bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Romans 1
Romans 1
Tatar 2025 (Инҗил)
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 2 →
1
Аллаһының Яхшы хәбәрен игълан итү өчен сайланган һәм Гайсә Мәсихнең рәсүле булырга чакырылган хезмәтчесе Паулдан сәлам!
2
Аллаһы бу Яхшы хәбәрне Үзенең пәйгамбәрләре аша, Изге язмаларда алдан ук вәгъдә иткән.
3
Әлеге Яхшы хәбәрдә Аның Углы турында сөйләнә. Чыгышы белән Ул – Давыт нәселеннән,
4
әмма үледән терелеп, изгелек Рухы ярдәмендә Аллаһының кодрәтле Углы буларак таныла. Ул – Хакимебез Гайсә Мәсих.
5
Аның исеме хакына бар халыкларны Аллаһыга буйсындырып иманга китерер өчен, без Мәсих аша мәрхәмәт һәм рәсүллек алдык.
6
Гайсә Мәсихнеке булырга чакырылган бу кешеләр арасында сез дә бар.
7
Аллаһының Рим шәһәрендә яшәүче барлык сөеклеләренә, Аның изге халкы булырга чакырылганнарга Атабыз Аллаһыдан һәм Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек ирешсен!
8
Иң элек Гайсә Мәсих аша һәммәгез өчен Аллама рәхмәтләр укыйм, чөнки иманыгыз хакында бөтен дөньяда сөйлиләр.
9
Сезне бертуктаусыз искә алуыма Аллаһы Үзе шаһит; Аның Углы хакындагы Яхшы хәбәрне игълан итеп, мин Аңа бөтен күңелемне биреп хезмәт итәм.
10
Аллаһы ихтыяр кылып, яныгызга килергә, ниһаять, мөмкинлек тусын иде дип, дога кылудан туктамыйм.
11
Сезне бик күрәсем һәм сезне ныгыту өчен миңа бирелгән рухи бүләк белән уртаклашасым килә,
12
ягъни уртак иманыбыз нигезендә бер-беребезне рухландыра алсак иде дим.
13
Имандашлар, сезнең белеп торуыгызны телим: күп тапкырлар яныгызга килергә ниятләсәм дә, әлегәчә тоткарланырга сәбәпләр чыга торды. Чит халыклар арасында хезмәтемнең җимешләрен күргән сыман, сездә дә шуны күрәсем килә.
14
Мин греклар һәм вәхшиләр, гыйлемлеләр һәм наданнар алдында да бурычлымын.
15
Шуңа күрә мин сезгә – Римда яшәүчеләргә дә – Яхшы хәбәрне игълан итәргә атлыгып торам.
16
Яхшы хәбәрдән мин оялмыйм, чөнки аңарда иман тотучыларның һәрберсенә – иң элек яһүдиләргә, аннан соң чит халыкларга да – котылу алып килүче Аллаһы кодрәте бар.
17
Яхшы хәбәрдә Аллаһының кешеләрне иман, бары тик иман аша гына аклавы ачыклана. Язмада әйтелгәнчә: «Иман аша акланган кеше – яшәячәк».
18
Хакыйкатьне танырга комачаулаучы бозык кешеләрнең һәртөрле имансызлыгына һәм яманлыгына Аллаһы күктән Үзенең ярсуын күрсәтә.
19
Аллаһы хакында белергә мөмкин булган һәр нәрсә алар өчен ачык, чөнки Аллаһы аны ачып бирде.
20
Галәм яратылганнан башлап Аллаһының күренмәгән сыйфатлары, ягъни мәңгелек кодрәте һәм илаһилыгы, Ул барлыкка китергән нәрсәләр аша ачык күренә. Шулай икән, ул кешеләр үзләрен аклар өчен һичнәрсә әйтә алмыйлар.
21
Аллаһы турында белсәләр дә, кешеләр Аны Аллаһы буларак тиешенчә данламады һәм Аңа шөкер итмәде, киресенчә, буш уйларга бирелде, һәм аларның аңларга теләмәгән йөрәкләрен караңгылык басты.
22
Үзләрен зирәккә санап, алар акылсызга әйләнде –
23
үлемсез Аллаһының данын фани кешеләргә, кошларга, дүрт аяклы хайваннарга һәм сөйрәлүчеләргә охшаган сурәтләргә алыштырды.
24
Шунлыктан Аллаһы кешеләрне үзләренең азгын теләкләре һәм бозыклыклары карамагына тапшырды, һәм алар үз тәннәрен мәсхәрәгә салды.
25
Аллаһы хакыйкатен ялганга алыштырып, алар Бар итүчегә түгел, ә бәлки Ул бар иткән нәрсәләргә табынды һәм хезмәт итте. Бар кылучыга исә мәңгегә дан булсын! Амин.
26
Шул сәбәпле Аллаһы кешеләрне хурлыклы нәфесләренә тапшырды: хатыннар табигый якынлык кылуны табигый булмаганына алыштырды.
27
Шулай ук ирләр дә, хатын-кыз белән табигый якынлык кылуны ташлап, бер-берсенә карата җенси теләк белән янды, хурлыклы нәрсәләр кылды һәм шушы бозыклыклары өчен тиешле җәза алды.
28
Шулай итеп, Аллаһыны тану мөһим түгел дип исәпләгәнгә, Аллаһы аларны бозык уйлары иркенә тапшырды, һәм алар тиешсез гамәлләр кылды.
29
Аларның күңеле һәртөрле яманлык, мәкерлек, комсызлык, явызлык, көнчелек, үтереш, ызгыш-талаш, алдау, яман ният белән тулы. Алар – гайбәтчеләр,
30
яла ягучылар, Аллаһыга нәфрәтлеләр, оятсызлар, тәкәбберләр, мактанчыклар, явызлык тудыручылар, ата-аналарына итагатьсезләр,
31
акылсызлар, үз сүзендә тормаучылар, рәхимсезләр, мәрхәмәтсезләр.
32
Аллаһының гадел хөкеме буенча алар үзләренең үлемгә лаек булуын беләләр; әмма үзләре генә гөнаһ кылып калмыйча, шундый эш кылучыларны да хуплыйлар.
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 2 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16