bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Romans 15
Romans 15
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 14
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 16 →
1
Без, иманнары нык булганнар, иманы зәгыйфь кешеләрнең кимчелекләренә түзәргә, үз файдабызны гына эзләмәскә тиешбез.
2
Безнең һәрберебез, якыныбызны рухи яктан ныгыту өчен, аңа файда китерү өчен, аның мәнфәгатен кайгыртырга тиеш.
3
Мәсих тә Үзе турында уйламады бит. Язмада әйтелгәнчә: «И Аллам, Сине яманлаучыларның хурлау сүзләре Минем өскә төште».
4
Язмада телгә алынган чыдамлык һәм юаныч өметебезне югалтмаска ярдәм итсен өчен, Язмадагы һәммә нәрсә безгә нәсыйхәт буларак әйтелгән.
5
Чыдамлык һәм юану чыганагы булган Аллаһы сезгә, Гайсә Мәсих юлындагыларга хас булганча, үзара килешеп яшәү насыйп итсен.
6
Шулай итеп, сез барыгыз бергә, беравыздан Хакимебез Гайсә Мәсихнең Атасы булган Аллаһыны данларсыз.
7
Шуңа күрә, Мәсих сезне кабул иткән сыман, Аллаһыга дан өстәр өчен сез дә бер-берегезне кабул итегез.
8
Шуны әйтергә телим: Мәсих, ата-бабаларыбызга биргән вәгъдәсенә Аллаһының тугрылыгын күрсәтер өчен, яһүдиләргә хезмәт итәргә килде.
9
Ул, шулай ук, башка халыклар да үзләренә күрсәтелгән шәфкать өчен Аллаһыны данласыннар дип килде. Язмада: «Шуның өчен Сине чит кавемнәр арасында данлармын, исемеңә мәдхияләр җырлармын!» – дип әйтелгән бит.
10
Аннары болай дип тә әйтелгән: «Әй халыклар, Аллаһы халкы белән бергә шатланыгыз!»
11
Шулай ук: «Әй халыклар, Раббыны данлагыз! Әй кавемнәр, зурлагыз сез Аны!» – диелгән.
12
Ишагыйя да болай дигән: «Ишай тамырыннан үсенте калкып чыгар һәм халыклар белән хакимлек итәр өчен күтәрелер, алар Аңа өмет баглар».
13
Изге Рухның кодрәте белән өметегез артканнан-арта барсын өчен, өмет бирүче Аллаһы сезне иманыгызда шатлык һәм иминлек белән сугарсын.
14
Имандашларым, сезнең яхшылык кылырга әзер торуыгызга, бер-берегезгә үгет-нәсыйхәт бирә алырдай белемнәрегез барлыгына мин ихластан ышанам.
15
Шуңа да карамастан, имандашлар, бу хатымда кабат исегезгә төшермәкче булып, кайбер мәсьәләләр хакында турыдан-туры язам, чөнки Аллаһы Үзенең мәрхәмәте белән
16
мине яһүди булмаганнар арасында Гайсә Мәсихнең хезмәтчесе итте. Изге Рух аша изгеләндерелгән мәҗүсиләр Аллаһы күңеленә хуш килердәй корбан булсын өчен, мин, Аллаһының Яхшы хәбәрен игълан итеп, рухани хезмәтен башкарам.
17
Шул рәвешле, мин, Гайсә Мәсихтә булып, Аллаһыга хезмәт итүем белән горурлана алам.
18
Яһүди булмаганнарны Аллаһыга буйсындыру өчен, Мәсихнең минем аша кылган гамәлләре турында гына сөйләргә батырчылык итәм. Ул боларны сүз һәм эш белән, галәмәтләр һәм могҗизалар ярдәмендә, Аллаһы Рухының кодрәте белән башкарды. Мин шулай Мәсих хакындагы Яхшы хәбәрне Иерусалимнән алып Иллүрикүн өлкәсенә кадәр ирештереп йөрдем.
20
Башка берәү салган нигезгә кормас өчен, мин һәрвакыт Яхшы хәбәрне Мәсихнең исеме билгеле булмаган урыннарда белдерергә тырыша идем.
21
Язмада әйтелгәнчә: «Аның хакында бихәбәр булганнар – күрерләр, ишетмәгәннәр – аңларлар».
22
Шушы хезмәтем тоткарлаганга күрә, яныгызга барырга күп тапкырлар җыенсам да, әлегәчә бара алмадым.
23
Инде бу төбәкләрдә хезмәтемне тәмамлаганга һәм байтак еллардан бирле яныгызга барырга теләгәнгә,
24
Испаниягә барышлый сезгә сугылырга җыенам. Юл уңаеннан сезнең белән күрешермен һәм, сезнең белән аралашудан берникадәр рәхәтлек кичергәннән соң, миңа сәфәремне дәвам итәргә ярдәм күрсәтерсез дип өметләнәм.
25
Ә хәзер мин, Аллаһының изгеләренә хезмәт күрсәтү өчен, Иерусалимгә юл тотам,
26
чөнки Македуния белән Ахаядәге бердәмлекләр Иерусалимдәге фәкыйрь имандашларга матди ярдәм күрсәтергә риза булдылар.
27
Алар бу эшне теләп башкардылар; дөресен әйтергә кирәк, алар яһүдиләр алдында бурычлы: әгәр яһүдиләр үзләренең рухи байлыгын башка халыклар белән уртаклашкан икән, димәк, тегеләр дә яһүдиләргә матди яктан ярдәм күрсәтергә тиеш.
28
Шушы эшемне башкарып чыгып, җыелган акчаны исән-имин аларга тапшыргач, мин Испаниягә юл алам һәм шунда барышлый сездә тукталырга ниятлим.
29
Яныгызга килгәндә исә Мәсихнең тулы фатихасын алып килеремә ышанам.
30
Имандашлар, Хакимебез Гайсә Мәсих хакына һәм Изге Рухның мәхәббәте хакына ялварып сорыйм сездән: минем өчен Аллаһыга тырышлык белән дога кылыгыз.
31
Яһүдиядәге имансызлар миңа зыян китермәсен һәм Иерусалим хакына башкарган хезмәтемнән шундагы имандашлар риза булсын дип, минем өчен догада булыгыз.
32
Шул чагында, Аллаһы насыйп итсә, мин шатланып яныгызга килермен һәм сезнең белән аралашудан көч алырмын.
33
Иминлек бирүче Аллаһы юлдашыгыз булсын! Амин.
← Chapter 14
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 16 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16