bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Romans 12
Romans 12
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 11
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 13 →
1
Шуңа күрә, имандашлар, Аллаһының рәхим-шәфкате хакына ялварып сорыйм: үзегезне Аллаһыга яраклы, тере, изге корбан итеп тәкъдим итегез. Аллаһыга бу сезнең чын гыйбадәтегез булыр.
2
Бу дөньяның яшәү рәвешенә җайлашмагыз, зиһенегезне яңартып, сезне Аллаһы үзгәртсен, шул чагында Аның сездән нәрсә теләвен, Аның өчен нәрсәнең яхшы, яраклы һәм камил икәнен аңларсыз.
3
Аллаһы миңа күрсәткән мәрхәмәт ярдәмендә сезнең һәрберегезгә шуны әйтәм: үзегез турында булганыннан артыгын уйламагыз. Аллаһы тарафыннан никадәр иман бирелгән булса, үзегез турында шуннан чыгып фикер йөртегез.
4
Әйтик, тәнебезнең әгъзалары күп булса да, аларның һәркайсы үз вазыйфасын башкара.
5
Без дә шулай: күп булсак та, Мәсих белән бер тәнне тәшкил итәбез, аерым-аерым исә бер-беребезгә бәйле әгъзалар.
6
Аллаһының мәрхәмәте белән бирелгән рухи сәләтләребез дә төрле: кемгәдер пәйгамбәрлек сәләте бирелгән икән – иманына күрә пәйгамбәрлек итсен;
7
имандашларына хезмәт күрсәтү сәләте бирелгән икән – хезмәт күрсәтсен; өйрәтү сәләте бирелгән икән – өйрәтсен;
8
башкаларның күңелен күтәрү сәләте бирелгән икән – күтәрсен; үзенекен башкалар белән уртаклаша икән – юмарт уртаклашсын; җитәкче икән – тырышып җитәкчелек итсен; шәфкать иясе икән – сөенеп шәфкать күрсәтсен.
9
Бер-берегезне ихлас күңелдән яратыгыз, яманлыкка нәфрәтләнегез, яхшылыкка тугры булыгыз.
10
Бер-берегезне туганнарча, эчкерсез яратыгыз, башкаларны үзегезгә караганда ныграк ихтирам итегез.
11
Тырышлыгыгызны киметмичә, Изге Рух белән янып Хакимебез Гайсәгә хезмәт итегез.
12
Өметегез сезгә шатлык китерсен; михнәт чиккәндә түземле булыгыз, армый-талмый дога кылыгыз;
13
мохтаҗлык кичергән имандашларыгыз белән уртаклашыгыз; кунакчыл булыгыз.
14
Сезне эзәрлекләүчеләргә Аллаһыдан фатиха сорагыз; фатиха сорагыз, каргамагыз.
15
Куанучылар белән бергә куаныгыз, елаучылар белән бергә елагыз.
16
Бер-берегез белән килешеп яшәгез; тәкәббер булмагыз, гади кешеләр белән аралашыгыз; үзегезне бик акыллы санамагыз;
17
берәүнең дә яманлыгына яманлык белән кайтармагыз. Барча кеше алдында яхшы гамәлләр генә кылыгыз.
18
Әгәр мөмкин булса, хәлегездән килгәнчә бөтенесе белән дә тату яшәгез.
19
И кадерле дусларым, үзегез үч алмагыз, Аллаһының ачуына урын калдырыгыз. Язмада әйтелгәнчә, Раббы: «Үч алу – Минем эш, җәзасын Үзем биремен», – дигән.
20
Алай гына да түгел, Язмада: «Дошманың ач булса, аңа икмәгеңне бир, сусаган булса – су эчер. Бу игелегеңне эшләп, син аның башына утлы күмер өярсең », – диелгән.
21
Явызлык сине җиңмәсен, явызлыкны яхшылык белән җиңеп яшә.
← Chapter 11
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 13 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16