bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Romans 8
Romans 8
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 7
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 9 →
1
Шулай итеп, Гайсә Мәсихнеке булганнарга хәзер хөкем карары янамый,
2
чөнки тормыш бирүче Рухның кануны Гайсә Мәсих аша сине гөнаһ һәм үлем кануныннан азат итте.
3
Кешенең табигате көчсез булганга, Канун башкара алмаганны Аллаһы Үзе башкарды – табигатебездәге гөнаһны юк итәр өчен Ул, Үз Углына гөнаһлы кешеләргә охшаш тән биреп, Аны дөньяга юллады.
4
Аллаһы моны Канунның гадел таләпләре бездә – табигатебез буенча түгел, ә бәлки Рух буенча яшәүчеләрдә – гамәлгә ашсын өчен эшләде.
5
Гөнаһлы табигатьләренә буйсынып яшәүчеләр – нәфесләре буенча, ә Аллаһы Рухы кушканча яшәүчеләр Рух теләге буенча фикер йөртә.
6
Шул гөнаһлы табигатьләренә буйсынып яшәүчеләрнең фикерләре аларны үлемгә китерә, ә Аллаһы Рухы кушканча яшәүчеләрнең фикерләре аларга тормыш һәм тынычлык бирә.
7
Шуңа күрә гөнаһлы табигатьләренә буйсынып яшәүчеләр – Аллаһының дошманы, чөнки алар Аның канунын санламыйлар һәм санлый да алмыйлар.
8
Гөнаһлы табигатьләренә буйсынып яшәүчеләр Аллаһыга ярый алмыйлар.
9
Әмма сездә Аллаһы Рухы яши икән, сез гөнаһлы табигатегезгә түгел, Рухка буйсынып яшисез. Әгәр кемдәдер Мәсих Рухы юк икән, димәк, ул Аныкы түгел.
10
Күңелегездә Мәсих яши икән, тәнегез гөнаһ аркасында үле булса да, Аллаһы сезне аклаганга күрә, Рух сезгә тормыш бирә.
11
Әгәр Гайсәне үледән терелткән Аллаһы Рухы сездә яши икән, Мәсихне үледән терелткән Аллаһы Үзенең сездә яшәүче Рухы белән фани тәнегезгә дә тормыш бирәчәк.
12
Шуңа күрә, имандашлар, без гөнаһлы табигатебезгә буйсынып яшәргә тиеш түгелбез.
13
Гөнаһлы табигатегезне кайгыртып яшәсәгез – үләчәксез. Ә инде аның гамәлләрен Рух кодрәте белән үтерәсез икән – яшәячәксез.
14
Күңелендә Аллаһы Рухы булган кешеләрнең һәммәсе – Аллаһы балалары.
15
Чөнки сез куркып яшәргә мәҗбүр итүче коллык рухын түгел, ә бәлки Аллаһы балалары дип саналырга мөмкинлек бирүче Рухны алдыгыз. Шуңа күрә Аллаһыга без Рух аша: «И газиз Атам! » – дип мөрәҗәгать итәбез.
16
Аллаһы Рухы безнең рухыбыз белән бергә безнең Аллаһы балалары булуыбызны раслый.
17
Әгәр без Аллаһы балалары икән, димәк, Аның варислары да һәм без Аның мирасын Мәсих белән бергә кабул итәбез. Мәсих белән бергә михнәт кичерәбез икән, Аның дан-шөһрәтен дә уртаклашачакбыз.
18
Мин болай уйлыйм: безнең хәзер кичергән вакытлы газапларыбыз киләчәктә без ия булачак дан-шөһрәт белән чагыштырганда бернигә тормый.
19
Аллаһы Үз балаларын дөньяга танытачак көнне бөтен әһле җиһан түземсезлек белән көтә.
