bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Romans 2
Romans 2
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 3 →
1
Ә син, башкаларны гаепләүче адәм, үзеңне аклап һичнәрсә әйтә алмыйсың: бүтәннәрне гаепләп син үзеңә дә хөкем чыгарасың, чөнки үзең дә шул ук гамәлләрне кыласың.
2
Андыйлар өчен Аллаһының хөкеме гадел икәнне беләбез.
3
И адәм, андый гамәлләрне хөкем итәсең, ә үзең шуны ук эшлисең. Әллә син, Аллаһы хөкеменнән качып котылырмын, дип уйлыйсыңмы?
4
Аллаһының игелеге сине тәүбәгә юнәлткәнне аңламыйча, Аның шушы чиксез игелеген, сабырлыгын һәм түземлеген санга сукмыйсыңмы әллә?
5
Үзеңнең кирелегең һәм тәүбә итәргә теләмәвең белән син Аллаһының ачуы кузгалачак гадел хөкем көненә Аның нәфрәтен җыясың.
6
Кылган эшенә карап Аллаһы һәркемгә өлеш чыгарачак:
7
сабырлык күрсәтеп игелекле гамәлләр башкарган, данга, хөрмәткә һәм үлемсезлеккә омтылган кешеләргә Ул мәңгелек тормыш бирәчәк;
8
ә инде үзен генә яратып, хакыйкатькә буйсынмыйча явызлык артыннан баручыларга Аллаһы Үзенең ачуын һәм ярсуын төшерәчәк.
9
Явызлык кылучы һәркемне – башта яһүдиләрне, аннары яһүди булмаганнарны – михнәт һәм газап,
10
ә игелек кылучы һәркемне – башта яһүдиләрне, аннары яһүди булмаганнарны – дан, хөрмәт һәм иминлек көтә,
11
чөнки Аллаһы һәркемгә тигез карый.
12
Аллаһы кануны бирелмәгән халыклар гөнаһ кылса, шул килеш һәлак булачак, ә инде Канунны белә торып гөнаһ кылучылар Канун буенча хөкем ителәчәк.
13
Чөнки Канунны ишеткән адәмнәр түгел, ә бәлки аны үтәгән кешеләр Аллаһы алдында акланачак.
14
Кануны булмаган халыклар, табигый сиземләүләре белән Канун таләпләрен башкарып, канунсыз булуга карамастан, нәрсә эшләргә яраганны, нәрсә ярамаганны болай да беләләр.
15
Бу исә Канун таләпләре аларның йөрәгендә икәнне күрсәтә; моны вөҗданнары да һәм кайчакта аларны гаепләгән, ә кайчакта аклаган уй-фикерләре дә раслый.
16
Мин сөйли торган хәбәрдә әйтелгәнчә, ул көнне Аллаһы кешеләрнең яшерен эшләрен һәм уйларын Гайсә Мәсих аша хөкем итәчәк.
17
Менә син үзеңне яһүди дип атыйсың, Муса канунына таянасың һәм Аллаһыны танып белүең белән мактанасың,
18
Аллаһының ихтыярын беләсең һәм Канун нигезендә яхшыны яманнан аера аласың.
19
Белем һәм хакыйкать тупланмасына – Канунга ия булганга, син үзеңне сукырларга юл күрсәтүче, караңгыдагылар өчен – яктылык, томаналар өчен – остаз, тәҗрибәсезләр өчен укытучы дип саныйсың.
21
Шулай булгач, ничек соң син, башкаларны өйрәтеп, үзеңне өйрәтмисең? Урлашмаска үгетлисең, ә үзең урлыйсың;
22
«зина кылма» дисең, ә үзең зина кыласың; потлардан җирәнәсең, ә үзең аларга табына торган йортларны талыйсың;
23
Аллаһы кануны белән мактанасың, ә үзең, аны бозып, Аллаһыны мәсхәрәлисең.
24
Язмада әйтелгәнчә, «Аллаһының исеме мәҗүсиләр тарафыннан сезнең ишеләр аркасында хурлана».
25
Канунны үтәгән очракта гына сөннәтле булуың файдалы, ә инде Канунны бозасың икән, сөннәтле булуыңның мәгънәсе юк.
26
Шулай булгач, сөннәтсез кеше Канун кагыйдәләрен үти икән, ул сөннәтле булып саналмасмы?
27
Димәк, сөннәткә ия булмаган килеш Канун таләпләрен үтәүчеләр сине – сөннәт иясен, язылган Канунга ия булучыны, әмма аны бозучыны хөкем итәр.
28
Исемдә генә яһүди булган – чын яһүди түгел әле; тән сөннәтен үтәү генә дә чын сөннәт түгел.
29
Күңеле белән яһүди булган гына чын яһүди; шулай ук йөрәккә үткән сөннәт кенә чын сөннәт. Бу исә язылган Канун таләпләрен үтәү аша түгел, ә Рух аша кылына. Мондыйларга мактау кешеләрдән түгел, Аллаһыдан килә.
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 3 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16