bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Romans 16
Romans 16
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 15
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
1
Сезне Кеңхерәйдәге иман итүчеләр бердәмлегенең ярдәмчесе, имандаш кыз кардәшебез Фойбә белән таныштырасым килә.
2
Аны Хакимебез Гайсә хакына изгеләргә лаек булганча кабул итегез һәм тиешле ярдәмне күрсәтегез, чөнки ул байтак кешегә, шул исәптән миңа да булышты.
3
Минем белән бергә Гайсә Мәсихкә хезмәт итүче Прискиллә һәм Әкүлгә сәлам әйтегез.
4
Алар, тормышларын куркыныч астына куеп, минем җанымны саклап калдылар; иманга килгән мәҗүсиләрнең барлык бердәмлекләре дә аларга рәхмәт белдерә.
5
Аларның өендә җыелучы бердәмлеккә дә сәламемне тапшырыгыз. Асия өлкәсендә Мәсихкә беренче булып иман китергән сөекле дустым Эпайнеткә сәламемне җиткерегез.
6
Сезнең өчен күп тырышлыклар куйган Мәрьямгә сәлам әйтегез.
7
Минем белән бергә зинданда утырган, рәсүлләр яхшы белгән, миннән алда Мәсихкә иман китергән яһүди кардәшләрем Андроник һәм Юниягә сәламемне ирештерегез.
8
Хакимебезнең сөеклесенә, дустым Амплиәткә сәлам әйтегез.
9
Минем белән бергә Мәсихкә хезмәт итүче Урбанга һәм газиз дустым Стахуска сәлам белдерегез.
10
Мәсихкә тугры булган, сыналган Апеллескә сәлам әйтегез. Аристобул гаиләсенә сәламемне җиткерегез.
11
Ыругдашым Һирудиунга сәламемне ирештерегез. Нәркис йортындагы иман итүчеләргә сәлам диегез.
12
Хакимебез өчен бик тырышып хезмәт итүче Труфайна белән Труфусага сәлам әйтегез. Хакимебез өчен күп тырышлыклар куйган кадерле имандаш кыз туганым Персисәгә сәлам тапшырыгыз.
13
Хаким тарафыннан сайланган Руфуска һәм шулай ук аның анасына миннән сәлам. Ул миңа да анам кебек булды.
14
Асункриткә, Флегүнгә, Һермискә, Патрубка, Һермаска һәм алар белән булган башка имандашларга сәлам әйтегез.
15
Филолүгкә һәм Юлиягә, Нирегә һәм аның сеңлесенә, Олумпаска һәм алар белән булган барлык имандашларыбызга сәламемне җиткерегез.
16
Бер-берегезне изге үбү белән сәламләгез. Мәсихнең барлык бердәмлекләре сезгә сәлам тапшыра.
17
Имандашлар, ялварып сорыйм сездән: өйрәнгән тәгълиматыгызга каршы чыгып арагызны бозучылардан һәм туры юлдан яздыручылардан сакланыгыз.
18
Андый кешеләр Хакимебез Мәсихкә түгел, үзләренең карыннарына хезмәт итә, ышандырырлык сүзләр сөйләп һәм ялагайланып, беркатлы кешеләрне алдый.
19
Иманга тугры булуыгыз һәркемгә мәгълүм, һәм бу мине бик шатландыра. Яхшылыкка карата – зирәк, яманлыкка карата хәйләсез булуыгызны телим.
20
Иминлек бирүче Аллаһы озакламый шайтанны сезнең аяк астына ташлар. Хакимебез Гайсә мәрхәмәте юлдашыгыз булсын!
21
Хезмәттәшем Тимутәй һәм ыругдашларым Луки, Ясун, Сосипатыр да сезгә сәламнәрен юллыйлар.
22
Паул исеменнән бу хатны язучы мин, Терти, Хакимебез Гайсәгә иман китергән кеше буларак, шулай ук сезне сәламлим.
23
Мине һәм бөтен иман итүчеләр бердәмлеген өендә кабул иткән Гәй сезгә сәлам тапшыра. Шәһәр казнасын саклаучы Эрасты белән имандашыбыз Кварт та сезгә сәлам әйтә. [
24
]
25
Аллаһыга дан булсын! Гайсә Мәсих турындагы хәбәремдә әйтелгәнчә, Ул сезгә ныклык бирә ала. Бу Яхшы хәбәр – борынгы заманнардан бирле яшереп сакланган сер. Хәзер исә әлеге сер, бөтен халыклар иманга килсен өчен, мәңгелек Аллаһы әмере белән пәйгамбәрләрнең язмалары аша билгеле булды.
27
Бердәнбер зирәк Аллаһыга Гайсә Мәсих аша мәңге дан булсын! Амин.
← Chapter 15
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16