bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Romans 7
Romans 7
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 6
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 8 →
1
Имандашлар, сезгә, әлбәттә, мәгълүмдер (мин моны Канунның нәрсә икәнен белгән кешеләргә әйтәм): кеше исән вакытта гына Канун аның өстеннән хакимлек итә.
2
Әйтик, кияүдәге хатын ире исән чакта Канун буенча ире белән бәйләнгән; ә инде ире үлә калса, иренә бәйләп торучы Канун таләбеннән хатын азат ителә.
3
Шуңа күрә, ире исән чакта хатын башка ир белән мөнәсәбәттә булса, зина кылучы дип атала; ә инде ире үлсә, хатын Канунның бу таләбеннән азат ителә һәм башка берәүгә кияүгә чыккан очракта зина кылучы дип исәпләнми.
4
Шуның кебек, имандашларым, Мәсихнең тәне белән бергә үлгәндә, Канун таләпләре өчен сез үлдегез; хәзер исә сез, Аллаһыга файдалы хезмәт итү өчен, башка Берәүнеке, ягъни үледән терелгән Мәсихнеке булдыгыз.
5
Гөнаһлы табигатебезгә буйсынып яшәгәндә, Канун безнең нәфесебезне уята, һәм кылган гамәлләребез ахырда үлемгә китерә иде.
6
Хәзер исә, кайчандыр безне бәйләп торган Канунга карата үлгәч, аңардан азат булып, Аллаһыга элеккечә, ягъни Канун таләпләре буенча түгел, ә бәлки яңача, Изге Рух күрсәткәнчә хезмәт итәбез.
7
Инде нәрсә әйтик? Алайса, Канун гөнаһлы булып чыгамы? Әлбәттә, юк! Әмма Канун булмаса, мин гөнаһның нәрсә икәнен белмәс идем. Әгәр Канун: «Башка берәүнекенә нәфесеңне сузма», – димәсә, нәфес сузуның нәрсә икәнен аңламаган булыр идем.
8
Әмма гөнаһ, бу әмердән файдаланып, миндә һәртөрле нәфес теләкләре уятты, чөнки Канун булмаганда гөнаһ үле.
9
Кайчандыр мин Канунны белми яшәдем, әмма Канун әмере барлыкка килгәннән соң, гөнаһ терелде,
10
ә мин үлдем. Шулай итеп, тормыш бирергә тиешле әмер миңа үлем алып килде;
11
чөнки гөнаһ, әлеге әмердән файдаланып, мине алдады һәм әмер ярдәмендә мине үтерде;
12
ләкин Канун изге, аның әмере дә изге, гадел һәм яхшы.
13
Димәк, яхшы нәрсә миңа үлем китердемени? Әлбәттә, юк! Әмма гөнаһ, гөнаһ буларак танылсын өчен, яхшы нәрсә аркылы миңа үлем китерде. Шулай итеп, әмер гөнаһның никадәр гөнаһлы булуын ачыклады.
14
Без Канунның Рух аша килгәнен беләбез. Ә мин – фани тәнлемен, гөнаһка кол итеп сатылганмын.
15
Кылган гамәлләремне үзем дә аңламыйм: эшлисе килгәнемне түгел, күрәлмаган нәрсәне эшлим.
16
Ә инде үзем теләмәгәнне эшлим икән, Канунның яхшы булуы белән килешәм.
17
Шулай булгач, инде моны үзем түгел, миндә яши торган гөнаһ эшли.
18
Мин бит беләм: миндә, ягъни табигатемдә, һичнинди яхшы нәрсә юк; хәер, миндә яхшылык кылу теләге бар, әмма аны тормышка ашыра алмыйм.
19
Эшләргә теләгән яхшылыкны түгел, теләмәгән явызлыкны эшлим.
20
Димәк, теләмәгән нәрсәне эшлим икән, инде аны мин түгел, миндә яши торган гөнаһ эшли.
21
Моннан шундый кагыйдә килеп чыга: мин яхшылык эшләргә телим, ләкин ихтыярсыздан явызлык кылам.
22
Күңелемнән Аллаһы канунына шатланам,
23
әмма тән-бәдәнемдә башка бер канунның эш итүен күрәм. Ул исә акылым хуплаган канунга каршы көрәшә һәм мине үземдә эш итүче гөнаһ канунына буйсындыра.
24
Мескен кеше мин! Үлем китерүче бу тәннән мине кем коткарыр?
25
Хакимебез Гайсә Мәсих аша мине коткаручы Аллаһыга шөкер! Шулай итеп, акылым белән мин Аллаһы канунына, ә табигатем белән гөнаһ канунына хезмәт итәм.
← Chapter 6
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 8 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16