә теләктәшлек итә белмәүче Зат түгел. Ул да безнең кебек бөтен нәрсәдә сыналды, тик гөнаһ кылмады.
16
Шулай итеп, ярдәм кирәк булганда шәфкать һәм мәрхәмәт табу өчен, Аллаһының мәрхәмәт тәхете янына кыю рәвештә барыйк.
← Chapter 3
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 5 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13