bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Romans 11
Romans 11
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 10
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 12 →
1
Шулай итеп, мин сездән сорыйм: әллә Аллаһы Үз халкын кире кактымы? Әлбәттә, юк! Мин үзем дә Ибраһим нәселеннән – Беньямин ыругына караган исраили.
2
Аллаһы әүвәлдән үк сайлап алган Үз халкын кире какмады. Әллә сез бу турыда Язмада нәрсә әйтелгәнне белмисезме? Исраил халкыннан зарланып, Ильяс пәйгамбәр Аллаһыга менә нәрсә дигән:
3
«Йа Раббым! Пәйгамбәрләреңне үтерделәр, мәзбәхләреңне җимерделәр. Бер мин генә калдым, җанымны кыймакчы булып, хәзер инде мине дә эзлиләр».
4
Аллаһы аңа нинди җавап биргән соң? «Ялган илаһ Багал алдында тез чүкмәгән җиде мең кешене Мин Үзем өчен саклап калдым», – дигән.
5
Аллаһының мәрхәмәте белән сайланган кешеләр күп булмаса да, алар хәзер дә бар.
6
Аллаһы аларны эшләренә карап түгел, Үзенең мәрхәмәте буенча сайлаган, юкса мәрхәмәт чын мәрхәмәт булмас иде.
7
Димәк, ничек була инде? Исраил халкы үзенең теләгенә ирешмәде; сайланганнары гына иреште, башкалары исә туң күңеллегә әйләнде.
8
Язмада әйтелгәнчә: «Аллаһы аларны, йокыга талдырып, шушы көнгә кадәр күзләре күрмәс, колаклары ишетмәс итте».
9
Давыт та болай дигән: «Аш табыны алар өчен тозак һәм ятьмә, киртә һәм җәза булсын.
10
Күзләре томаланып күрмәс булсын, аркалары гомер буена бөкрәйгән килеш калсын».
11
Шулай булгач, сорыйсым килә: әллә исраилиләр бөтенләйгә ятып калырлык итеп абындылармы? Әлбәттә, юк! Аларның абынулары башка халыкларга котылу алып килде, шунлыктан исраилиләрнең көнчелеге кузгалды.
12
Абынулары – дөньяга, югалтулары башка халыкларга фатиха бирсә, Аллаһыга кайтулары аларны күпкә фатихалырак итәчәк.
13
Сезгә, яһүди булмаган халыкларга әйтәм: башка халыклар янына җибәрелгән рәсүл буларак, үз хезмәтемне мин югары бәялим һәм,
14
үз халкымда сезгә карата көнчелек уятып, аларның кайберләрен булса да коткара алуыма өметләнәм.
15
Әгәр аларның кире кагылуы дөньяны Аллаһы белән татулаштырган икән, Аллаһы тарафыннан аларның кабул ителүе үлемнән яшәүгә күчү булмасмы?
16
Аллаһыга бүләк ителгән беренче икмәк изге икән, шул камырдан пешерелгән башка икмәкләр дә изгедер; тамыр изге икән, ботаклар да изге.
17
Әгәр зәйтүн агачының кайбер сынган ботаклары урынына сине – кыргый зәйтүн ботагын ялгап, син шул агачның тамырыннан туена башлагансың икән,
18
башка ботаклар алдында масайма. Масайсаң, шуны онытма: тамырны син түгел, тамыр сине тотып тора.
19
Бәлки, син: «Ботакларның кайберләрен мине ялгар өчен сындырдылар», – дип әйтерсең.
20
Дөрес, аларны иман китермәгән өчен сындырдылар, ә сине алар урынында иман итүең тотып тора. Шуңа күрә кәпрәймә, киресенчә, сак бул!
21
Аллаһы табигый ботакларны кызганмаган икән, кара аны, сине кызганыр микән?
22
Шулай икән, хәтереңдә тот: Аллаһы игелекле дә, кырыс та. Юлдан язганнарга карата Ул кырыс; әгәр инде Аның игелегенә өмет багласаң, сиңа игелек кылыр, юкса син дә кисеп ташланырсың.
23
Әмма юлдан язганнар ышанмаучы булып калмаса, яңадан ялганыр, чөнки Аллаһы яңадан ялгарга кодрәтледер.
24
Әгәр син, кыргый зәйтүн агачыннан киселеп, бакчада үскән зәйтүн агачына табигый булмаганча ялгангансың икән, сынган ботакларны яңадан үз агачына ялгау Аллаһыга күпкә җиңелрәк!
25
Имандашлар, үзегезне булганыннан акыллырак санамас өчен, менә бу серне белүегезне телим: башка халыкларның билгеле бер саны Аллаһыга иман китергәнче, исраилиләрнең үҗәтләнүе дәвам итәчәк.
26
Шуннан соң, Язмада әйтелгәнчә, бөтен Исраил халкы котылачак: «Сионнан Коткаручы килер һәм Ягъкуб токымын бозык эшләреннән азат итәр.
27
Мин аларның гөнаһларын кичерермен, һәм бу аларга биргән вәгъдәм булыр».
28
Яхшы хәбәргә килгәндә, исраилиләр – сезнең хакка Аллаһының дошманнары, ә Аллаһының сайлавына килгәндә, алар ата-бабалары хакына Аллаһының сөеклеләре булып кала.
29
Чөнки Аллаһының бүләкләре кайтарып алынмас, чакыруы үз көчен югалтмас.
30
Кайчандыр сез Аллаһыга буйсынмадыгыз, ә хәзер исраилиләрнең буйсынмавы аркасында Аллаһының шәфкатенә ия булдыгыз.
31
Сезгә күрсәтелгән шәфкать аларга да күрсәтелсен өчен, инде хәзер алар да буйсынмас булдылар.
32
Ахырдан барысына да Үзенең шәфкатен күрсәтер өчен, Аллаһы бар кешене буйсынмас итте.
33
Аллаһының байлыгы, зирәклеге һәм белеме ничек тирән! Карарлары акыл ирешмәслек, юллары аңламаслык!
34
«Раббының зиһененә кем төшенгән? Кем киңәшче булган Аңа?»
35
«Кем Аллаһыга нәрсәдер биреп, Аллаһы аңа бурычлы булып калган?»
36
Бар нәрсә Аңардан, Аның аша һәм Аның өчен. Аңа мәңгегә дан булсын! Амин.
← Chapter 10
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 12 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16