bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Romans 14
Romans 14
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 13
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 15 →
1
Иманы саерак кешене, фикерләре турында бәхәсләшмичә, үз арагызга кабул итегез.
2
Әйтик, кемдер бар нәрсәне ашарга ярый дип уйлый, иманы саерак кеше исә яшелчә генә ашый.
3
Бар нәрсәне ашаучы кеше һәммә нәрсәне ашамаган кешегә кимсетеп карамасын, нәрсәнедер ашамаучы да ашаучыны гаепләмәсен, чөнки Аллаһы аны да кабул иткән.
4
Икенче берәүнең хезмәтчесен гаепләргә кем әле син?! Үз хуҗасы каршында ул басып торырга да, егылырга да мөмкин. Егылса да, торып басачак, чөнки аны аягына бастырырга Хакимебезнең кодрәте җитәрлек.
5
Кемдер кайсыдыр бер көнне башка көннәрдән мөһимрәк дип исәпли, ә кемдер өчен бөтен көннәр дә бертөрле. Һәркем үз фикерендә торсын.
6
Көннәрнең берсе икенчесеннән мөһимрәк дип санаган кеше Хакимебез хөрмәтенә шулай эшли. Кеше нәрсәдер ашаса да, Хакимебез хөрмәтенә ашый, чөнки Аллаһыга шөкер итә. Ашамаган кеше дә моны Хакимебез хакына эшли һәм Аллаһыга шөкер итә.
7
Безнең беребез дә үзе өчен яшәми һәм беребез дә үзе өчен үлми бит.
8
Әгәр яшибез икән – Хакимебез өчен яшибез, үләбез икән – Хакимебез өчен үләбез. Шуңа күрә, яшәсәк тә, үлсәк тә, без һәрвакыт Хакимнеке.
9
Мәсих нәкъ шуның өчен – үлеләрнең һәм тереләрнең Хакиме булу өчен үлде һәм терелде.
10
Шулай булгач, син ни өчен имандашыңны гаеплисең? Ә менә син ни өчен имандашыңа кимсетеп карыйсың? Без барыбыз да Аллаһының хөкеме алдына барып басарбыз.
11
Язмада болай дип әйтелгән: «Мәңге тере булуым хак булган кебек, һәрбер тез Минем алда чүгәчәк, һәрбер тел Миңа мактау яудырачак, – ди Раббы».
12
Безнең һәркайсыбыз Аллаһыга үзе хакында хисап бирәчәк.
13
Шуңа күрә бер-беребезне гаепләүдән туктыйк. Имандашыгызны абындыра яки гөнаһка этәрә торган гамәлләр кылмаска тырышыгыз.
14
Хакимебез Гайсәгә иманым нигезендә, бер нәрсә дә үзеннән-үзе нәҗес түгел, дип беләм һәм шуңа инанам. Әмма кеше нәрсәне дә булса нәҗес дип уйласа, ул нәрсә аның өчен нәҗес була.
15
Әгәр ашаган ризыгың имандашыңны борчуга сала икән, димәк, син аны яратмыйсың. Ризыгың белән кешене харап итмә, Мәсих аның хакына да үлгән бит.
16
Үзегез яхшы дип исәпләгән нәрсәне башкаларның мәсхәрә итүенә юл куймагыз.
17
Аллаһы Патшалыгы ризык һәм эчемлектән түгел, Изге Рух биргән хаклык, иминлек һәм шатлыктан гыйбарәт.
18
Мәсихкә шулай хезмәт иткән кеше Аллаһының ризалыгын таба һәм кешеләр тарафыннан хуплана.
19
Шулай булгач, татулыкка һәм бер-беребезне иманда ныгытуга омтылыйк.
20
Ризык аркасында Аллаһының эшен җимермә: һәр ризык саф, әмма үзең ашаган ризык белән башка берәүне абындыру яхшы түгел.
21
Ит ашамавың, шәраб эчмәвең һәм имандашыңның иманын зәгыйфьләндерүче гамәлләр кылмавың яхшырак булыр.
22
Бу турыдагы фикерләреңне күңелеңдә саклап тот, аларны бары тик Аллаһы гына белсен. Үзе дөрес дип санаган нәрсә өчен үзен гаепләмәүче кеше бәхетледер.
23
Әгәр кем дә булса берәр ризыкны ашарга ярыймы, юкмы дип шикләнеп ашаса, гаепле саналыр, чөнки бу гамәле иманы буенча эшләнми, ә иман буенча эшләнмәгән һәр нәрсә – гөнаһ.
← Chapter 13
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 15 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16