bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Romans 13
Romans 13
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 12
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 14 →
1
Һәркем хакимияткә буйсынырга тиеш, чөнки Аллаһы куймаган хакимият юк, идарә итүче һәрбер хакимият Аллаһы тарафыннан билгеләнә.
2
Хакимияткә каршы чыгучы, димәк, Аллаһы карарына каршы чыга, ә каршы чыгучылар үзләрен хөкемгә дучар итә.
3
Яхшылык эшләүче өчен җитәкчеләр куркыныч түгел, яманлык кылучы өчен куркыныч. Хакимлек итүчедән курыкмыйча яшәргә теләсәң, яхшылык эшлә, һәм ул сине мактар.
4
Аллаһы хезмәтчесе булган җитәкче синең мәнфәгатеңне кайгыртыр өчен куелган. Инде яманлык кыласың икән – курык! Ул юкка гына кылыч тагып йөрми: Аллаһы хезмәтчесе буларак, явызлык кылучыларга төшкән Аллаһы ачуын гамәлгә ашыручы ул.
5
Шулай итеп, җәза алудан куркып кына түгел, вөҗданың саф булсын өчен башлыкларга буйсынырга кирәк.
6
Менә шуның өчен сез салым түлисез дә инде, чөнки алар үз вазифаларын үтәп Аллаһыга хезмәт итәләр.
7
Шулай булгач, һәркемгә тиешлесен бирегез: салым түләргә тиеш булганнарына – салым түләгез, имана бирергә тиеш булганнарына – имана бирегез, куркырга тиеш булган кешеләрдән – куркыгыз, хөрмәткә лаеклыларны хөрмәт итегез.
8
Бер-берегезне яратудан тыш беркемгә бернәрсә белән бурычлы булып калмагыз, чөнки якынын яраткан кеше Канун таләпләрен үтәгән була.
9
«Зина кылма», «кеше җанын кыйма», «урлашма», «башка берәүнекенә нәфесеңне сузма» дигән һәм барлык башка әмерләр «якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат» дигәнне аңлаталар.
10
Якынын сөйгән кеше аңа зыян китерми, шуңа күрә мәхәббәт ул – Канун таләпләренең үтәлүе.
11
Әлеге әмерләрнең бөтенесен үтәгез, чөнки нинди заманда яшәвегезне беләсез. Инде безгә йокыдан уяныр сәгать җитеп килә, чөнки без иман китергән вакыт белән чагыштырганда, котылуыбыз хәзер якынрак.
12
Төн үтеп бара, көн туарга җыена. Инде караңгы эшләребезне читкә куеп, яктылыкны корал итик.
13
Сыйлану һәм эчкечелек, фәхешлек һәм азгынлык, ызгыш-талаш һәм көнчелекне калдырып, үзебезне көн яктысындагы сыман әдәпле тотыйк.
14
Тормышыгыз белән Хакимебез Гайсә Мәсих идарә итсен, гөнаһлы табигатегезгә буйсынып яшәүдән туктагыз.
← Chapter 12
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 14 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16