20
Чөнки Аллаһы бар иткәннәрнең һәммәсе үз ихтыяры белән түгел, ә бәлки буйсындыручы Затның ихтыяры буенча мәгънәсез тормышка дучар ителгән иде. Әмма Аллаһы балаларының данына һәм азатлыгына ия булу өчен, Аллаһы бар иткән һәркемнең фанилык коллыгыннан котылу өмете бар.
22
Аллаһы тарафыннан яратылган һәр мәхлукның әлегәчә сыкрануын һәм бала тапкан хатындай газаплануын без беләбез.
23
Хәер, алар гына түгел, Аллаһы бүләкләренең тәүгесен, ягъни Изге Рухны кабул иткән без дә тулы мәгънәдә Аллаһы балалары булуыбызны – тәнебезнең йолып алынуын түземсезлек белән көтеп эчтән генә сыкранабыз.
24
Без шул өмет белән котылдык та. Әгәр өметебез гамәлгә ашкан булса, өметләнүнең кирәге булмас иде. Өметенең гамәлгә ашуын күрсә, кеше нигә өметләнеп торсын инде?
25
Ә менә күзебезгә күренмәгән нәрсәне өмет итәбез икән, без аны сабырлык белән көтәбез.
26
Шулай ук Рух та безгә ярдәмгә килә: без көчсез һәм нәрсә турында дога кылырга кирәклеген белмибез, сүз белән әйтеп бирә алмаслык көрсенүләр ярдәмендә безнең өчен Рух Үзе ялвара.
27
Йөрәгебездә нәрсә ятканны белүче Аллаһыга Рухның теләге мәгълүм, чөнки Аллаһы сайлаган бәндәләр өчен Рух нәкъ Аллаһы Үзе теләгәнчә ялвара.
28
Белгәнебезчә, Аллаһыны яратучыларга, ягъни Аның нияте буенча чакырып алынган кешеләргә бар нәрсә файдага гына.
29
Аллаһы Үзе сайлаган кешеләрне Үз Углына охшаш булырга алдан билгеләп куйган. Шул рәвешле, Гайсә күп санлы кардәшләре арасында беренче бала булган да инде.
30
Аллаһы кемнәрне алдан билгеләгән булса, шуларны чакырган; кемнәрне чакырса, шуларны аклаган; кемнәрне акласа, шуларга дан-шөһрәт биргән.
31
Әйтелгәннәргә өстәп тагын ни дияргә? Аллаһы безнең яклы икән, кем безгә каршы була ала?
32
Аллаһы, Үз Углын кызганмыйча, Аны барыбыз хакына биргән икән, калган бар нәрсәне Углы белән бергә безгә бүләк итәр түгелме?
33
Аллаһы тарафыннан сайланган адәмнәрне һичкем гаепли алмас, чөнки аларны Аллаһы Үзе аклый;
34
аларны һичкем хөкем итә алмас, чөнки үлеп кабат терелгән һәм Аллаһының уң ягыннан урын алган Гайсә Мәсих Үзе безнең өчен Аллаһыга ялвара.
35
Мәсих мәхәббәтеннән безне нәрсә аера алсын: михнәт яки газапмы, эзәрлекләү, ачлык яки ялангачлыкмы, хәвеф яки кылычмы?
36
Язмада болай дип әйтелгән: «Синең өчен көннең-көнендә җаныбызны кыялар, безне сугым сарыклары итеп күрәләр».
37
Әмма безгә мәхәббәт күрсәтүче Затның ярдәме белән боларның һәммәсен тулысынча җиңеп чыгабыз.
38
Иманым камилдер: ни үлем, ни яшәү, ни фәрештәләр һәм күктәге көчләр, ни хәзергесе, ни киләчәктә булачак нәрсәләр, ни кодрәтлеләр,
39
ни югарыдагылар, ни түбәндәгеләр – бар кылынган нәрсәләрнең берсе дә безне Хакимебез Гайсә Мәсих аша Аллаһы күрсәткән мәхәббәттән аера алмас.
← Chapter 7
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 9 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16