bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Romans 4
Romans 4
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 3
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 5 →
1
Халкыбызның нәселбашы Ибраһим хакында нәрсә әйтә алабыз? Ул нәрсәгә ия булды соң?
2
Әгәр Ибраһим үзенең гамәлләре белән тәкъва дип саналган икән, аның мактанырга хакы булыр иде, тик Аллаһы каршында түгел.
3
Язмада нәрсә диелгән? «Ибраһим Аллаһыга ышанды һәм моның белән тәкъва булып саналды».
4
Эшчегә түләнгән хезмәт хакы бүләк дип түгел, бирелергә тиешле нәрсә булып санала.
5
Әгәр инде кеше, үзенең эшләренә таянмыйча, гөнаһлыларны аклаучы Аллаһыга ышана икән, Аллаһы аның ышануын тәкъвалык дип саный.
6
Эш-гамәлләреннән бәйсез рәвештә Аллаһы тарафыннан тәкъва дип исәпләнгән кешенең бәхетле булуы турында сөйләп, Давыт шуны ук раслый:
7
«Бәхетледер кеше, әгәр җинаятьләре кичерелсә.
8
Бәхетледер кеше, гаеп эшләрен Раббы гафу итсә».
9
Шулай итеп, бу бәхет сөннәтлеләргә генә кагыламы, әллә сөннәтсезләргәдәме? Без: «Ибраһим үзенең ышануы белән тәкъва булып саналды», – дип сөйләдек.
10
Кайчан саналды? Сөннәтле булгачмы, әллә сөннәтле булганчымы? Сөннәтле булгач түгел, ә сөннәтле булганга кадәр.
11
Әле сөннәтсез чакта ук ул үзенең ышануы белән тәкъва саналды һәм аның сөннәткә утыртылуы моны раслаучы билге булды. Ибраһим, шулай итеп, сөннәтләнмәгән килеш иман китергән барлык кешеләрнең рухи атасына әйләнде – һәм алар Аллаһы каршында тәкъва саналды.
12
Ибраһим – сөннәтлеләрнең дә атасы, ягъни бу йоланы үтәү белән генә чикләнмәүчеләрнең, Ибраһим әле сөннәтсез чакта йөргән иман юлыннан атлаучыларның атасы.
13
Аллаһының, дөнья синеке һәм синең токымыңныкы булыр, дип Ибраһимга биргән вәгъдәсе Канун таләпләрен үтәгән өчен түгел, ә бәлки иман аша тәкъва булган өчен бирелде.
14
Әгәр дә Аллаһы вәгъдә иткәнне Канунны үтәүчеләр генә алса, иман үзенең мәгънәсен югалтыр, вәгъдә дә буш булыр иде.
15
Канун Аллаһының җәзасына юл ача, Канун булмаган җирдә исә Канунны бозу да булмый.
16
Шулай итеп, Аллаһының вәгъдәсе кешегә иманы аша бирелә. Аллаһының мәрхәмәте белән бирелә торган әлеге вәгъдәне Ибраһимның бар токымы – Канун буенча яшәүчеләр генә түгел, ә бәлки Ибраһим кебек иман итүчеләр дә алсын өчен шулай бу. Язмада «Мин сине күп халыкларның нәсел атасы итеп куйдым» дип әйтелгәнчә, Ибраһим – һәммәбезнең атасы. Үлеләрне терелтүче, юктан бар итүче, ышаныч баглаган Алласы каршында Ибраһим – барыбызның атасы.
18
Бернинди өмет тә калмаганда, Ибраһим өмет белән ышана һәм, «синең токымың бихисап булачак» дип әйтелгәнчә, күп халыкларның атасы була.
19
Йөз яшьлек тәненең инде үлеп баруын һәм хатыны Сараның бала табу өчен артык карт булуын аңласа да, аның иманы кимеми,
20
Аллаһы вәгъдәсенә ышанычы какшамый, киресенчә, иманында нык торып, Аллаһыга ул дан-шөһрәт китерә.
21
Биргән вәгъдәсен үтәргә Аллаһының кодрәте җитәсенә ышанып,
22
Ибраһим үзенең ышануы белән «тәкъва булып саналды».
23
Хәер, «тәкъва булып саналу» дигән сүз Ибраһимга гына түгел,
24
бәлки безгә дә – гөнаһларыбыз өчен үлемгә дучар ителгән һәм безне аклар өчен үледән терелгән Хакимебез Гайсәгә кабат җан өргән Аллаһыга инанучыларга да кагыла.
← Chapter 3
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 5 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16