bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Romans 3
Romans 3
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 4 →
1
Шулай итеп, яһүди булуның өстенлеге һәм сөннәтле булуның файдасы бармы соң?
2
Әйе, бөтен яктан бар. Аллаһы сүзе иң әүвәл аларга ышанып тапшырылган.
3
Әгәр аларның кайберләре Аллаһыга тугрылык сакламаган икән, шушы хәл Аллаһының тугрылыгын юкка чыгарырмы?
4
Әлбәттә, юк! Һәрбер кеше ялганчы булса да, Аллаһы Үз сүзендә тора. Бу хакта Язмада болай дип әйтелгән: «Гаепләү сүзләрең хаклыдыр, хөкемдә Син җиңәрсең».
5
Әгәр безнең гаделсезлек Аллаһының гаделлеген ачыграк күрсәтә икән, өстебезгә ачуын яудырып Аллаһы дөрес эшләмәде, дип әйтә алабызмы? (Мин биредә кешеләргә хас булганча фикер йөртәм.)
6
Әлбәттә, юк! Югыйсә Аллаһы дөньяны хөкем итә алмас иде.
7
Әмма минем ялганым аркасында Аллаһының хакыйкате ачыграк күренеп Аның дан-шөһрәтен арттыра икән, ни өчен мин гөнаһлы дип хөкем ителәм соң?
8
Әгәр шулай икән, яхшылыкка әйләнсен дип, яманлык кылыйкмы? Алар шулай өйрәтә дип, кайберәүләр безне яманлап сөйли дә. Андый кешеләр үзләренә тиешле хөкемне алырлар.
9
Димәк, ничек була инде? Безнең хәлебез башка халыкларныкына караганда яхшыракмы? Әлбәттә, юк! Яһүдиләрнең дә, башка халыкларның да – бөтенесенең гөнаһ хакимлеге астында икәнен ачыкладык бит инде.
10
Язмада әйтелгән: «Бер генә тәкъва кеше дә юк, бер генә дә.
11
Акылга ия беркем юк, Аллаһыны эзләми беркем.
12
Һәммәсе юлдан язган, бердәй бозылган; игелек кылучы күренми, берәү дә юк».
13
«Ачык кабер базыдыр бугазлары, телләре белән алдыйлар, елан агуы сеңгән сүзләренә».
14
«Аларның авызы ләгънәт һәм әрнү белән тулы».
15
«Аяклары аларның кан түгәргә ашыга,
16
йөргән юлларында бары җимереклек һәм кайгы гына кала.
17
Иминлек юлын белми алар».
18
«Аллаһыдан курку хисе юк аларда».
19
Канун сүзләренең Канунга буйсынучы кешеләргә төбәп әйтелүен без беләбез; шулай булгач, үзен аклап беркем авыз ача алмый, һәм Аллаһы каршында бөтен дөнья гаепле булып кала.
20
Канун таләпләрен үтәп кенә Аллаһы каршында беркем аклана алмый; Канун бары тик нәрсәнең гөнаһ булуын гына күрсәтә.
21
Әмма хәзер Канунга бәйле булмаган юл белән дә Аллаһының кешеләрне аклавы ачылды, моны Тәүрат та, пәйгамбәрләр дә раслый.
22
Аллаһының кешеләрне аклавы Гайсә Мәсихкә ышанган һәркемгә иман аша бирелә, чөнки кешеләр арасында аерма юк.
23
Бөтенесе дә гөнаһ кылып Аллаһы даныннан мәхрүм калды бит;
24
әмма Аллаһының мәрхәмәте белән аклану һәммәсенә бүләк ителә, чөнки Аллаһы, Гайсә Мәсихнең гомерен биреп, аларны йолып ала.
25
Гайсәнең каны аша иман итүчеләрнең гөнаһлары кичерелсен өчен, Аллаһы Гайсә Мәсихне корбан буларак алдан билгеләп куя. Шулай эшләп, элек кылынган гөнаһлар өчен җәза бирмичә, чиксез сабырлык күрсәтеп Ул Үзенең хаклыгын раслый. Ул хәзер дә Үзенең хак булуын күрсәтә: Хаклык иясе буларак, Гайсәгә иман китерүчеләрне аклый.
27
Шулай итеп, мактанырлык нәрсәбез калды соң? Бернәрсәбез калмады! Нинди канунга нигезләнеп мактаныйк? Эш күрсәтүне таләп иткән канунгамы? Юк, иманлы булуны таләп иткән канунга.
28
Без бит кешенең Канун таләпләрен үтәве белән түгел, ә бәлки иман аша аклануын таныйбыз.
29
Аллаһы – яһүдиләрнең Алласы гынамы? Ул башка халыкларның да Алласы түгелмени? Әлбәттә, башка халыкларныкы да,
30
чөнки Аллаһы бер һәм бердәнбер. Сөннәтлеләрне аклаган кебек, Ул сөннәтсезләрне дә иман аша аклый.
31
Шулай итеп, без иманыбыз белән Канунны юкка чыгарабызмы? Әлбәттә, юк; киресенчә, без аны иманыбыз белән раслыйбыз.
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 4 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16